Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422121, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Байлянгар, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-643-47-83 |
| E-Mail: | Sbay.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ “Байлянгарская средняя школа” Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Каримуллина Резеда Рифатовна |
| Год основания учреждения: | 1916 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся 28 воспитанников |
| У нас учат: | 15 учителей,4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
27 сентября День воспитателя и всех дошкольных работников 28.09.2020

Сегодня учащиеся 1 класса пришли в детский сад поздравить своих воспитательниц с профессиональным праздником. Еще когда-то для них воспитатели были самыми близкими людьми. Только они находили на тысячи вопросы: "Почему так? А зачем так?" ответы. А сегодня любимые воспитатели любовасись своими выпусниками.
Бүген 1 нче сыйныф укучылары балалар бакчасына үзләренең тәрбияче апаларын бәйрәмнәре белән котларга барды. Әле кайчан гына беренчеләр өчен тәрбияче апалары иң якын кеше иде. Кечкенәдән тәрбияләп, "Ник алай? Ник болай? Бу Нәрсә була?" кебек меңдә бер төрле сорауларга җаваплар тапкан тәрбияче апалары бүген 1 нче сыйныфта белем алучы укучылары чыгышы белән хозурланды.
-
Проверка световозвращающих элементов/ Яктылыкны кайтаручы элементларны тикшерү 28.09.2020

В школе прошла рейд с отрядом ЮИД на наличие световозвращающих элементов.
Мәктәптә яшь хәрәкәт инспекторлары укучыларда, укытучыларда яктылык кайтатучы элементлар бармы, юкмы икәнлеген тикшереп чыктылар.
-
Всемирная акция "Татарча диктант" 26.09.2020

Сегодня прошла акция "Татарча диктант".Татарча диктант - это диктант на татарском языке. Акция была направлена на повышение интереса к грамотному провописанию, владению литературным татарским, пробудить в народе желание правильно писать. Учащиеся Байлянгарской средней школы, коллектив школы, родители в этой акции приняли активное участие.
Татарча диктант акциясенең максаты - татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәмәләрен үстерү, халыкта дөрес язырга тырышу теләге уяту, туган телебезне тагын да популярлаштыру. Байлангар урта мәктәбе укучылары, мәктәп коллективы, әти-әниләр әлеге акциядә бердәм булып катнашты.
-
Плоды единого труда очень сладкие/ Бердәм хезмәтнең җимеше дә татлы 26.09.2020

Бүген иртәдән мәктәбебезнең 5-11 сыйныф укучылары, укытучылар, техник персонал һәммәсе мәктәп бакчасында бердәм булып уңыш җыюда катнашты. Шундый матур, кояшлы көндә мул итеп үскән кишер, чөгендер, кәбестәләрне җыеп алу үзе бер бәйрәмгә тиң булды. "Бердәм хезмәтнең җимеше дә татлы", дип юкка гына әйтмиләр шул. Бердәм эшләгәндә генә шулай уңышка ирешергә мөмкин.
Сегодня утром учащиеся 5-11 классов нашей школы, учителя, технический персонал приняли активное участие в уборке урожая в школьном саду. В этот прекрасный солнечный день сбор выращенной моркови, свеклы, капусты был равен празднику. Не зря говорят, "Плоды единого труда очень сладкие". Так можно добиться успеха только при совместной работе.
-
Предупрежден - значит вооружён 25.09.2020

Сегодня в 6 классе прошёл полезный и интересный классный час на тему: "Предупреждён - значит вооружён", в целях предупреждения несчастных случаев на водоемах в осенний- зимний период. Вместе искали ответы на вопросы:
- Что делать, если случилось беда?
- Куда обратиться за помощью?
Учащимся были розданы памятки "О правилах поведения на льду и в водных объектах".
Бүген 6 нчы сыйныфта көзге-кышкы чорда сулыкларда бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан "Кисәтү - димәк кораллану" дигән темага файдалы һәм кызыклы сыйныф сәгате узды. Укучылар белән бергәләп сорауларга җаваплар эзләделәр:
- Бәла булса нишләргә?
- Ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә?
Укучыларга "Бозда һәм су объектларында үз-үзеңне тоту" кагыйдәләре турында аңлатмалы-белешмә кәгазьләре таратылды.
-
Гриппу - нет! 25.09.2020

