Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Село-Чура» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422125, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Село-Чура, ул. Школьная, 1 |
| Телефон: | +7(843)-642-20-10 |
| E-Mail: | Ssc.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с. Село - Чура" |
| Руководитель: | Тукеева Эльмира Григорьевна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 124 учащихся, 19 воспитанников |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Село-Чура» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
Бөтенроссия укучылар олимпиадасы 22.09.2014

22 нче сентябрьдән Бөтенроссия укучылар олимпиадасының мәктәп этабы старт алды. Укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз!
-
Ярминкә 20.09.2014

20 нче сентябрьдә район күләмендә Мәдәният елына багышланган күргәзмә-ярминкә үтте. Мәктәбебез ярминкәдә алдынгылар рәтендә иде.
-
Чисталык дәресе 16.09.2014

16 нчы сентябрьдә мәктәп күләмендә "Чисталык дәресе" үткәрелде.
-
Бәрәңге алу өмәсе 12.09.2014

12 нче сентябрь көнне мәктәбебез укучылары бәрәңге алу өмәсендә үзләренең эшкә уңган икәннәрен исбатладылар. Алган бәрәңге мәктәп ашханәсенә һәм көзге ярминкәләргә китәчәк.
-
1 нче сентябрь - Белем көне 02.09.2014

Исәнме, и мәктәп!
Сагынып беттеңме?
Син безнең килгәнне
Зарыгып көттеңме?
Кем генә көтми икән Белем бәйрәмен! Укытучылар, укучылар, әти - әниләр һәм әлбәттә инде 1 нче сыйныфка укырга килүчеләр. Бу уку елында безнең мәктәпкә 1 нче сыйныфка 10 укучы керде.
Яңа уку елында укучыларга сөенеп укырга, алган белемнәрнең файдасын күрергә, укытучыларга исә хезмәтебездән ямь-тәм табып, бер-беребезнең кадерен белеп эшләргә язсын. Барыгызны да бәйрәм белән!
-
Мәктәпнең реконструкциядән соң ачылышы 29.08.2014

Мәктәбебезнең реконструкциядән соң ачылыш тантанасында районыбызның хөрмәтле шәхесләре катнашты. Алар мәктәпнең яңа уку елына әзерлегенә уңай бәя бирделәр. Мәктәбебез үзенең яшьлегенә кире кайтты дисәк һич тә ялгыш булмас.
-
"Мәктәп сабантуе"! 27.05.2014

27 нче май көнне мәктәп күләмендә укучылар сабантуе үткәрелде. Бәйрәм спорт ярышлары, музыкаль чыгышлар, кызыклы уеннар белән бәйләп алып барылды.
-
"Бөек җиңүгә 69 ел". 09.05.2014

8 нче май көнне мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы чара булып узды. Соңыннан бәйрәмгә килгән тыл ветераннары белән бергә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә венок салынды.
-
"Варислар бәйрәме". 03.05.2014

2 нче май көнне 4 сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителде. Бәйрәмдә дружина тормышында актив булган укучыларга грамоталар тапшырылды.
-
30.04.2014

29 апрель көнне пожар куркынычсызлыгы буенча балалар һәм яшүсмерләр арасында бөтенроссия конкурсының республика этабында иҗади эшләр буенча үткәрелгән конкурста катнашкан бер төркем укучыларыбыз (җитәкчеләре технология укытучысы Азина Г.П.) тантаналы бүләкләнүдә катнаштылар. Декоратив - гамәли эш номинациясендә - 8 нче сыйныф укучысы Апаева Ирина - III урын, 6 нчы сыйныф укучысы Солдатова Карина - II урын; техник төрләр номинациясендә - 6 нчы сыйныф укучысы Афанасьева Юлианалар II урынга лаек булдылар.















