Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №4 города Лениногорска" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Лениногорск шәһәренең 4нче санлы балалар бакчкасы "
Визитная карточка
Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Тукая, д. 27А |
Телефон: | +7(855)-955-75-33 |
E-Mail: | Gulfiya.Nizamova4@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4" |
Руководитель: | Низамова Гульфия Яхиевна |
Год основания учреждения: | 1961 |
У нас учатся: | 124 |
У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №4 города Лениногорска" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе "Лениногорск шәһәренең 4нче санлы балалар бакчкасы " - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Нәүрүз бәйрәме -2024 21.03.2024
Нәүрүз бәйрәме
23 март көнне балалар бакчабызда Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелде.
Нәүрүз ул–яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Бәйрәм көн белән төн тигезләшкән вакытта һәм язгы кыр эшләре башланыр алдыннан уздырыла.
Бәйрәмгә Кыш бабай белән Нәүрүзбикә кунак булып килделәр. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр биеделәр, төрле татар халык уеннар уйнадылар. Уеннарда балалар да, килгән кунаклар да актив катнашты. Бәйрәм ахырында Кыш бабай бик теләп үз биләмәләрен Нәүрүзбикәгә тапшырды. . -
У нас веселая масленица! 19.03.2024
Сегодня в нашем детском саду проводилось мероприятие, посвященное Масленице.
Масленица – очень веселые, озорные и вкусные дни, полные веселья и задора. Это веселые проводы зимы, озаренные радостным ожиданием близкого тепла, весеннего обновления природы. Солнышко выглядывало из-за туч , и уже совсем по- весеннему пригревало.
Ребята с румяными щечками , в ярких нарядах и платках, так же вместе с Скоморохам и Весной в хороводе, завлекая в весёлую пляску весь детский сад, а затем играли в веселые русские народные игры. Дети старались показать свою смекалку и быстроту, а гости в свою очередь старались повеселить детей. Во всех играх-забавах побеждала дружба! Никто не скучал, все только веселились! Детские глаза выражали восторг, а на лице сияла улыбка от ярких эмоций праздника. -
Гаиләм - тулы бәхетем! 12.03.2024
Бүген бакчабызда зурлар төркемендә "Гаиләм- тулы бәхетем" гаилә елына багышланган күңел ачу чарасы үтте. Бәйрәм җыр- биюләр, кызыклы уеннар, эчтәлекле шигырьләр белән үрелеп барды.
-
Уртанчылар төркемендә Халыкара хатын- кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе 06.03.2024
6 нчы март көнне уртанчылар төркемендә 8 март- Халыкара хатын- кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе үтте
Бүген бәйрәм – 8 март
Әниләрнең бәйрәме.
Язгы кояш бүләк итә
Алтын нурлар бәйләме
Чудесный праздник – женский день
Мы в марте отмечаем,
Любимых бабушек и мам
Сердечно поздравляем -
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә Халыкара хатын- кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе 06.03.2024
6 март көнне мәктәпкә хәзерлек төркемендә 8 март- Халыкара хатын- кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе гөрләде!
Кадерле Әниләребез, сзне язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз–ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.
Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде! -
Икенче кечкенәләр төркеме Әниләрне котлый! 05.03.2024
Икенче кечкенәләр төркеме Әниләрне котлый!
Килеп җитте 8 март,
Әбиләр, әниләр, бу сезнең көнегез!
Үзегезнең балалардан бүген
Кайнар котлау кабул итегез!
Бүген бәйрәм – 8 март
Әниләрнең бәйрәме.
Язгы кояш бүләк итә
Алтын нурлар бәйләме! -
Беренче кечкенәләр төркеме Әниләрне котлый! 04.03.2024
Язның беренче бәйрәме-
Сезгә бүләк Әниләр.
Тормышның яме, чәчәкләре-
Сез ул - Әниләр!
Беренче кечкенәләр төркеме Әниләрне котлый! -
Бәйрәм белән Әтиләр! 22.02.2024
Бер бәйрәм бар февральда
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.
Ул тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә -
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
Ул солдатлар бәйрәме.
Без котлыйбыз аларны,
Әтиләрне, абыйларны
Һәм бөтен солдатларны!
Уртанчылар төркеме фотолары. -
"Туган телем- иркә гөлем" 21.02.2024
21 февраль көнне Мәдәният сараенда балалар өчен "Туган тел" бәйрәме үтте.
Безнең бакча балалары татар телебезгә багышлап шигырьләр сөйләделәр һәм татар халык уены "Түбәтәйле" уенын уйнап күрсәттек.
Әлеге чараларда төрле милләт балалары катнашты. Без бергә төрле милләт биюләре башкардык, халык уеннарында катнаштык, мәкальләр әйтештек. Шулай ук төрле телдә җырлар яңгырады.
Бәйрәм чаралары Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды. -
Ватанны саклаучылар көне 20.02.2024
23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне!
Әти! Бу сүздә бик тирән мәгънә ята. Гаилә тоткасы. Туган җирен саклаучы ир – егет.
Үз көчендә калсын , үзгәрмәсен
Борынгыдан калган бер өмет.
Ил агасы булып , әти булып,
Горур булып калсын ир-егет.
Хөрмәтле әтиләр! Сезнең барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар , гаилә иминлеге һәм сәламәтлек телибез.
(Мәктәпкә әзерлек төркеме)