Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Село-Чура» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422125, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Село-Чура, ул. Школьная, 1 |
Телефон: | +7(843)-642-20-10 |
E-Mail: | kuk-sch-schura@yandex.ru, Ssc.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ с. Село - Чура" |
Руководитель: | Тукеева Эльмира Григорьевна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 124 учащихся, 20 воспитанников |
У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Село-Чура» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Техник күргәзмә
29.03.2013
Бу көнне районыбызга олы кунаклар килү форсатыннан Манзарас мәктәбе каршында "Техник күргәзмә" оештырылды. Партнер пычкысы маторы нигезендә ясалган "Снегоход" бар кунакларны таң калдырды.
-
"Эшмәкәрләр корылтае"
22.03.2013
Бу көнне Село - Чура авылы җирлегендә "Эшмәкәрләр корылтае" уздырылды. Оештырылган күргәзмәдә укучыларның иҗади эшләре урын алды. Мәктәбебезнең йөзек кашы булып саналган "Тәңкәләр" ансамбле чыгыш ясады.
-
"А ну-ка девушки" !
06.03.2013
Кырлар әле кардан арынмаган,
Тик яз инде якын, бик якын.
Бу ак пәрдә кинәт ачылыр да,
Язлар чыгар җәеп канатын.
Аксакал кыш инде озак тормас.
Гомере узган китәр дөньядан.
Шаулап, гөрләп кышны алыштырып
Язлар килә җиргә яңадан.
Гүзәл затларыбызны язның беренче бәйрәме белән котлыйбыз!
-
"Зарница"
23.02.2013
Аҗаган уенын балалар зур түземсезлек белән көтеп алдылар. "Яшелләр" һәм "Кызыллар" командаларына бүленеп, крепость төзү, чаңгы эстафетасы, аркан тарту, "клад" эзләү, карны эретеп 1 литр су җыю һәм башка төрле уеннар балаларның күңелләренә хуш килде.
-
"А ну-ка парни! "
22.02.2013
Мәктәбебездә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган "А ну- ка парни! " ярышлары булып узды. Бу ярышта башлангыч, урта, югары сыйныф укучылары үзара көч сынашты.
-
Конкурс строевого шага и песни
15.02.2013
Мәктәбебездә хәрби- патриотик айлыкка багышланган "хәрби җыр" конкурсы булып узды. Егетләр һәм кызлар армия сафларында хезмәт итеп кайткан абыйларының хәрби киемнәрен киеп, бер мизгелгә булса да, үзләрен Ватанны саклаучылар итеп хис иттеләр.
-
"Саумы, сабакташ!"
02.02.2013
2 нче февраль көнне мәктәбебездә күп еллык традициягә әверелгән сабакташлар очрашуы узды. Бу кичәгә мәктәпне моннан 10, 11, 20, 21, 30 ел элек тәмамлаган укучылар җыйналды. Сыйныфташларын, укыткан укытучыларын сагынып килгән сабакташларга бу кичә күңелләренә хуш килде.
-
Яңа ел
28.12.2012
28-29 декабрьдә мәктәптә Яңа ел кичәләре булып узды. Беренче көнне бәйрәмдә 1-6нчы сыйныф укучылары катнашса, икенче көнне урта һәм югары сыйныфлар үз осталыкларын күрсәтте. Яңа ел кичәләрен оештырган һәм алып барган укучыларга "афәрин!" диясе килә. Алар чын мәгънәсендә зур эшләр башкардылар.
-
"Кар шәһәрчеге" бәйгесе нәтиҗәләре
20.12.2012
Район күләмендә уздырылган "Кар шәһәрчеге" бәйгесендә урта мәктәпләр арасында безнең мәктәбебез 1нче урынга лаек булды. Укучылар бар көчләрен, фантазияләрен туплап, тырышып эшләделәр, үзләренең эш нәтиҗәләрен күреп сөенделәр!
- Кар шәһәрчеге 13.12.2012