• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия с.Большой Сардек имени К.Ф. Шакирова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422103, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Большой Сардек, ул. Школьная, д. 11
Телефон: +7(843)-642-45-83
E-Mail: Sbs.Kuk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия с.Большой Сардек им. К.Ф. Шакирова»
Руководитель: Багавиев Руслан Зуфарович
Год основания учреждения: 1913
У нас учатся: 319
У нас учат: 47

О школе

 

Авылда беренче мәктәп

         1913 нче ел. Бу ел безнең өчен беренче мәктәп ачылган ел буларак кадерле. Зур Сәрдек авылында ачылган беренче мәктәп рус-татар мәктәбе була. Мәктәпнең элеккеге укучыларының истәлекләреннән күренгәнчә, мәктәпкә укучылар туплау җиңел булмаган. Укырга мулланың рөхсәте белән генә керергә мөмкин була. Мулла исә берничә ел дин сабагы укыгач кына балаларга русча укырга рөхсәт итә. Мәктәпнең беренче ачылган елларында кызларны укытмыйлар. Мәктәпкә укытучы итеп татар мәгърифәтчесе, “Интернационал” һәм “Марсельеза” җырларын татарчага тәрҗемә итүче шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй җибәрелә.

Авылда бик аз гына вакыт эшләсә дә, укучылар язмышында мондый күренекле шәхес белән очрашу үз эзен калдыра. Бу беренче мәктәптә 20 ләп кеше белем алган. Бу кешеләр авылның ул вакыттагы һәм аннан соңгы интеллигентлар катлавын тәшкил иткәннәр. Хәсән абый Сафиуллин озак еллар Зур Сәрдек авылы кулланучылар җәмгыятендә хисапчы, Фәйзрахман абый Кәримуллин шунда ук рәис, Сәүбән абый Сөләйманов авыл советы секретаре, Хәким абый Насыйбуллин зоотехник, Динмөхәммәт абый Ишмөхәммәтов колхоз һәм авыл советы рәисләре булып эшли.

Зур Сәрдек авылында беренче совет мәктәбе 1918 нче елда ачыла. Аның беренче укытучысы Малмыждан килгән яшь кыз Хисамиева Хәдичә була. Ул Нуриев Фазлыйәхмәт йортында балалар укыта башлый.

Әле бу вакытта дин сабагы да аерым дәресләр булып керә. 1922 нче елда дин сабагын укыту бөтенләй туктатыла. 1923-1924 нче елларда белем бирү авыл мәдрәсәсендә һәм таш мәктәптә алып барыла. Бу елларда укытучы булып шушы авыл кешесе Галиев Вәли һәм аның хатыны Галиева Мәрьям Борһан кызы эшли. 30 елларда Галиев Вәли Күкшел волосте рәисе, соңыннан Мөслим районында райбашкарма комитеты рәисе була. 1933 нче елдан бирле Ташкентта яшәп вафат була.

Шуннан соң иске мәдрәсә уку йорты итеп файдаланыла башлый, ә таш мәктәп кибет булып кала. 1928 нче елдан башлап яңа салынган мәктәптә Әтнә мулласының кызы Рафикова Әминә һәм аның ире Рафиков Мәгъсүмнәр укыта. Бу елларда шулай ук Күкшел авылыннан Нәбиева Шәмсенур һәм Чутаева Шәмсебанулар, 1931-1932 нче елларда Мәчкәрә авылыннан килеп Ибраһимов Габделхак һәм аның хатыны Ибраһимова Сара, Тәмәй авылыннан Галиев Зиннәтләр балаларга белем бирә.

