• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кукморский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кукморская средняя школа №4» Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Кукмара 4нче номерлы урта мәктәбе»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кукморская средняя школа №4» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмасы"Кукмара 4 нче номерлы урта мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422110, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, г. Кукмор, ул. Мичурина, д. 25
Телефон: +7(843)-642-78-70
E-Mail: S4.Kuk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ КСШ №4
Руководитель: Минимуллина Регина Семеновна
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 524
У нас учат: 52

Школьные новости

“Илһам” республика яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау көне.

Опубликовано: 22.04.2014

21 нче апрель көнне башкалабыз Казанда 2013 2014 нче уку елында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында үткәрелгән “Илһам” республика яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау көне уздырылды. Без дә  – Кукмара 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5А сыйныфы укучысы Ромазанов Данил, 5Б сыйныфы укучысы Абдуллина Диана – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимуллина Зөлфия Марсил кызы җитәкчелегендә кунакка чакырылдык. Программа буенча КФУның актлар залында язучылар белән очрашулар, мастер-класслар үткәрелде, Кремль буйлап сәяхәт оештырылды. “Биләр Палас” ресторанында төшке аштан соң, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына “Илһам” конкурсының йомгаклау тантанасына җыелдык. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Р.Х.Корбанов, бер төркем татар язучылары барыбызны да бәйрәм белән котладылар, киләчәктә иҗади уңышлар теләделәр, җиңүчеләрне дипломнар һәм премияләр белән бүләкләделәр. Тамаша җыр-моң, биюләр, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары тарафыннан әзерләнгән спектакльләрдән өзекләр белән тагы да күңелле узды.

 

Бу көн бик истәлекле булды. Күңелләребез тагы да илһамланып, канатланып кайттык.



К списку новостей