Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад села Большой Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Зур Кукмара авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, село Большой Кукмор, улица Школьная, дом 19 |
Телефон: | (884364) 38-6-00 |
E-Mail: | Kuk.BKukmor1@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад села Большой Кукмор"Кукморского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Аскарова Альфия Хурматулловна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 53 воспитанников |
У нас учат: | 6 педагогов |
Новости детского сада\Балалар бакчасының яңалыклары
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Алтын көз! 13.10.2017
Сары тос-көз төсе. Кояшлы көннәр бакча, парк, урманнар алтынга манчылгандай була. Юкка гына көзне алтын димиләр. Алтын көзгә багышлап күпме шигырьләр, җырлар, картиннар иҗат ителгән. Алтын көз диюгә без табигатьтәге тышкы буяу – бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз, әлбәттә. Көзнең алтынлыгы, аның кадере, барыннан да бигрәк, көзге муллык белән билгеләнә. Агачлардан усак, миләш, өрәнгенең генә көзге яфраклары кызыл. Калган агачларның яфраклары саргая, ләкин бар да үзенчә: каен яфраклары ачык сары төскә, караманыкы – караңгы сары, имәннеке – саргылт сары, юкәнеке – алтынсу сары төскә керә. Читтән караганда, агачның яфраклары бар да бер төсле күренә. Ә кулыңа алып карасаң – нинди генә төсләр юк монда! Яшел буй – буй сызыклар, көрән таплар, соры бизәкләр. Бар агачлар hәм куаклар, иң матур киемнәрен киеп, көзге бәйрәмгә әзерләнгән сыман. Усал, ачы көзге җил, яфракларны ботакларыннан өзеп алып, әллә кайларга очырып алып китә. Сары, кызыл, көрән, шәмахә яфраклар, hавада бераз тирбәлеп очканнан соң, җай гына җиргә яталар. Әйтерсең лә җир өстенә сары юрган түшәлгән. Менә шул сары "юрган"ның яфракларын безнең уртанчылар төркеме балалары бик тырышып җыйдылар.
-
Без биибез! 11.10.2017
Көз килде.Үләннәр
Саргайды,шиңде.
Сап - сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Сап - сары яфраклар
Җил искәч очалар.
Бөтерелә - бөтерелә,
Җиргә үк төшәләр.
Кече яшьтәгеләрнең икенче төркеме балалары матур яфраклар белән биергә өйрәнәләр.
-
Туган авылыбыз табигате буйлап,,,,, 06.10.2017
Ел фасылының дүртесе дә бик матур. Балаларыбызның яраткан ел фасылларының берсе - алтын көз. Әйе, алтын вакыт бит ул сентябрь, октябрь айлары.. Уртанчылар, зурлар төркемендә йөрүче балалар бүген тәрбиячеләре Илсөяр Хазиевна һәм Зөбәйдә Рафисовна белән көзге табигатьне күзәтте. Табигать нинди гүзәл! Яшел, сары, кызыл төстәге яфраклар. Көндез күктә кояш, җылы була. Көзен агачларда яфраклар саргая, аннары коела башлый. Күкне болытлар каплый. Көзнең беренче аенда урманнарда гөмбәләр, чикләвекләр өлгерә. Көзен салкын җил исә, томанлы, салкын юеш була. Беренче салкын яңгырлар да ява башлый, ләкин матур, җылы көннәр дә була. Бу көннәр «әбиләр чуагы» дип атала. Менә шушы көнне алар авылыбыз табигатенә юл тоттылар. Башта авылыбызның зур булмаган "Нурминка" елгасына бардылар.
-
Экскурсия дәвам итә. 06.10.2017
Аннары балаларыбыз "Сабантуй" чишмәсенә юл тоттылар. Аның саф суының тәмен белделәр.
-
Уйнап алырга булдык! 06.10.2017
Соңыннан балаларыбыз авылыбызның матур җире - стадионга бардылар. Анда алар рәхәтләнеп йөгереп төрле-төрле хәркәтле уеннар уйнадылар.
-
Мы занимаемся. 05.10.2017
Дети средней группы изучают русский язык. Сегодня они занимаются используя рабочую тетрадь. А дети младшей группы рисуют акварельными красками красивые яблоки.
-
Тәҗрибә үткәрәбез әле. 05.10.2017
Безнең балаларыбыз тәҗрибә үткәрергә бик яраталар. Менә бүген алар кара туфраклы һәм комлы савытларга солы чәчтеләр. Максатлары кайсы савытта солы ничек үсә икәнен ачыклау. Алар аның үсешен көн саен карап торырлар.
-
Увлекательные игры. 03.10.2017
-
Халыкара өлкәннәр көне белән! 02.10.2017
Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык. -
С днем дошкольного работника! 27.09.2017
Детский сад - наш дом второй.
Тут среди гурьбы детей -
Мы познали мир иной, мир чудесных малышей!
С профессиональным днем поздравляем всех коллег!
Пусть добро своим огнем - защищает вас навек!
Уважаемые коллеги! Поздравляем всех нас с днём дошкольного работника. Хотим пожелать вам крепкого здоровья, потому что оно никогда не бывает лишним. Пусть работа приносит нам только удовольствие и наслаждение.