ТБУМтә биш укытучы була: директоры Сабирҗанов Вәккас (Мәчкәрә авылыннан), укыту бүлеге мөдире һәм рус теле укытучысы Малков Тимофей Иванович, Рахматуллин Әхмәт (Әтнә районы Иске Өҗем авылыннан), Бәдриев Галәү (Чишмәбаш авылыннан), Хөсәенов Билал Хөсәен улы (Арча районы Түбән Сәрдә авылыннан). Мәктәпкә  Зур Сәрдек. Олыяз, Чишмәбаш, Түбән һәм Югары Казаклар, Уразай, Сәрдекбаш, Яңа Сәрдек, Тырыш авылларыннан 126 укучы туплана. Укулар мәктәпнең ул вакыттагы төп бинасы, соңрак интернат буларак хезмәт иткән бинада алып барыла. Ерактан килеп укучыларга Түбән Казаклардагы кулак өе, район башкарма комитеты рөхсәте белән сүтелеп, тулай торак итеп салына.

Мәктәптә укучылар саны елдан-ел арта. Укучылар артканлыктан укытучылар составы да үзгәрә, арта. 1934-35 уку елында мәктәпкә директор итеп Мамадыш районыннан Галәветдинов Габдулла җибәрелә. Ул мәктәптә укуның сыйфатын яхшыртуда, мәктәпне укытучы кадрлар белән тәэмин итүгә зур көч куя. Мәктәпнең экономик һәм укыту базасы да тиз үсә, ныгый. Бу чорда эшләүче укытучылар Гыйләҗев Шиһаб, Закирова Суфия (Свердловск педучилищесыннан), Ихсанов Сәхи, Назыйрова Сания, Антонов Дмитрий, Гайнуллин Нурми, Бәдриев Гомәр, Мостафина Рокыя, өлкән пионервожатый Бакирова Суфия мәктәптә укыту-тәрбия эшен тиешле югарылыкка күтәрү өчен зур көч куялар. 

 

Мәктәп Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларда

         1941 нче елны Бөек Ватан сугышы башлану белән Гыйләҗев Шиһаб фронтка китә, аның урынын Хөсәенов Билал Хөсәен улы алыштыра. 1942 нче елда Хөсәенов Б.Х. мобилизацияләнгәч, Шәмәрдән авылыннан Шәрәфиев Кәбир директор итеп билгеләнә. 1943- 44 нче елларда мәктәп директоры булып Мәгъсүм Закиров эшли. 1944 нче елдан директор итеп сугыштан яраланып кайткан Рәхим Гобәйдуллин билгеләнә. Ул 1946 нчы елда Ядегәр мәктәбенә күчерелгәч, мәктәп директоры итеп Хөсәенов Билал Хөсәен улы куела.

1949 нчы елда гына мәктәп коллективы көче белән колхозга 70 га борчак һәм 40 га бәрәңге казып бирелә, төнге сменада колхоз ындырында ашлык сугу, ашлык чистарту эше алып барыла. Бу елларда укытучылар Бикчурина Кәтибә, Закирова Тайбә, Фазлыева Гатифә, Вәлиева Тәскирә, Хәкимова Фатыйма, Мостафин Рәшит, Минһаҗева Асыл, Хафизова Мәгъфүрә, Әминов Минегали, Семенов Михаил, Фазлыева Хәдичә, Нигъмәтуллина Ямал, Җиһаншина Каймә, Хөсәенов Билал, Ганиева Зәйтүнә, Шәрипова Хәбибә, Минһаҗева Н., Нуриәхмәтова Закирә, Бакирова Әлфия, Нәбиева Зәйтүнә, Җәлиева М., Павлова , Яковлева һ.б. аеруча тырышып эшлиләр.

 

Урта мәктәп оешкан еллар

         1950 нче елның сентябреннән башлап Зур Сәрдек мәктәбе урта мәктәп итеп оештырыла. Урта мәктәп оештырылган елны мәктәптә югары белемле бер укытучы да булмый. 1951-52 нче уку елында КДПИны тәмамлап, тарих укытучысы Садыйков Әнвәр Садыйкович, химия-биология укытучысы Якупов Мәкъсүт Ягудевич, Минаметдинова Нәкыя, физика-математика укытучысы Әшрәпова Мәгъфүрә киләләр. Бу укытучылар мәктәп тормышына яңа рух өстиләр.