В нашей Байлянгарской средней школе проходят классные часы на разные темы. Сегодня была организована трансляция видеороликов для учащихся 9 класса на тему "Вакцинопрофилактика против гриппа " и на стенде школы были размещены памятки. Цель: информирование учащихся, преподавателей и технического персонала о роли вакцинопрофилактики, принятие своевременных мер по защите от гриппа. Согласно позиции Всемирной организации здравоохранения, вакцина против гриппа является самым эффективным средством. Именно вакцина помогает защититься от многих видов гриппа.
Безнең Байлангар урта мәктәбендә төрле темаларга сыйныф сәгатьләре үтә. Бүген "Гриппка каршы вакцинопрофилактика" дигән темага 9 сыйныф укучыларына видеороликларны трансляцияләү оештырылды һәм мәктәп стендына белешмәләр куелды. Максаты: вакцинопрофилактиканың роле турында укучыларга, укытучыларга һәх техник персоналга мәгълүмат җиткерү, вакытында грипптан саклану чараларын күрү. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы позициясе нигезендә, гриппка каршы вакцинация иң нәтиҗәле чара булып тора. Нәкъ менә вакцина гриппның күп кенә төрләреннән сакланырга ярдәм итә.
-
Учебная эвакуация 24.09.2020

В рамках месячника безопасности в школе прошла учебная эвакуация. Учащиеся и сотрудники школы отработали действия при ЧС.
Куркынычсызлык айлыгы кысаларында мәктәптә өйрәнү эвакуациясе үтте. Укучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр вакытында үтәлергә тиешле кагыйдәләрне тагын бер кат искә төшерде.
-
Отряд ЮИД в детском саду 24.09.2020

В рамках "Недели безопасности дорожного движения" прошла встреча с отрядом ЮИД Байлянгарской средней школы в детском саду. Учащиеся объеснили своим младшим приемникам правила безопасности.
Байлангар урта мәктәбенең яшь хәрәкәт инспекторлары катнашында балалар бакчасында "Юл йөрү куркынычсызлыгы" атналыгы кысаларында профилактик чаралар узды. Югары сыйныф укучылары үзләренә алмашка килүче сабыйларга куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат аңлатты, бу темага әңгәмә һәм уеннар оештырдылар.
-
Встречи со инспекторами ПДН 23.09.2020

Сегодня в Байлянгарской средней школе среди 1-4 классов были проведены беседы ведущими специалистами по профилактике семейного благопалучия и правонарушений среди несовершеннолетних Габдуллиной А.И. и Гарифуллиной М.Н. Беседа проведена в целях профилактики, напрявленная на предупреждение детского дорожно-транспортного травматизма и пропаганду безопасного поведения на дорогах, беседа по светоотражающим элементам, в целях формирования у детей устойчивый иетерес к соблюдению правил дорожного движения и предотвращения ДТП, так же на темы:"Правила транспортной безопасности детей на железнодорожной дороге", "Железная дорога-не место для игр".
Байлангар урта мәктәбендә 1-4 сыйныфлар арасында балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча әйдәп баручы белгечләр Габдуллина А.и. һәм Гарифуллина М. Н. белән әңгәмәләр үткәрелде. Әңгәмә балалар өчен юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдэлэрен саклауны пропагандалауга, яктылык кайтаручы элементлар буенча әңгәмә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә һәм юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауга карата тотрыклы кызыксыну формалаштыру максатыннан, шулай ук"Тимер юлда балаларның транспорт куркынычсызлыгы кагыйдәләре", "Тимер юл - уеннар өчен урын түгел" дигэн темаларына багышланды.
-
Мы за безопасность! 23.09.2020

В Байлянгарской средней школе со учащимися 5-11 классов были проведены профилактические беседы с начальником отделения в Кукморском районе отдела профилактики ТУ в г. Казань ГБУ "Безопасность дорожного движения" Яковлевой Е.В.
Это беседа проведена в целях предупреждения детского дорожно-транспортного травматизма, пропаганда безопасного поведения на дорогах. А так же проведены беседы на тему:"О соблюдении дициплины и Устава учебном заведении", "О правилах поведения в экстремальных ситуациях", "Безопасность детей в общественных местах". Учащиеся были информированы о действующих телефонах доверия правоохранительных органов.
Байлангар урта мәктәбендә 5-11 сыйныф укучылары белән "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" бүлеге башлыгы Яковлева Е. В. белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде.
Бу әңгәмә балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәне пропагандалау максатыннан үткәрелде. Шулай ук "Уку йортында тәртип һәм Уставны үтәү", "Экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре", "Җәмәгать урыннарында балаларның куркынычсызлыгы" темаларына әңгәмәләр үткәрелде. Укучылар хокук саклау органнарының гамәлдәге ышаныч телефоннары турында мәгълүмат алды.















