• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кукморский
  • Школы
  • МБОУ "Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Центральная, д. 1А
Телефон: +7(843)-643-75-17
E-Mail: Sya.Kuk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Яныльская средняя школа" Кукморского муниципального района РТ
Руководитель: Шакиров Ришат Рашидович
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 196 учащихся, 30 воспитанников
У нас учат: 25 педагогов

Новости

Встреча ветеранов Афганской войны со школьниками

Опубликовано: 15.02.2019

Афганистан... сугыш...
Кысыладыр сулыш...
Шушы сүзләр искә төшкәндә.
Яшьлегемнең иң кырыс еллары
Узды минем шушы җирләрдә.
Янил урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылып бетүенә 30 еллыгын билгеләп үттек. Без якташларыбыз батырлыгына яңадан бер тапкыр сокландык,  дан һәм мәдһия җырладык, аларның түземлелеге, сабырлыгы алдында баш идек. Шушы очрашуга үзебезнең авылдашларыбызны, төрле елларда Әфганстанда хезмәт итүчеләрне чакырдык. Алар: Габдрахманов Нәзир Гайсә улы, Нуриев Равил Зиннур улы, Минемуллин Райнур Зиннур улы,  Бикбаев Камил Габделхай улы, Вафин Миннехан Кадыйр улы, Хисамиев Фәрит Мөнәвир улы. Шунысына сөеник, исән кайткан солдатлар арабызда яши. Әфган егетләре... Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар туган иленә кайткач та, Әфган егетләре булып калдылар. Алар утны-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җигеп чыгып, туган авылларында бер-берсе белән элемтәләрен өзмиләр. Шушы истәлекле кичәдә үзләренең тормыш юлларын, таулы ташлы Әфганстан җирләрендә үлем белән яшәү арасында булган вакыйгаларны сөйләделәр. Без укучылар һәм укытучылар белән тын да алмыйча йотылып тынладык. Изге җиребезне илбасарлардан  саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган Ватан сугыш каһарманнары, Әфганстан җирлегендә һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбыз истәлегенә бер минутлык тынлык игълан иттек. Кичәбезнең икенче өлеше җырлы – биюле чәй өстәле артында дәвам итте. Әфган егетләре үзләре укыган мәктәп белән танышып, яңалыкларына сөеп, яшь чакларын искә төшереп, укучыларга үгет-нәсыйхәтләрен биреп, аяз күк йөзләре теләп саубуллаштылар.



К списку новостей