муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №10 «Ромашка» г. Кукмор» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Кукмара шәһәре унынчы номерлы «Ромашка» һәрьяктан үстерешле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский район, г. Кукмор, улица Железнодорожная, дом 17 |
Телефон: | +7(843)-642-93-02 |
E-Mail: | Romashka.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №10 "Ромашка" г. Кукмор" |
Руководитель: | Зиатдинова Гульназ Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 139 |
У нас учат: | 16 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №10 «Ромашка» г. Кукмор» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Кукмара шәһәре унынчы номерлы «Ромашка» һәрьяктан үстерешле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Праздничное мероприятие/Бәйрәм чарасы 30.03.2022
30 марта в нашем детском саду с детьми старшей группы прошел праздник “Песенные, подвижные игры народов нашего края”. На праздник были приглашены сотрудники Кукморского краеведческого музея. Дети читали стихи на татарском, русском, удмуртском языках, пели песни, с удовольствием играли в подвижные игры. На разных языках давали ответы на загадки. В завершение праздника сотрудники музея ознакомили с предметами быта, одеждой татарского, русского, удмуртского народов. Праздник завершился совместным пением песни “Туган тел” Г.Тукая.
30 март көнне безнең балалар бакчасында зурлар төркеме балалары белән “Төбәгебездә яшәүче халыкларның җырлы – биюле, хәрәкәтле уеннары” дигән темага бәйрәм булып узды. Бәйрәмгә Кукмара шәһәренең төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре дә чакырылган иде. Балалар татар, рус, удмурт телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле милләтләрнең җырлы – биюле, хәрәкәтле уеннарын бик яратып уйнадылар. Төрле телләрдә табышмакларга җаваплар бирделәр. Бәйрәм ахырында музей хезмәткәрләре татар, рус, удмурт халкының көнкүреш әйберләре, киемнәре белән таныштырдылар. Бәйрәм бергәләп Г.Тукайның “Туган тел” җырын җырлау белән тәмамланды.
-
Первенство Кукморского района по классическим шахматам/Классик шахмат буенча Кукмара районы беренчелеге 30.03.2022
Воспитанники подготовительных к школе групп приняли участие в Первенстве Кукморского района по классическим шахматам среди мальчиков. Воспитанник подготовительной к школе группы №2 Хасанов Самир награжден Грамотой за 3 место. Поздравляем!
Мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр малайлар арасында классик шахмат буенча Кукмара районы беренчелегендә катнаштылар. 2нче мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Хәсәнов Самир 3 урын өчен Грамота белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Поздравляем!/Котлыйбыз! 28.03.2022
28 марта 2022г. в Доме культуры города Кукмор состоялось торжественное награждение театральных коллективов образовательных организаций по итогам районного конкурса "Магия театра". Театральная студия нашего детского сада "Дуслык" (руководители Ибрагимова Л.В., Хазеева Г.М., Фазлыева Э.А.) награждены Дипломом лауреата 3 степени. Поздравляем!
2022 елның 28 мартында Кукмара мәдәният йортында "Театр тылсымы"район конкурсы нәтиҗәләре буенча белем бирү оешмаларының театр коллективларын бүләкләү тантанасы булды. Безнең балалар бакчасының "Дуслык" театр студиясе (җитәкчеләре Ибраһимова Л.В., Хаҗиева Г. М., Фазлыева Э. А.) 3 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
-
Республиканская научно-практическая конференция/Республика фәнни-гамәли конференциясе 25.03.2022
25 марта на базе Яныльской средней школы Кукморского района была проведена Республиканская научно-практическая конференция "Туган жир сулышы", посвященная Году народного искусства и нематериального культурного наследия народов России, Году цифровизации в РТ. В конференции приняли участие и наши педагоги. По итогам конференции в секции "Методическая копилка" педагоги Назипова Г.М., Хафизова И.А. награждены Грамотой за 1 место, Гафарова И.Н., Кашипова Р.Р. - 2 место. В секции "Конкурс чтецов" воспитанник Ямалетдинов Данияр занял 1 место. Поздравляем!
25 март көнне Кукмара районының Янил урта мәктәбе базасында Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елына, Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына багышланган "Туган җир сулышы" дип аталган Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә безнең педагоглар да катнашты. Конференция нәтиҗәләре буенча "Методик копилка" секциясендә педагоглар Нәҗипова Г. М., Хафизова И. А. 1 урын өчен грамоталар белән бүләкләнделәр, Гафарова И. Н., Кашипова Р. Р. - 2 урын. "Нәфис сүз осталары бәйгесе" секциясендә Ямалетдинов Данияр 1 урынны яулады, (җитәкчесе Сәйфетдинова Д.Г.). Котлыйбыз!
