Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад села Большой Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Зур Кукмара авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, село Большой Кукмор, улица Школьная, дом 19 |
Телефон: | (884364) 38-6-00 |
E-Mail: | Kuk.BKukmor1@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад села Большой Кукмор"Кукморского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Аскарова Альфия Хурматулловна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 53 воспитанников |
У нас учат: | 6 педагогов |
Новости детского сада\Балалар бакчасының яңалыклары
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Всемирный день охраны труда! 28.04.2018
Мы на работу каждый день идем.
Благодаря труду достойно мы живем.
Чтоб травм, ушибов разных избегать,
Нам безопасность всегда надо соблюдать!
С всемирным Днем труда охраны поздравляем,
Всегда здоровыми вам быть желаем.
Пускай работа и любимый труд
Вам радость, вдохновение несут!
© http://pozdravok.ru/pozdravleniya/prazdniki/den-okhrany-truda/ -
Без Тукай оныклары! 27.04.2018
26 апрель көнне безнең балаларыбыз Зур Кукмара авылы мәдәният йортыннан бөек язучы-шагыйребез Габдулла Тукайның туган көн уңаеннан бәйрәмгә чакыру алды. Балаларыбыз белән иртәнге ашны ашаганнан соң мәдәният йортына юл тоттык. Безне мәдәният йорты ишегеннән Су анасы каршы алды. Балаларыбызга Су анасы каршы алу зур бер могҗиза булды. Ә инде данлыклы яраткан "кети-кети" Шүрәлебез безне эчтә - сәхнәдә көтеп тора иде. Ул балаларга уеннар уйнатты, сораулар бирде, Тукай шигырьләрен сөйләтте. Балаларыбыз сер бирмәде, барсын да булдырдылар. Шуның өчен Шүрәле аларга бик күп бүләкләр өләште. Балаларыбыз бөйрәмнән күтәренке кәеф белән кайттылар. Шундый эчтәлекле, кызыклы бәйрәм оештырганнары өчен мәдәният хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт. Аларга эшләрендә зур уңышлар,сәламәтлек теләп калабыз.
-
Без -Җиңүче! Без булдырабыз! 27.04.2018
Коллективыбыз "Мәгариф", "Мәктәп һәм гаилә"журналларына һәрдаим язылып, укып мәгариф өлкәсендәге яңалыклар белән танышып бара. Быел коллективыбыз шул журналлар редакциясе тарафыннан 12 апрель - Космонавтика көне уңаеннан оештырылган республикакүләм "Йолдызларга карап" конкурсында катнашып " Кораб булса, шундый булсын" номинациясендә 2 урынга лаек булды. Җиңү бүләкләрен җитәчебез Гөлфия Равил кызына "Гаилә һәм мәктәп" журналы баш мөхәррире Нәсыйхова Ландыш тапшырды. Әфәрин! Без булдырабыз! Алдагы эшегездә сәламәтлек, зур уңышлар Сезгә!
-
Куст методик берләшмә киңәшмәсе. 27.04.2018
Бүген Зур Кукмара куст методик берләшмәсенең йомгаклау утырышы булды. Утырыш Янсыбы балалар бакчасында үтте. Утырышта педагоглар мастер-класс күрсәттеләр, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
-
Тукай бәрәмендә. 26.04.2018
Уртанчылар төркеме балалары Тукай бәйрәмендә рәхәтләнеп уйнадылар.
-
Тукай безнең күңелләрдә. 26.04.2018
Зурлар төркемендә "Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән музыкаль - әдәби бәйрәм булды. Бәйрәмдә балаларыбыз Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен сөйләделәр, шигырьләренә язылган җырлар җырладылар.
-
"Кәҗә белән сарык" әкиятенә сәяхәт. 26.04.2018
Зурлар төркемендә тәрбияләнүче балаларыбыз бүген Габдулла Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен сәхнәләштереп уртанчылар төркеме балаларына тәкъдим иттеләр. Театрда артистлар үзләренең рольләрен бик оста башкардылар.
-
Зурлар төркемендә йомгаклау ата-аналар җыелышы. 25.04.2018
Бүген зурлар төркемендә ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта бу уку елында ирешкән уңышлар хакында сөйләнелде, нәтиҗәләргә тукталып булган проблемалар хакында фикер алыштылар. Аннары ата-аналар үзләренең балалары катнашында "Урманда янгын" дип исемләнгән сәхнәләштерелгән театр күрсәттеләр. Балаларыбызның театр уйнаулары ата-аналарга бик ошады.
-
Ачык белем бирү эшчәнлеге. 25.04.2018
Бүген бакчабызда уртанчылар төркемендә балаларга юл йорү кагыйдәләрен өйрәтү буенча кызыклы, эчтәлекле бердәм белем бирү эшчәнлеге булып узды. Тәрбияче Зөбәйдә Рафис кызы балалар белән юл йөрү кагыйдәләре иленә сәяхәт кылдылар. Бәйрәмдә ГИБДД вәкиле Яковлева Елена Владимировна катнашты.
-
Знаем ли мы? 25.04.2018
"Знаем ли правила дорожного движения?" Сегодня именно на этот вопрос ответили наши дети средней группы.