Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422121, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Байлянгар, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-643-47-83 |
| E-Mail: | Sbay.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ “Байлянгарская средняя школа” Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Каримуллина Резеда Рифатовна |
| Год основания учреждения: | 1916 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся 28 воспитанников |
| У нас учат: | 15 учителей,4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 ( 162 ) 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
"Сетевичок" проекты 01.12.2017
Укучыларның интернет куркынычсызлыгы белемнәрен үстерү максатыннан «Сетевичок»(www. Сетевичок.рф) проекты эшләп килә. Мәктәбебез укучысы Гиззатуллина Алинә, проект кысаларында узган бәйгедә катнашып, уңышлы чыгыш ясады. -
Балалар бакчасында Әниләр бәйрәме узды 01.12.2017
Әни... Әби... Дәү әни...Бу сүзләрне күпме генә кабатласаң да, әйтеп туеп булмый. Безгә тормыш бүләк иткән газиз әниләребезнең җылы карашын, нурлы йөзләрен күрү, ягымлы сүзләрен ишетү, бернинди бизмәннәр белән дә үлчәп булмый торган кайгыртучанлыгын тою дөнья йөзендә иң зур бәхет ул.Бу сүзләрдә күпме тирән мәгънә, яшәү көче,җылы хисләр агышы, күңелнең иң нечкә кылларын тирбәтүче самими нур агышы чагыла. Әйе, дөньяда иң гүзәл затларыбыз - хатын - кызлар булганда гына яңа тормыш ярала, кешелеккә җан өрүче хатын-кызларыбыз булганда гына кешелек дөньясы югалмаячак, һаман алга барачак.Бу гүзәл бәйрәм уңаеннан безнең Байлангар авылы балалар бакчасында да бәйрәм уздырылды.Гомумән, бакчабызда һәр бәйрәм үзенчәлекле, кабатланмас, югары дәрәҗәдә үтә. Зәвык белән бизәлгән зал, матур костюмнар, җырлы-биюле тамаша әниләренең,әбиләрнең күңеленә бик хуш килде. Балаларның җыр-биюләре, якты елмаюлары һәрберебезне үз балачагына алып кайтты, әниләрнең йомшак күңелләре ярларына сыймаган ташкындай тышка бәреп чыкты - һәр әни-әбинең күзендә шатлыклы яшь тамчылары иде. Балаларның нәни куллары ясаган бүләкне алу, иң бәхетле, дулкынландыргыч мизгелләр булды. Бәйрәм тәмам. Күңелләрдә тирбәлүче моң агышы һәм нәни кызчыкның җыры һаман колакта яңгырый сыман...Әниемнең кочагыИзгелекләр учагы.Балам диеп назлап-сөепЯрат-ярат син тагын. -
Цикл классных часов "Нет коррупции!" 30.11.2017

Сегодня проведен классный час в начальных классах "Без коррупции с детства" в форме театрализованной игры "Банк.Капитал." Цель игры: воспитание ценностных установок и развитие способностей, необходимых для формирования у молодых людей гражданской позиции в отношении коррупции.
-
Балалар бакчасында милли тәрбия 28.11.2017

Байлангар балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда татар культурасына, милли йолаларга ихтирам, кызыксыну тәрбияләү максатыннан кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
"Дети России-2017" 24.11.2017

В рамках межведомственной комплексной оперативно-профилактической операции "Дети России-2017" с 13 октября по 22 ноября в школе проведены классные часы,конкурс рисунков,направленные на предупреждение распространения наркомании среди несовершеннолетних.
-
"Бай угланнар китабы"(Байлангар авыл җирлеге тарихы) 23.11.2017

Соңгы елларда авыл тарихын язу, аны китап итеп бастыру,нәсел-ыру шәҗәрәләрен төзү күркәм бер гамәлгә әйләнде. Һәр төбәкнең үз тарихы, мөхтәрәм кешеләре була. Безнең Байлангар авылы җирлеге турында да шундый затлы китап дөнья күрде. Җыентык "Бай угланнар китабы" дип исемләнгән.
"Төп максат-Байлангар авылында туып-үскән яисә бирегә килеп, кылган эш-гамәлләре белән безнең як тарихында якты эз калдырган кешеләр турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат туплап, киләчәк буынга калдыру . Бу китапка җирлектәге дүрт авылдан 180нән артык кешенең истәлекләре, бик күп фотолар керде, бу бит аларның балаларына, оныкларына бәяләп бетермәслек зур мирас, - ди китапның авторы,хезмәт ветераны Рафаэль абый Ярмиев.
Әлеге китапта Байлангар,Сазтамак, Нормабаш, Каенсар авылларының барлыкка килүе, халкының төрле чорлардагы көнкүреш-яшәеше, гореф-гадәтләре, шөгыле, һөнәрләре турында бай мәгълүмат бирелә. Биредә шулай ук архив материаллары, төрле елларда матбугат чараларында басылган язмалар, аерым шәхесләрнең истәлекләре, иҗат җимешләре урын алган. Җирлектәге тормыш шул чорда илдә алып барыла торган сәясәт, вакыйгалар белән бәйләп күрсәтелә.Китапта бәян ителгән вакыйгалар, Казан ханлыгы чорыннан башланып, бүгенге көнгә кадәр чорны үз эченә ала. Коллективлаштыру, репрессия, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы елларында халыкның фаҗигале язмышы, сугыштан соңгы авыр хезмәт, күмәк хуҗалыкны торгызу, авылларның инфраструктурасын үстерү, хәзерге бай, җитешле тормыш, җитәкчеләр, гади хезмәт ияләре, мактаулы кешеләр, күп гаиләләрнең нәсел-нәсәбе – җыентыкта һәркайсына киң урын бирелгән. Биш йөз данә тираж белән дөнья күргән бу китап үзе дә бик затлы – яхшы кәгазьгә басылып, 465 битне берләштерә.
Бүген әлеге китапны мөхтәрәм кунагыбыз ,хезмәт ветераны ,китапның авторы Рафаэль абый Ярмиев мәктәп китапханәсенә бүләк итеп тапшырды. Бу китап укучыларның яраткан уку әсбабына әверелер дип ышанып калабыз.
-
Олимпиада по географии 22.11.2017

Сегодня на базе нашей школы прошел муниципальный этап Всероссийской олимпиады по географии.
-
Уйный-уйный үсәбез... 22.11.2017

Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар, бер яктан, физик тәрбия чарасы булса, икенчедән, күп кенә уеннар эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына да уңай йогынты ясый.
Татар халык уеннарын балалар аеруча яратып уйныйлар. Халкыбызның гореф- гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.
-
"Балачак дөньясына сәяхәт" 20.11.2017

Укучыларда туган телебездә нәшер ителүче газета-журналлар белән кызыксыну тәрбияләү максатыннан "Балачак дөньясына сәяхәт" темасына китапханә дәресе үтте.Чарада балалар өчен нәшер ителә торган газета-журналлар белән таныштырылды.
-
Конкурс чтецов ко Дню Матери
17.11.2017
Состоялся районный конкурс чтецов, посвященный Дню Матери среди дошкольников. Наши девочки-маленькие звездочки: Камалиева Айсылу, Жумабаева Зарина, Ибраева Алина,Давлетшина Азалия, Саттарова Регина приняли участие в этом районном конкурсе и отлично выступили.Молодцы, девочки!