         1958 нче елдан мәктәп директоры булып Садыйков Әнвәр Садыйкович эшли башлый. Ул директор булып эшләгән дәвердә мәктәптә зур эшләр башкарыла: укуны тормыш белән бәйләү максатыннан мәктәп каршында остаханә салына. Анда балалар столярлык һәм слесарьлык эшенә өйрәтелә башлый.

         1968-69 нчы уку елында физкультура укытучысы булып Төхвәтуллин Фирдүс Сафа улы килгәч, мәктәптә физкультура-спорт эше җанланып китә. Футбол, волейбол, баскетбол буенча командалар район ярышларында уңышлы чыгыш ясый башлыйлар.

        1973 нче елда мәктәпнең яңа бинасы ачылу мәктәп тарихында гына түгел, бу төбәк тарихында да әһәмиятле вакыйга булды. 640 урынга исәпләнгән мәктәпне ачуда ул вакыттагы “Коммунизмга” колхозы рәисе, Социалистик Хезмәт Герое Шакиров К.Ф. хезмәте зур булды. Мәктәп бинасы эксплуатациягә тапшырылганнан соң “Мәктәпнең 3 ел ремонтсыз эшләвенә ирешик!” дигән девиз астында эш башлана. Шуның нәтиҗәсендә милеккә сакчыл караш арта. Мәктәп 10 ел дәвамында нинди дә булса зур ремонтсыз эшли алды.

         Мәктәп директоры Сабитов З.И. укучыларга эстетик тәрбия бирүгә күп игътибар бирүче директор була. Мәктәптә 1000 нән артык бүлмә гөле үстерелә. Үткәрелә торган бәйрәм һәм кичәләрдә – Көзге бал, Яңа ел, иҗат кешеләре белән очрашуларда –  укучыларда эстетик зәвык тәрбияләүгә игътибар ителә. Мәктәпнең крайны өйрәнү музееның да укучыларны тәрбияләүдә роле зур.

         Бу еллар – укучыларга хезмәт тәрбиясе һәм профессиональ юнәлеш бирүдә югары күтәрелешкә ирешкән еллар. Мәктәпнең 4,4 га мәйданны биләгән өйрәнү-тәҗрибә участогы чын мәгънәсендә җитештерүчән хезмәт урынына әйләнде. Бу юнәлештә укучыларның производство бригадасы зур эш башкарды. УПБ белән 1969-1986 нчы елларда Нуриев Мөхәррәм Габдрахман улы җитәкчелек итте.

          1978 нче елдан башлап мәктәп Казан дәүләт педагогика университетының база мәктәбе булып тора. Институтның тарих-филология факультеты студентлары биредә ел саен педагогик практика үтәләр.

           1983 нче елда, республикада беренчеләрдән булып, мәктәпнең иҗади отчеты үткәрелә. Районның мәктәп җитәкчеләре, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, күрше Саба, Балтач районыннан килгән кунаклар ачык дәресләрдә, класстан тыш чараларда булганнан соң мәктәпнең эшчәнлегенә зур бәя бирәләр.

           Бу елларда мәктәптә түгәрәкләр, спорт секцияләре эше җанланып китә: 30 дан артык түгәрәк һәм спорт секциясе эшли. Аеруча “Оста куллар” (җитәкчесе –  Нуриев Г.М.), “Хореография” (җитәкчесе – Арсланова Г.А.), “Курчак театры” (җитәкчесе –  Шәфигуллина М.Х.), Фото (җитәкчесе – Әминов Ф.М.), инструменталь ансамбль (җитәкчесе – Закиров Р.В.), драма (җитәкчесе – Сабитов З.И.), “Тегүчеләр” (җитәкчесе –  Баһавиева Д.Г.), шахмат- шашка (җитәкчесе –  Хөсәенов Җ.Б.), татарча көрәш (Зыятдинов Н.С.) түгәрәкләре һәм спорт секцияләре уңышлы эшләде.

