муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №10 «Ромашка» г. Кукмор» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Кукмара шәһәре унынчы номерлы «Ромашка» һәрьяктан үстерешле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский район, г. Кукмор, улица Железнодорожная, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-642-93-02 |
| E-Mail: | Romashka.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №10 "Ромашка" г. Кукмор" |
| Руководитель: | Зиатдинова Гульназ Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 156 |
| У нас учат: | 16 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №10 «Ромашка» г. Кукмор» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Кукмара шәһәре унынчы номерлы «Ромашка» һәрьяктан үстерешле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Выставка цветочных композиций/Чәчәк композицияләре күргәзмәсе 20.08.2019

В рамках проведения пленарного заседания работников образования Кукморского муниципального района в РДК г. Кукмор была проведена выставка цветов. Наш детский сад представил разнообразие букетов и цветочных композиций.
Кукмара муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең пленар утырышы кысаларында район мәдәният йортында чәчәкләр күргәзмәсе оештырылды. Безнең балалар бакчасы коллективы чәчәк композицияләре һәм чәчәк бәйләмнәре белән катнашты.
-
Выставка, посвященная празднованию 150-летнего юбилея лицея/Лицейның 150 еллык юбилеен бәйрәм итүгә багышланган күргәзмә 03.08.2019

В РДК г. Кукмор образовательными организациями Кукморского района была организована выставка методических материалов, сувениров, поделок, посвященная празднованию 150-летнего юбилея Многопрофильного лицея имени А.М.Булатова.
Кукмара районы мәдәният йортында А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 150 еллык юбилеен бәйрәм итүгә багышланган методик материаллар, сувенирлар, кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды.
-
Международный день защиты детей/Халыкара балаларны яклау көне 31.05.2019

Яркий и красочный праздник, согретый детским смехом и радостными улыбками, прошёл 31 мая в городском парке. Выступление детских коллективов, разные конкурсы, весёлые старты - всё это вместил в себя День защиты детей для наших маленьких жителей! Дети, участвовавшие в мероприятии, получили заряд положительных эмоций и подарки!
31 майда шәһәр паркында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бик матур һәм күңелле бәйрәм узды. Балалар коллективлары чыгышы, төрле конкурслар, күңелле стартлар - болар барысы да балаларны яклау көнен үз эченә алды. Чарада катнашкан балалар уңай эмоцияләр һәм бүләкләр алдылар!
-
Выпускной бал/Чыгарылыш кичәсе 29.05.2019

Еще недавно плачущими крошками-малышами эти ребята пришли в садик за ручку с мамой и папой, а теперь в их жизни наступит новая, школьная, пора. С одной стороны, это радостный, долгожданный праздник, с другой — немного грустное событие. Радостно педагогам оттого, что их воспитанники переходят на новую жизненную ступеньку, а грустно — что приходится расставаться с такими милыми, уже ставшими родными ребятами. Выпускной бал стал настоящим праздником не только для самих выпускников, но и для педагогов, родителей и гостей.
Әле күптән түгел генә бу нәниләр балалар бакчасына әниләре һәм әтиләре белән җитәкләшеп килделәр, ә хәзер алар тормышында яңа, мәктәп чоры башланачак. Бер яктан, бу шатлыклы, күптән көтелгән бәйрәм, икенче яктан — бераз моңсу вакыйга. Тәрбиячеләргә балаларның яңа тормыш баскычына күчүе сөенеч булса, икенче яктан бу балалар белән аерылышуы ямансу да. Чыгарылыш кичәсе балалар өчен генә түгел, бакча хезмәткәрләре, ата-аналар һәм кунаклар өчен дә чын бәйрәм булды.
-
Национальный праздник Сабантуй/Сабантуй- татар халкының милли бәйрәме 28.05.2019

В нашем детском саду стало доброй традицией проведение национального праздника Сабантуй. Дети познакомились с традициями, культурой и обычаями татарского народа, с большим интересом участвовали в различных соревнованиях.
Безнең балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үткәрү матур традициягә әверелде. Балалар татар халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштылар, төрле ярышларда зур кызыксыну белән катнаштылар. Бәйрәм бергәләшеп коймак ашау белән тәмамланды.
-
Батыр Сабантуя/Сабантуй батыры 28.05.2019

Самым зрелищным состязанием Сабантуя стала национальная борьба (көрәш). И на нашем празднике Сабантуй ребята подготовительной группы проверили свои силы, состязались как настоящие борцы. Батырами стали сильнейшие. От всей души поздравляем их.
Сабантуйның иң кызыклы ярышлы булып милли көрәш санала. Безнең Сабантуй бәйрәмендә дә мәктәпкә хәзерлек төркеме малайлары үзләренең көчләрен сынадылар, чын көрәшчеләр кебек көч алыштылар. Иң көчле, кыюлары батыр булып калды. Аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Участие в республиканском семинаре/Республика семинарында катнашу 27.04.2019