-
Карга боткасы 25.03.2022
Сегодня в нашем детском саду проходил весенний праздник татарского народа "Карга боткасы". В древние времена люди считали, что весну на кончиках своих крыльев приносят грачи. Поэтому как только начинал таять снег и появлялись первые ручьи, в честь прилета грачей устраивался праздник "Карга боткасы". В этот день нарядные дети собирали с каждого дома крупу, молоко, масло, сахар, яйца и зазывали стихами и песнями всех на праздник. Народ собирался на самом возвышенном месте села, зажигался костер, и в большом казане (котле) заваривали кашу.
Мы чтим народные традиции! В начале праздника дети играли в народные игры, пели песни о весне, веселились и в заключительной части праздника угощались вкусной кашей!
Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - карга боткасы. Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә, бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр.
Бүген безнең балалар бакчасында да “Карга боткасы” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне яз, кошлар турындагы җырлар, шигырьләр белән башлап җибәрдек. Бәйрәмнең төп кунаклары – каргалар да бәйрәмгә килде. Кошлар турында табышмакларга җаваплар таптык, төрле халыкларның җырлы – хәрәкәтле уеннарын уйнадык. Балалар үзләренең көчләрен төрле уеннарда сынадылар. Бәйрәм ахырында бергәләп тәмле ботка ашадык. Балалар да, өлкәннәр дә бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралышты.
-
Масленица/Май чабу 06.03.2022
Сегодня на Комсомольской площади состоялся праздник "Масленица". Наш детский сад представил к вниманию населения и жюри районного конкурса Куклу Маслену и масленичный стол. По итогам конкурса наш детский сад занял 1 место в номинации "Лучшее представление масленичных посиделок".
Бүген Комсомол мәйданында Май чабу ("Масленица") бәйрәме узды. Безнең балалар бакчасы халык һәм жюри игътибарына Май чабу һәм Май чабу бәйрәм өстәле тәкъдим итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең балалар бакчасы "Май чабу утырмаларының иң яхшысы" номинациясендә 1 урын алды.
-
Международный женский день 8 Марта/8 Март Халыкара хатын-кызлар көне 04.03.2022
С 2 по 4 марта во всех возрастных группах прошли праздничные мероприятия, посвященные Международному женскому дню 8 Марта. Дети пели песни, читали стихотворения, исполняли танцы. Улыбки детей наполнили детский сад атмосферой весенней радости и счастья.
2 марттан 4 мартка кадәр барлык төркемнәрдә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биюләр башкардылар.
-
Фестиваль 26.02.2022
26 февраля прошел муниципальный этап Республиканского телевизионного фестиваля эстрадного искусства "Созвездие - Йолдызлык 2022". Наш детский сад представлял дуэт воспитанников старшей группы "Супер дети" (руководитель Гафарова И.Н.). По итогам конкурса дуэт был награжден Грамотой лауреата 2 степени. Поздравляем!
Фестиваль 26 февральдә "Созвездие - Йолдызлык-2022" эстрада сәнгатенең республика телевизион фестиваленең муниципаль этабы узды. Безнең балалар бакчасыннан "Супер дети" зурлар төркеме тәрбияләнүчеләре дуэты (җитәкчесе Гафарова И. Н.) катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча дуэт 2 дәрәҗә лауреат грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
24.02.2022
Участие в муниципальном этапе республиканского конкурса "Татар малае", "Татар кызы".
"Татар малае", "Татар кызы" республика конкурсының муниципаль этабында катнашу.
-
Международный день родных языков/Халыкара туган телләр көне 21.02.2022
21 февраля отмечается Международный день родных языков. Этот день отмечаеися во всем мире с целью сохранения и развития языков, а также повышения осведомленностио языковых и культурных традициях. В этот день в нашем детском саду были проведены различные мероприятия. Дети читали стихи, пели песни на разных языках, танцевали. Особенно детям понравилось водить хороводы народов Поволжья. Сохранение родного языка - одна из самых больших задач, стоящих перед нами.
21 февральдә Халыкара туган телләр көне билгеләп үтелә. Бу көн бөтен дөньяда телләрне саклау һәм үстерү, шулай ук телләрнең һәм мәдәни традицияләрнең хәбәрдарлыгын арттыру максатыннан билгеләп үтелә. Бу көнне безнең балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Балаларга бигрәк тә Идел буе халыкларының җырлы – биюле уеннарын уйнау ошады. Туган телне саклау-безнең алда торган иң зур бурычларның берсе.