Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422121, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Байлянгар, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-643-47-83 |
| E-Mail: | Sbay.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ “Байлянгарская средняя школа” Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Каримуллина Резеда Рифатовна |
| Год основания учреждения: | 1916 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся 28 воспитанников |
| У нас учат: | 15 учителей,4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 ( 165 ) 166 167 168 169 170 >>
-
Имтихан - әти-әни өчен дә зур сынау 08.12.2017
Әти-әни үз баласына имтиханнарда әзерләнүдә ничек ярдәм итә ала?Бүген әти-әниләр һәм укучылар катнашында узган мәктәпкүләм җыелышта әнә шул хакта сөйләделәр. Кукмара районы мәгариф идарәсе белгече Хабибуллина Зөбәйдә Леонидовна 2018 елда имтиханнар тапшыру турында мәгариф министрлыгы күрсәтмәләре белән таныштырды. -
Кар шәһәрчеге сезне көтә,дусларым! 08.12.2017

Тәрбиячеләрнең һәм әти-әниләрнең тырышлыгы, бай фантазияләре нәтиҗәсендә балалар бакчасы каршында әкияти шәһәрчек калкып чыкты. Алар гаҗәеп матур кар сыннарын әвәләп куйдылар. Күңелләргә шундый матурлык, гүзәллек, серлелек бүләк иткәнегез өчен рәхмәт сезгә!
-
Успехи по национальной борьбе 04.12.2017

Учащиеся нашей школы Галимзянов Данис, Каримуллин Инсаф, Шакиров Абдулсамад стали призерами и победителями в XXX традиционном турнире по национальной борьбе на приз МС РФ Галиева Нурсила Зиннатовича среди юношей 2000г.р и моложе. Сердечно поздравляем ребят и желаем дальнейших успехов!
-
Без - булдырабыз! 02.12.2017

Мәктәбебезнең оста көрәшчесе, укучыбыз Шакиров Абдулсамад Нурсил Галиев призына үткән милли көрәш бәйгесендә үз авырлыгында Батыр калды. Тәбрик итәбез сине,Самат!
-
"Сетевичок" проекты 01.12.2017
Укучыларның интернет куркынычсызлыгы белемнәрен үстерү максатыннан «Сетевичок»(www. Сетевичок.рф) проекты эшләп килә. Мәктәбебез укучысы Гиззатуллина Алинә, проект кысаларында узган бәйгедә катнашып, уңышлы чыгыш ясады. -
Балалар бакчасында Әниләр бәйрәме узды 01.12.2017
Әни... Әби... Дәү әни...Бу сүзләрне күпме генә кабатласаң да, әйтеп туеп булмый. Безгә тормыш бүләк иткән газиз әниләребезнең җылы карашын, нурлы йөзләрен күрү, ягымлы сүзләрен ишетү, бернинди бизмәннәр белән дә үлчәп булмый торган кайгыртучанлыгын тою дөнья йөзендә иң зур бәхет ул.Бу сүзләрдә күпме тирән мәгънә, яшәү көче,җылы хисләр агышы, күңелнең иң нечкә кылларын тирбәтүче самими нур агышы чагыла. Әйе, дөньяда иң гүзәл затларыбыз - хатын - кызлар булганда гына яңа тормыш ярала, кешелеккә җан өрүче хатын-кызларыбыз булганда гына кешелек дөньясы югалмаячак, һаман алга барачак.Бу гүзәл бәйрәм уңаеннан безнең Байлангар авылы балалар бакчасында да бәйрәм уздырылды.Гомумән, бакчабызда һәр бәйрәм үзенчәлекле, кабатланмас, югары дәрәҗәдә үтә. Зәвык белән бизәлгән зал, матур костюмнар, җырлы-биюле тамаша әниләренең,әбиләрнең күңеленә бик хуш килде. Балаларның җыр-биюләре, якты елмаюлары һәрберебезне үз балачагына алып кайтты, әниләрнең йомшак күңелләре ярларына сыймаган ташкындай тышка бәреп чыкты - һәр әни-әбинең күзендә шатлыклы яшь тамчылары иде. Балаларның нәни куллары ясаган бүләкне алу, иң бәхетле, дулкынландыргыч мизгелләр булды. Бәйрәм тәмам. Күңелләрдә тирбәлүче моң агышы һәм нәни кызчыкның җыры һаман колакта яңгырый сыман...Әниемнең кочагыИзгелекләр учагы.Балам диеп назлап-сөепЯрат-ярат син тагын. -
Цикл классных часов "Нет коррупции!" 30.11.2017

