муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
Руководитель: | Гарипов Алмаз Минниахметович |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 153 учащихся, 42 воспитанников |
У нас учат: | 32 педагога |
новости МБОУ "Олуязская средняя школа"
Көзге муллык куандыра.
Опубликовано: 26.09.2011
Ипи – яз өмете, җәй шатлыгы,
Көз муллыгы, яме кышның да,
Күпме кеше аңа өлеш керткән –
Кыйммәте дә аның шушында!
Ел саен мәктәп бакчасында җиләк-җимеш яшелчә өлгерү белән, без район һәм республика күләмендә оештырылучы ярминкәләрдә катнашабыз. Быел да башкалабыз Казанда Парк-Хаус янында оештырылган ярминкәдә катнаштык. Көн яңгырлы булуга карамастан, көзге муллык төягән, рәт-рәт тезелгән машиналар һәм сатучы кызлар-егетләр шәһәр халкын елмаеп каршы алды.Һәркем үз товарын тәкъдим итте. Җәй буе үстерелгән бәрәңге, суган, кабак, чөгендер,алма, кәбестә, керәннәрне, балалар җыйган дару үләннәрен дә олы-олы апалар рәхмәт әйтеп сатып алдылар. "Розара" сортлы ал төстәге бәрәңгене чипсы өчен тәмле дип 3 әр капчык сатып алучылар да булды. Алып килгән әйберләребезне сатып бетереп кире юлга кузгалганда, шәһәр инде кичке утларын кабызып калды. Сау бул, башкалам! Киләсе елга кадәр!
К списку новостей