80 нче елларда мәктәпнең администрациясен түбәндәге иптәшләр тәшкил итә:

Сабитов Закирҗан Ибраһимович – мәктәп директоры

Арсланов Азат Шәмсиевич – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, Татарстанның атказанган укытучысы, 1955 нче елдан бирле эшли.

Вакказов Хәтмулла Гәрәевич –  мәктәп директорының укыту буенча урынбасары, 1981 нче елдан эшли.

Югары белемле 25 укытучы

Россиянең атказанаган укытучысы –  1

Халык мәгарифе отличнигы –  2

 

Мәктәп-лицей чоры

         Укытучыларның педагогик һәм методик осталыклары осталыклары үсә. Мәктәптә 40 укытучы эшли. Бу елларда укыту-тәрбия бирү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен тарих укытучысы Мөхәммәтгалиева Х.М. һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ризванова Ф.Г. “Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы”, математика укытучылары Әминова Р.И. һәм Арсланова Г.А. “Халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исемнәргә лаек булалар.

1991-92 нче уку елында рус теле буенча олимпиадада 11 нче сыйныф укучысы Шәрифҗанова Ләйсән районда һәм республикада 1 нче урын, татар теле һәм әдәбияты буенча 11 нче сыйныф укучысы Гарипов Җәүдәт районда һәм республикада 1 нче урынга лаек булалар.

1993-94 нче уку елында 11 нче сыйныф укучысы Исрафилова Эльмира, 9 нчы сыйныф укучысы Төхвәтуллина Луиза татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада республикада 2 нче урыннарга лаек булалар. Бүгенге көндә Исрафилова Э. КДУ ның татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлап, Төркия телевидениесендә журналист, Төхвәтуллина Л. КДПУның татар филологиясе факультетын тәмамлап, шул ук уку йортында укытучы булып эшлиләр.

90 нчы елларда мәктәпнең администрациясен түбәндәге иптәшләр тәшкил итә:

Сабитов Закирҗан Ибраһим улы –  мәктәп-лицей директоры

Шәмсетдинов Заһит Вахитович – укыту эшләре буенча директор урынбасары

Зыятдинова Гөлсинә Вәгыйзовна- 1994 нче елдан, Арсланов А.Ш. пенсиягә китү сәбәпле, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

 

Мәктәп 1998 нче елдан башлап

       1998-1999 нчы уку елыннан мәктәп-лицей гимназия итеп үзгәртелә. Мәктәп директоры итеп, Арсланов Айдар Азатович билгеләнә. Гимназиядә табигать-фәнни, гуманитар-лингвистик, гуманитар-эстетик юнәлештәге сыйныфлар оештырыла. Мондый юнәлешләр булу укучыларның теләкләрен исәпкә алырга, сәләтләрен үстерергә зуррак мөмкинлекләр ача. Коллектив яңалыкка омтылып эшләвен бу елларда да дәвам итә. Педагогика фәннәре докторы, академик Нигъмәтов Җ.Г. җитәкчелегендә “Укыту-тәрбия процессына халык педагогикасын кертү формалары һәм методлары” дигән фәнни- эксперименталь тема өстендә эш алып барыла.

Бу елларда 4 укытучы югары квалификацион категория ала. Гимназия директоры Арсланов А.А. ка һәм югары квалификацион категорияле математика укытучысы Шакирова Д.К. га “Россия Федерациясе мәгарифенең мактаулы хезмәткәре” дигән исемнәр бирелә.

Районда үткәрелә торган “Ел укытучысы” бәйгеләрендә безнең укытучылар яхшы әзерлекле, педагогик культурага, зур методик осталыкка ия икәнлекләрен күрсәтәләр:

1998 ел – башлангыч сыйныфлар укытучысы Закирова Г.С. 3 урын

2000 ел –  география укытучысы Шәмсетдинов З.В. 1 урын

2002 ел –  рус теле һәм әдәбияты укытучысы Баһавиева А.С. 5 урын

        2003 нче елда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зыятдинова Г.В. “Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының иҗади лабораторияләре” конкурсында районда 1 нче урынны ала, республика конкурсында катнашып, “Инновацион мәктәпләр” номинациясендә лауреат була.

