Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422121, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Байлянгар, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-643-47-83 |
| E-Mail: | Sbay.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ “Байлянгарская средняя школа” Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Каримуллина Резеда Рифатовна |
| Год основания учреждения: | 1916 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся 28 воспитанников |
| У нас учат: | 15 учителей,4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Турнир "Итекле хоккей" / "Итекле хоккей" ярышы 03.01.2021

Яңа ел... Кышкы яллар... Кышкы каникуллар...Ә урамда әкрен генә талгын җил исә, мамыктай йомшак ап-ак карлар ява. Шундый рәхәт һава... Байлангар авылында итекле хоккей ярышы гөрли. Нәкъ авылча, җылы итек, киң бияләй киеп, рәхәтләнеп, шау-гөр килеп, урамнарны яңгыратып ярыш булды. Биш команда арасында безнең мәктәп командасы да үз көчләрен сынады.Саба районыннан килгән команда да үзләрен үрнәк яктан күрсәтте.
Зимние каникулы с пользой! Прекрасная зимняя погода... В нашей деревне прошел турнир "Итекле хоккей". Среди пяти команд и наша сплоченная школьная команда показала свой боевой дух, азарт! Была команда из Сабинского района, которая показала свое мастерство, командный дух.
-
C Новым годом! /Яңа ел белән! 01.01.2021

Яңа ел белән! Күкләребез аяз, илебез тыныч, тормышыбыз имин, күңелләребезнең көр булуын теләп калабыз. Булган борчу-хәсрәтләр үткәндә калсын. Яңа ел - яңа өметләр, яңа ышанычлар, яңа уңышлар, яңа омтылышлар алып килсен.
С Новым годом!
-
Безнең көрәшчебез 30.12.2020

5 нче сыйныф укучысы Кәримуллин Саматны татарча көрәш буенча чираттагы җүңүе белән котлыйбыз!!! Самат өчен бу җүңүләрнең әле бик-бик күп булуын теләп калабыз.Тренеры Гимадитдинов И.И.
Карамуллин Самат победитель в открытом турнире по борьбе "Көрәш" среди юношей 2006 года и моложе в весовой категории 36кг. Тренер Гимадутдинов И.И.Поздравляем!!!
-
Поздравляем! / Котлыйбыз! 28.12.2020

Безнең мәктәбебез укучысы Гиззатуллина Алинә геология фәненнән олимпиадада җиңү яулады (укытучысы Назипова Л.М.). Алинәбезне зур уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз!!!
Гиззатуллина Алина победитель муниципального этапа республиканской олимпиады школьников по геологии (учитель Назипова Л.М.). Поздравляем!!!
-
У нас Праздник / Бездә бәйрәм 26.12.2020

Ерактан, суык яклардан
Боз чанага утырып
Бәйрәмгә килде кыш бабай,
Күчтәнәчләр тутырып...
Бүген мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме гөрләп узды. Укучылар әзерләгән яңа ел тамашасы күңелле уеннар белән дәвам итте.
Сегодня в нашей школе прошел Новогодний праздник.
-
Зимняя сказка / Кышкы әкият 23.12.2020

Укучылар, мәктәбебез коллективы тарафыннан тудырылган сихри, кышкы матурлыкка сокланмый мөмкин түгел! Хәзер укучыларыбыз Кыш бабай белән Кар кызын көтеп кала.
Невозможно не восхищаться волшебной красотой, создаваемой учащимися и коллективом нашей школы! Сейчас ждем Деде мороза и Снегурочку в гости.
-
Волшебный Новый год / Тылсымлы Яңа ел 22.12.2020

Тылсымлы да, күңелле дә,
Бәйрәм бит ул - Яңа ел!
Өр-яңа ел вакытларга,
Сала бит ул яңа юл!
Мәктәбебездә Яңа елга әзерлек дәвам итә. 1-11 сыйныф укучылары иҗат иткән, күз явын алырлык, Яна ел плакатлары мәктәп стеналарын бизәп тора.
В нашей школе продолжается подготовка к Новому году. Яркие новогодние плакаты, созданные учащимися 1-11 классов, украшают стены нашей школы.
-
Украшения Нового года /Яңа ел бизәкләре 18.12.2020

Күңелләрне җилкендереп, яңа өметләр, яңа ышанычлар, яңа ачышлары белән Яңа ел якынлаша. Мәктәбебез укучылары, мәктәп коллективы шау-гөр килеп яңа елга әзерләнә. Бәйрәм рухы тагында ямьлерәк булсын өчен сыйныфларны бизәү буенча конкурс булды.
С новыми надеждами, новыми открытиями приближается Новый год. Ученики школы, коллектив школы готовятся к Новому году. Для придания праздничного настроения был проведен конкурс по оформлению классов.
-
Профилактические беседы / Профилактик әңгәмә 14.12.2020

14 декабря ведущий специалист по профилактике семейного неблагополучия и правонарушений среди несовершеннолетних Габдуллина А.И. провела профилактические беседы перед зимними каникулами с учащимися нашей школы. Беседа проведена в целях профилактики, направленной на предупреждение уголовной и административной ответственности, на темы: «Правила транспортной безопасности детей на железнодорожной дороге», «Железная дорога –не место для игр».
Так же проведены беседы на тему: о правилах поведения в общественных местах, больших магазинах, в школе. Учащиеся были информированы о действующих телефонах доверия правоохранительных органов, разъяснен ЗРТ №71 от 14.10.2010г. Так же в связи с преддверием Новогодних праздников и Новогодних каникул, проведена беседа о распространении и использование пиротехнических изделий.
14 декабрь көнне Балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны кисәтү буенча әйдәп баручы белгеч Габдуллина А.И. мәктәбебез укучылары белән кышкы каникуллар алдыннан профилактик әңгәмәләр үткәрде. Әңгәмә «Тимер юлда балаларның транспорт куркынычсызлыгы кагыйдәләре», «Тимер юл –уеннар өчен урын түгел» темаларына җинаять һәм административ җаваплылыкны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактика максатыннан үткәрелде.
Шулай ук, җәмәгать урыннарында, мәктәптә, зур кибетләрдә, кеше арасында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Яңа ел бәйрәмнәре һәм Яңа ел каникуллары алдыннан хокук саклау органнарының гамәлдәге ышаныч телефоннары турында мәгълүмат бирелде, пиротехника әйберләрен тарату һәм куллану турында да әңгәмә үткәрелде.
-
9 декабря - День Героев Отечества / 9декабрь-Ватан Геройлары көне 09.12.2020

9 декабрь - Ватан Геройлары көне. Ватан геройлары көне - безнең өчен иң истәлекле көн, ул тарихи традицияләрне дәвам итү, илебез геройларының батырлыклары турында хәтерне саклау. Без, әти-бабаларыбызны гына түгел, бүгенге чор геройларыбызны да хөрмәтлибез. Ватан Геройлары көне уңаеннан, мәктәбебездә "Бүгенге көн Геройлары", "Батырлык сәгате" дигән сыйныф сәгатьләре үтте.
Могучая Россия на все Времена -
И в прежние годы, и ныне.
Героями наша отчизна сильна,
Отечество славится ими...
9 декабря наша страна отмечает День Героев Отечества. В этот день в нашей школе на тему "Герои сегодняшнего дня", "Час мужества" прошли классные часы.















