Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Центральная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-643-75-17 |
E-Mail: | Sya.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Яныльская средняя школа" Кукморского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шакиров Ришат Рашидович |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 196 учащихся, 30 воспитанников |
У нас учат: | 25 педагогов |
Новости
Мәктәбебездә чаңгы ярышы
Опубликовано: 20.02.2015Янил урта мәктәбе базасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Ветеран чаңгычы – Абдуллин Рәфкать Абдулла улы призы” на багышланган чаңгы ярышы оешкан төстә үтте. Көннең чагыштырмача салкынрак булуына да карамастан, спортның чаңгы төрен яратучылар иртәдән үк мәктәбебез спорт залына җыелды. Ярышта Лельвиж, Олыяз, Село-Чура, Янил урта гомумбелем бирү мәктәпләре, Янил аграр көллияте командалары катнашты. Ярышны мәктәбебез директоры Зарипов Равил Мәгъсүм улы ачып җибәрде. Яше сигез дистәгә якынлашып килсә дә, бүген дә яшь егетләр кебек атаклы чаңгычы-ветераныбыз, район, республика күләмендә узучы спорт ярышлары җиңүчесе Абдуллин Рәфкать Абдулла улы бәйрәм белән кайнар котлап, кунака килгән чаңгычы-ветераннар белән таныштырды.
Ярыш шартлары аңлатылганнан соң, старт бирелде. Спортчылар, салкыннарны куа-куа, чаңгы юлыннан җилдәй җитез җилдерде. Нәтиҗәдә, Лельвиж гомумбелем бирү мәктәбе командасы 1нче урынны, Янил аграр көллияте командасы 2 нче урынны, Село-Чура гомумбелем бирү мәктәбе командасы 3 нче урынны яулады.
Ярышның иң кызык өлеше – ветераннар ярышы булды. Аларга 2-3 км араны классик стиль белән үтү берни түгел: гомер буе спортның бу төренә өстенлек биргәннәр. Әмма һәр ярышта җиңүче булла. 5 ветеран арасында Янил урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы Башаров Фәтхерахман Габдрахман улы җиңеп чыкты.
Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
К списку новостей