Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад села Туембаш» Кукморского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422114, РТ, Кукморский муниципальный район, село Туембаш, ул. Клубная, д. 5 |
Телефон: | +7(84364)31665. |
E-Mail: | Kuk.Tuembash@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад с.Туембаш" |
Руководитель: | Мухаматхазиева Лейсен Бадгутдиновна |
Год основания учреждения: | 2015 |
У нас учатся: | 26 |
У нас учат: | 3 |
-
День птиц / Кошлар көне
01.04.2024
1 апреля-Международный день птиц. Этот день отмечается как День уважения к прекрасной природе и нашим крылатым друзьям, ведь именно в это время крылатые птицы проявляют большую любовь к родному краю. Весной вся природа оживает, рождается заново. Солнце становится ярче и теплее, листочки ласкает слабый ветер, созревает недозрелая земля, раскрываются почки деревьев. Перелетные птицы возвращаются на родину. Полевые гуси и полевые утки пролетают около тысячи километров, сообщая родным о наступлении весны./1 Апрель - Халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм җылырак карый башлый, битләрне йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән җирләр өлгерә, агачларның бөреләре ачыла. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.
Кыр казлары һәм кыр үрдәкләре туган якка яз килүен хәбәр итеп, мең километрлап юл үтәләр. -
Туган тел көне
21.02.2024
Дөньяда иң-иң матур ил,
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел,
Ул минем туган телем.
Дөньяда милләтләр күп. Һәр милләтнеӊ үз теле, моӊы бар. Шул телләр арасында татар теле дә күренекле урын алып тора. Халкыбызныӊ бөек шагыйре Габдулла Тукай да:
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнеӊ теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы, - дип үзенеӊ туган телгә булган мәхәббәтен әнә шулай матур итеп әйтеп биргән. Бөек әдип Габдулла Тукай туган телне ярата белеп яраткан. Туган телне халыкчан итеп, туган тел, матур тел, әткәм-әнкәмнеӊ теле дип атаган.
Чараның максаты - балаларның туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре уяту, әдәплелек тәрбияләү. -
Суган утырту
21.02.2024
уган???? – һәр ризыкка үзенчәлекле тәм бирергә сәләтле иң файдалы яшелчәләрнең берсе.
Без, Туембаш балалар бакчасында, балалар белән бергә суган утырту тәҗрибәсен үткәрдек.Тәҗрибәнең төп максаты балаларда суган үстерү теләге тудыру,хезмәткә хөрмәт тәрбияләү,суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру иде. Балалар белән бергә савытка балчык салып,суганнар утырттык, су сиптек. Балаларга суган утырту бик ошады.
Бурычлар:
1. Балаларда суган үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.
2. Балаларда логик фикер йөртү күнекмәләре үстерү.
3. Суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру.