• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кукморский
  • Детские сады
  • муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №10 «Ромашка» г. Кукмор» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Кукмара шәһәре унынчы номерлы «Ромашка» һәрьяктан үстерешле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №10 «Ромашка» г. Кукмор» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Кукмара шәһәре унынчы номерлы «Ромашка» һәрьяктан үстерешле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, Кукморский район, г. Кукмор, улица Железнодорожная, дом 17
Телефон: +7(843)-642-93-02
E-Mail: Romashka.Kuk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад №10 "Ромашка" г. Кукмор"
Руководитель: Зиатдинова Гульназ Ринатовна
Год основания учреждения: 1986
У нас учатся: 129
У нас учат: 16

Новости

Карга боткасы бәйрәме

Опубликовано: 20.03.2013

Карга боткасы бәйрәме

 

       Татар халык календаренда  иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе  Карга боткасы бәйрәме. Бу бәйрәм бик борынгыдан килә. Элекке заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр. Алар яшел язны җылы яклардан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен, карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы”, яисә “Карга туе” дип атаганнар. Кешеләр өйдән - өйгә кереп май, ярма, сөт, шикәр, тоз җыеп йөргәннәр. Такмаклар әйткәннәр:

                                         Өйдәме, түтәй,

                                         Җәтрәк бир күкәй.

                                         Бирсәң безгә өч күкәй,

                                         Тавыгың салыр йөз күкәй.

                                         Май кирәк, ярма кирәк,

                                         Карга туена бар да кирәк.

Аннары тау битләрендә, елга буйларында казан асып ботка пешергәннәр. Уйнаганнар, биегәннәр, күңел ачканнар. Бәйрәм бергәләп ботка ашау белән тәмамланган. Ботканы үзләре генә ашап бетермәгәннәр, өйләренә кайтып киткәндә: “Рәхмәт кошкайлар, безгә язны алып килдегез!”- дип каргаларга калдырып китә торган булганнар.

      Безнең “Ромашка” балалар бакчасында да бу бәйрәм бик күп еллардан бирле уздырылып килә. Балалар белән алдан шигырьләр, җырлар өйрәнәбез, татар халык уеннарын кабатлыйбыз, искә төшерәбез. Быел да, матур кояшлы яз көнендә, Карга боткасы бәйрәмен уздырдык. Тәрбиячеләр, балалар белән урамда җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек, татар халык уеннарын уйнадык. Соңыннан бергәләп, тәмле итеп ботка ашадык. Барлык кеше күтәренке күңел белән бәйрәмнән таралышты.

 

 

Татар теленә өйрәтүче тәрбияче Сәйфетдинова Д. Г.



К списку новостей