27 апреля 2019г. на базе МБОУ «Гимназия №179» Ново-Савиновского района г. Казани состоялся республиканский семинар по проблеме внедрения профессионального стандарта «Педагог» с участием разработчика стандарта Е.А.Ямбурга – директора Центра образования №109 г. Москвы, заслуженного учителя Российской Федерации, доктора педагогических наук, член-корреспондента РАО. В работе семинара принимали участие представители МО и Н РТ, руководители и специалисты учреждений дополнительного профессионального образования, руководители и специалисты управлений образования муниципальных районов и городских округов, а также руководители образовательных организаций Республики Татарстан. Делегация Кукморского района принимала участие в работе семинара.
2019 елның 27 апрелендә Казан шәһәре Яңа Савин районының 179 нчы гимназиясе базасында Стандартны эшләүче Е. А. Ямбург – Мәскәү шәһәренең 109 нчы мәгариф үзәге директоры, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, педагогика фәннәре докторы, РАО әгъза-корреспонденты катнашында «Педагог» һөнәри стандартын гамәлгә кертү проблемасы буенча республика семинары узды. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, өстәмә һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының мәгариф идарәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты. Кукмара районы делегациясе дә семинар эшендә катнашты.
-
Г.Тукайның туган көне 26.04.2019

Апрель ае Татарстанда Тукай ае буларак билгеләп үтелә. Бу чаралардан без дә читтә калмыйбыз. Балалар белән Тукайның әсәрләрен өйрәнәбез, сәхнәләштерәбез, әкият геройларын рәсемдә сурәтлибез. Бу чаралардан әти –әниләр дә читтә калмый. Быел да Г.Тукай әсәрләре буенча рәсем күргәзмәсе оештырылды. Балалар өйдә әти –әниләре белән бергәләп үзләренә ошаган әкият геройларын ясап килделәр. 26 апрель көнне туган көненә зур бәйрәм үткәрдек. Балалар аның турында, ул язган шигырьләрне сөйләделәр, сәхнәләштерделәр. Төрле әкиятләрдән килгән геройлар: Шүрәле, Суанасы, Кәҗә белән Сарык, Малай бәйрәмне тагын да кызыклырак, ямьлерәк итте. Балалар Шүрәле, Су анасы белән уеннар уйнадылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Кечкенә Тукай яратып уйнаган хәрәкәтле уеннарны да балалар бик яратып уйнады. Мультфильмнардан өзекләр карап, аларның кайсы әсәрдән икәнен әйттеләр. Бәйрәм Г.Тукайның “Туган тел” җырын җырлау белән тәмамланды.
-
Выставка/Күргәзмә 23.04.2019

В нашем районе состоялось совместное заседание Совета безопасности, Республиканской антитеррористической и антинаркотической комиссий. В связи с этим в Кукмор прибыл Президент Республики Татарстан Р.Н.Минниханов. Вниманию участников мероприятия в районном Доме культуры была представлена выставка, отражающая работы в этом направлении, организованная образовательными организациями Кукморского района.
Безнең районда Иминлек Советы, республика террорчылыкка каршы һәм наркотикларга каршы комиссияләрнең уртак утырышы узды. Шуның белән бәйле рәвештә Кукмарага Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов килде. Чарада катнашучылар игътибарына район мәдәният йортында Кукмара районы мәгариф оешмалары тарафыннан оештырылган бу юнәлештә эшләрне чагылдырган күргәзмә тәкъдим ителде.
-
Районный фестиваль "БалаSkills"/"БалаSkills"район фестивале 23.04.2019

С целью ознакомления детей с многообразием мира профессий, привития уважения к труду на базе МБОУ «Большекукморская средняя школа с углубленным изучением отдельных предметов» и МБУ «Подростковый клуб «Ялкын» Кукморского муниципального района был проведен Фестиваль «БалаSkills». В рамках Фестиваля были организованы: "Ярмарка социально-образовательных проектов", конкурс бизнес-компаний "Первые шаги в бизнес", конкурс "Кукморский сувенир-2019", мини-чемпионат по стандартам БалаSkills. Гостями фестиваля были министр образования РТ Бурганов Р.К. и председатель правления Союза журналистов РТ Ратникова Р.А., которые с интересом познакомились с проектами, участвующими в конкурсной программе, пообщались с участниками, посетили Мини-Чемпионат.
Балаларны һөнәрләр дөньясының күптөрлелеге белән таныштыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү максатыннан Зур Кукмара урта мәктәбе һәм Кукмара муниципаль районының «Ялкын» яшүсмерләр клубы базасында "БалаSkills" фестивале үткәрелде. Фестиваль кысаларында "Социаль-мәгариф проектлары ярминкәсе", "Бизнеска беренче адымнар" бизнес-компанияләре конкурсы, "Кукмара сувениры-2019" конкурсы, БалаSkills стандартлары буенча мини-чемпионат оештырылды. Фестиваль кунаклары арасында ТР мәгариф министры Р.К.Борһанов һәм ТР Журналистлар берлеге идарәсе рәисе Р.А.Ратникова да бар иде. Алар конкурс программасында катнашучы проектлар белән кызыксынып таныштылар, катнашучылар белән аралаштылар, Мини-чемпионатта булдылар.