1998-1999 уку елында предмет олимпиадаларында урыннар:

Якупов Инсаф –  астрономия 2 урын

Хәйруллин Вилсур –  татар әдәбияты 1 урын

1999-2000 уку елында:

Харрасов Илфат –  астрономия 1 урын

Айсин Илнур –  биология 3 урын

Әминов Рамил технология 2 урын

Хөсәенов Искәндәр –  астрономия 3 урын

2001-2002 уку елында:

Галиев Нияз –  тарих 1 урын (республикада 4 урын)

Әминов Рамил –  математика 3 урын

Хөрәмшин Илнур –  астрономия 3 урын

2002-2003 уку елында:

Хисмәтова Рәзилә – биология 1 урын

Зарипов Рифат – биология 1 урын

Корбангалиева Гүзәл –  биология 2 урын

Әхмәтҗанов Рамил –  география 3 урын

Гимназиядә тәрбия эшен оештыруга, укучыларның сәләтләрен үстерүгә зур әһәмият бирелә. Өстәмә белем бирү берләшмәләре укучыларның сәләтләрен үстерүгә, һөнәри юнәлеш бирүгә ярдәм итә. Күп еллардан бирле драма, хореография, макраме,столярлык эше, туган якны өйрәнү, вокаль ансамбль, татарча көрәш, шахмат, волейбол, хоккей. өстәл теннисы түгәрәкләре уңышлы эшләп килә. Тәрбия өлкәсендәге уңышлары да куанычлы.

ТР мәгариф министрлыгы балалар һәм яшүсмерләр спортклубларында шөгыльләнүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвеше буенча үткәрелгән бәйгедә волейболчылар командасы (тренер – Габдрахманова Д.Ә.) 1 урынны алды һәм Кырымдагы “Космос” лагерена путевка белән бүләкләнде. “Шәҗәрә – тәрбиянең асыл ташы” дигән республика бәйгесендә “Эзтабарлар” группасының (җитәкчесе – Мөхәммәтгалиева Х.М.) Зур Сәрдек авылы тарихына багышланган хезмәте 3 урынны алды һәм ТР мәгариф министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде. “Татарстан – яңа гасыр” телевидениесе” “Эзтабарлар” группасының эшенә багышлап, “Татарлар” һәм макраме түгәрәгенең (җитәкчесе –  Хәммәдиева Ч.Г.) эше турында “Шөгыль” дигән тапшырулар эшләде. Шәмсетдинов З.В. җитәкчелегендәге туган якны өйрәнүчеләр түгәрәгенең Чишмәбаш авылы тарихына багышланган хезмәте район конференциясендә 2 урынны алды. Драма түгәрәге (җитәкчесе –  Сәфәргалиева Г.В.) район бәйгеләрендә призлы урыннар алды. Гимназиянең сәламәтлек театры республика сәламәтлек театрларының зона ярышында 2 урынга лаек булды. Шакирова Эльвираның “Камил бабам –  полк улы” дигән хезмәте район бәйгесендә, әбисенә багышланган иҗади эше Россия күләмендәге бәйгедә җиңүче булды. ТР мәгариф министрлыгы Болгарда үткәргән 4 нче Татар яшьләре фестивалендә Хөсәенова Ләләнең Сталинград сугышының 60 еллыгына багышланган язмасы истәлекле бүләккә һәм мактау кәгазенә лаек булды. Хореография коллективларының “Бәллүр башмак” дигән район бәйгесендә гимназиянең “Чәчкә” халык бию ансамбле (җитәкчеләре – Арсланова Г.А., Шәймәрданова А.Д.) куйган биюләр район бәйгеләрендә призлы урыннарны алдылар. Информатика түгәрәгенә  йөрүче укучылар (җитәкчесе – Галимуллин А.В.) районда үткәрелгән “Яшь программистлар” бәйгесендә алдынгы урыннарны алдылар.