Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Центральная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-643-75-17 |
E-Mail: | Sya.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Яныльская средняя школа им.Р.М.Зарипова" Кукморского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шакиров Ришат Рашидович |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 184 учащихся, 30 воспитанников |
У нас учат: | 25 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
24 нче октябрь – мәктәп китапханәләре көне 24.10.2016
Бу көнне мәктәбебез китапханәсендәге китапларга ремонт ясалды. Башлангыч сыйныф укучылары аеруча да бик теләп таушалган китапларны ремонтладылар. Барлыгы 47 китап ремонтланды.
-
"Сөмбелә бәйрәме" - 2 22.10.2016
"Сөмбелә" бәйрәменең икенче өлеше дә бик кызыклы һәм күңелле булды. 9нчы сыйныф укучылары тырышлыгы белән әзерләнгән, 7-11нче сыйныфлар өчен уздырылган бу бәйрәм җыр-бию, конкурслар белән үрелеп барды. Һәр сыйныфның чыгышы үзенчәлекле куелыш, костюм, матур сөйләм һәм оста башкару критериялары буенча бәяләнде. Бәйрәм кичәсендә һәр сыйныф үзләрен чын осталар итеп күрсәтә алдылар һәм лаеклы бүләккә ия булдылар. . Бәйрәмебез һәрбер кешегә күтәренке кәеф өләшеп, күңелле дискотека белән тәмамланды.
-
"Сөмбелә бәйрәме" - 1 21.10.2016
21нче октябрь көнне 1-6нчы сыйныфлар катнашында "Сөмбелә" бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә укучылар үзләренең җыр-биюгә булган осталыкларын күрсәттеләр, төрле конкурсларда актив катнаштылар. Бәйрәм хуҗабикәсе юмарт Сөмбелә кулыннан тәмле күчтәнәчләр дә алдылар.Кечкенә сыйныфлар өчен бәйрәм кичәсе күңелле дискотека белән тәмамланды.
-
Сөмбеләне каршылап... 20.10.2016
Сөмбелә,ата-бабаларыбыз фикеренчә, уңыш-уңдырышлылык алиһәсе. Шунлыктан бакчаларда уңыш җыеп алынгач, Сөмбелә бәйрәмен уздырырга әзерләнә башлаганнар. Без дә гореф-гадәтләрдән читтә калмый әзерлек эшләрен башлап җибәрдек. Мәктәбебезнең һәр сыйныф укучылары Сөмбелә бәйрәме уңаеннан гәҗит чыгардылар. Анда үзләре чыгарган көз ел фасылы хакында шигырь, класс турында кызыклы әкият урын алган. Мәкаләләрнең һәм бизәлешнең кызыклы булуы газета бәйгесендә беренчелекне алырга мөмкинлек тудырды.
-
"Тылсымлы куллар" бәйгесе 19.10.2016
Мәктәбебездә озайтылган көн төркеме кысаларында 3-4нче сыйныф укучылары арасында "Тылсымлы куллар" бәйгесе үткәрелде. Укучылар үзләре өчен кызыклы булган матур кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге бәйгедә беренчелекне 4 нче сыйныф укучысы - Мухарлямова Гүзәл яулады. Кызыклы кул эшләнмәләре осталарына истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Мәктәбебез коллективы К. Тинчурин театрында булып кайтты 19.10.2016
-
Кызыклы бәйге 17.10.2016
Мәктәбебездә укытучылар көне уңаеннан "Укытучыма иң үзенчәлекле котлау" бәйгесе уздырылды. Бу бәйгедә һәр сыйныф укытучыларны котлау мизгелләрен видеога һәм сурәткә төшереп, жюри әгъзаларына тапшырды. Бәйгене йомгаклап мәктәпнең балалар оешмасы тарафыннан стенгазета чыгарылды.
-
Котлыйбыз! 10.10.2016
10нчы октябрь көнне район күләмендә укытучылар көне билгеләп үтелде. Бәйрәмгә уку елы дәвамында зур уңышларга ирешкән педагоглар чакырылды. Кичә кысаларында мәгариф бүлеге җитәкчесе тарафыннан ирешелгән уңышларга бәя бирелде һәм ел дәвамында яхшы күрсәткечләре булган укытучыларгы мактау кәгазьләре белән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Абаева Ландыш Айдаровна, Янил мәктәбенең "Кояшкай" балалар бакчасы диплом һәм истәлекле бүләкләр белән кайттылар.
-
Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын, укытучым! 05.10.2016
Мәктәбебездә дә укытучылар көне уңаеннан күңелле чара уздырылды. Бу көнне укытучыларның иртәсе яраткан укучылардан тәбрикләү һәм мактау сүзләре, чәчәк бәйләме, кызыклы сюпризлар белән башланып китте. Өлкән сыйныф укучылары оештырган “укытучылар җыелышы” кайбер бәхет елмайган укытучыларга ял сәгатьләре бүләк итте. Укучылар тарафыннан уздырылган дәресләргә “укучы директор абый” анализ ясап барды. Бәйрәм көн барча мәктәп коллективына күтәренке кәеф һәм алга зур омтылышлар яуларга көч өстәде.
Белем сере белән сукмаклардан
Ачтың миңа юлның яктысын.
Укытучым, җырларымда чагыла
Изге уйларымның чаткысы.
Рәхмәт Сезгә, рәхмәт чын күңелдән,
Безне балагыздай күргән өчен.
Безнең хисләр белән янып яшәп,
Күңелләргә шатлык биргән өчен.
-
Засветись, стань заметней на дороге! 04.10.2016
Уважаемые родители! Научите ребенка привычке соблюдать Правила дорожного движения. Побеспокойтесь о том, чтобы Ваш ребенок «засветился» на дороге. Примите меры к тому, чтобы на одежде у ребенка были светоотражающие элементы, делающие его очень заметным на дороге. Помните - в темной одежде маленького пешехода просто не видно водителю, а значит, есть опасность наезда.
БЕЗОПАСНОСТЬ ДЕТЕЙ – ОБЯЗАННОСТЬ ВЗРОСЛЫХ!
СВЕТООТРАЖАТЕЛИ СОХРАНЯТ ЖИЗНЬ!