Сегодня проведен классный час в начальных классах "Без коррупции с детства" в форме театрализованной игры "Банк.Капитал." Цель игры: воспитание ценностных установок и развитие способностей, необходимых для формирования у молодых людей гражданской позиции в отношении коррупции.
-
Балалар бакчасында милли тәрбия 28.11.2017

Байлангар балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда татар культурасына, милли йолаларга ихтирам, кызыксыну тәрбияләү максатыннан кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
"Дети России-2017" 24.11.2017

В рамках межведомственной комплексной оперативно-профилактической операции "Дети России-2017" с 13 октября по 22 ноября в школе проведены классные часы,конкурс рисунков,направленные на предупреждение распространения наркомании среди несовершеннолетних.
-
"Бай угланнар китабы"(Байлангар авыл җирлеге тарихы) 23.11.2017

Соңгы елларда авыл тарихын язу, аны китап итеп бастыру,нәсел-ыру шәҗәрәләрен төзү күркәм бер гамәлгә әйләнде. Һәр төбәкнең үз тарихы, мөхтәрәм кешеләре була. Безнең Байлангар авылы җирлеге турында да шундый затлы китап дөнья күрде. Җыентык "Бай угланнар китабы" дип исемләнгән.
"Төп максат-Байлангар авылында туып-үскән яисә бирегә килеп, кылган эш-гамәлләре белән безнең як тарихында якты эз калдырган кешеләр турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат туплап, киләчәк буынга калдыру . Бу китапка җирлектәге дүрт авылдан 180нән артык кешенең истәлекләре, бик күп фотолар керде, бу бит аларның балаларына, оныкларына бәяләп бетермәслек зур мирас, - ди китапның авторы,хезмәт ветераны Рафаэль абый Ярмиев.
Әлеге китапта Байлангар,Сазтамак, Нормабаш, Каенсар авылларының барлыкка килүе, халкының төрле чорлардагы көнкүреш-яшәеше, гореф-гадәтләре, шөгыле, һөнәрләре турында бай мәгълүмат бирелә. Биредә шулай ук архив материаллары, төрле елларда матбугат чараларында басылган язмалар, аерым шәхесләрнең истәлекләре, иҗат җимешләре урын алган. Җирлектәге тормыш шул чорда илдә алып барыла торган сәясәт, вакыйгалар белән бәйләп күрсәтелә.Китапта бәян ителгән вакыйгалар, Казан ханлыгы чорыннан башланып, бүгенге көнгә кадәр чорны үз эченә ала. Коллективлаштыру, репрессия, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы елларында халыкның фаҗигале язмышы, сугыштан соңгы авыр хезмәт, күмәк хуҗалыкны торгызу, авылларның инфраструктурасын үстерү, хәзерге бай, җитешле тормыш, җитәкчеләр, гади хезмәт ияләре, мактаулы кешеләр, күп гаиләләрнең нәсел-нәсәбе – җыентыкта һәркайсына киң урын бирелгән. Биш йөз данә тираж белән дөнья күргән бу китап үзе дә бик затлы – яхшы кәгазьгә басылып, 465 битне берләштерә.
Бүген әлеге китапны мөхтәрәм кунагыбыз ,хезмәт ветераны ,китапның авторы Рафаэль абый Ярмиев мәктәп китапханәсенә бүләк итеп тапшырды. Бу китап укучыларның яраткан уку әсбабына әверелер дип ышанып калабыз.















