муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
Руководитель: | Гарипов Алмаз Минниахметович |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 153 учащихся, 42 воспитанников |
У нас учат: | 32 педагога |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Миллионер булырлыгың бармы!
13.04.2015
Мәктәпнең актлар залында 5-7 нче сыйныфлар арасында космонавтика көненә багышланган " Миллионер булырлыгың бармы?" дигән уен- ярыш уздырылды. Беренче урында 5нче сыйныф, икенче- өченче урыннарны 6-7 нче сыйныфлар бүлеште.
-
Авылым. Горурлыгым Олыяз.
11.04.2015
Мәктәпнең актлар залында " Олыяз авылы тарихы" китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Кичәдә китапның эшче төркеме, редакторы Закиров Зиннур Мортаза улы, төп спонсоры " Урал" АХП җитәкчесе Хабибрахманов Г.Х., район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Каримуллина Равия Абдул кызы, авылның хөрмәтле кешеләре катнашты. Кичәне педагог- оештыручы Багавиева Айсылу Мансур кызы, башлангыч сыйныфлар укытучысы Гыйлметдинова Зөлфия Шарифулла кызы оештырды.
-
Конференциядән бүләк белән!
08.04.2015
10 нчы сыйныф укучысы Нәҗмиева Алия Илсур кызы Әбрәр Каримуллин исемендәге республика күләм конференциядә катнашып, 3 нче урын алып кайтты. Котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.
-
Зур экран алдында
03.04.2015
Мәктәпнең 1-4 сыйныф укучылары зур экраннан " Тайны четырёх принцесс" әкияте, 5-11 нче сыйныф укучылары " Сталинград" кинофильмын карады. Соңыннан сыйныф сәгатьләрендә бу фильмнар анализланды.
-
Сау бул, Әлифба!
16.03.2015
Беренче сыйныфлар Әлифба китабын тәмамлады. Китапны тәмамлау кичәсен әти-әниләр белән бергәләп уздырды. Балалар сыйныф җитәкчесе Шакирова Чулпан Туфан кызы җитәкчелегендә Мәгъсүм Лотфуллинның " Гатаның хатасы" әкият-пьесасын сәхнәләштерде. Кичә җыр-бию, шигырьләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды.
-
8 март 07.03.2015
Барлык хатын - кыз укытучыларны, укучыларны язның беренче бәйрәме - 8 март белән котлыйбыз.
-
Аҗаган 03.03.2015
Бүген мәктәптә " Аҗаган " уздырылды. Иң элек укчылар спортзалда ярыштылар. Аннары тауга менү оештырылды.
-
Күргәзмә 02.03.2015
Узган атнада мәктәптә сәнгать мәктәбендә укучыларының күргәзмәсе оештырылды. Анда 9нчы сыйныф укучысы Гарифуллин Азамат һәм 7нче сыйныф укучысы Хабибуллина Дилиянең рәсемнәре куелды.
-
Ватанны саклаучылар көне 23.02.2015Сез булганга имин булып ата таңнар.Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.
-
"Ягез әле егетләр" 21.02.2015
20нче февраль көнне 5-7 сыйныфлар арасында " Ягез әле егетләр" кичәсе үтте. Егетләр тәрле яктан үзләрен күрсәттеләр, моңарчы беленмәгән талантлары ачылды. Соңыннан кызлар егетләрне бәйрәм белән котлады.