Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад села Большой Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Зур Кукмара авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, село Большой Кукмор, улица Школьная, дом 19 |
Телефон: | (884364) 38-6-00 |
E-Mail: | Kuk.BKukmor1@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад села Большой Кукмор"Кукморского муниципального района Республики Татарстан |
Руководитель: | Аскарова Альфия Хурматулловна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 60 воспитанников |
У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад села Большой Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Зур Кукмара авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
День бабушки и дедушки в России. 28.10.2017
Какое счастье, что в 2009 году Россия присоединилась к европейцам, которые до этого уже несколько дней отмечали День бабушек и дедушек. Наконец-то и мы, в едином порыве можем высказать слова искренней благодарности своим близким, которые обожают и балуют своих внуков. Давайте же все вместе 28 октября поздравим наших дедушек и бабушек, согреем их своим вниманием, отдадим частичку той заботы, которую они ежедневно дарят нашим детям..
-
Уңыш бабай кечкенәләрдә кунакта! 27.10.2017
Шатлыклар –куңелебездә
Ал кояш-кугебездә!
Рәхәтләнеп бәйрәм итик-
Алтын Көз килде безгә!
Нәниләребезгә үзенең көзге муллыклары белән кунакка Уңыш бабай килде.
-
Көзге бал! 27.10.2017
Бүген 27 нче октябрь көнне “Көзге бал” бәйрәме булып узды. Балалар янына кунакка Уңыш бабай үзенең Көз кызы белән килде.Ул балаларга яшелчәләр турында табышмаклар әйтеп, “Бәрәңге утырту” һәм “Бәрәңге җыю” уеннарын уйнатты.Балалар килгән кунакларга үзләренең өйрәнгән “Алтын көз”, “Осень” җырларын җырлап, кызлар “Яңгырлар” һәм күмәк “Яфраклар” биюләрен башкардылар, өйрәнгән шигырьләрен теләп сөйләделәр.Бәйрәм бик күңелле, күтәренке рухта узды.
-
Бүген - халыкара пешекчеләр көне! 20.10.2017
Бүген- халыкара пешекчеләр көне. Безнең балалар бакчасы пешекчеләре Гөлнара Минегалиевна, Гөлназ Нурсиловна, Ирина Ракеевналарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
Безгә ботка пешергән,
Копмотлар әзерләгән,
Тәмле йомшак коймаклар,
Котлетлар һәм салатларны
Ясап өлгертә алган
Пешекче апаларыбыз
Сезгә рәхмәт әйтәбез!
Пешекче – ул артист, кунагының күңелен табу өчен, аңа, нәкъ сәхнәдәгечә, сәнгать остасы булырга туры килә. Йөзеңдәһәрчак елмаю. Усалланып йөрүче кеше тәмле аш пешерә белми ул. Пешекче – табиб. Аңа кешенең сәламәтлеге тапшырылган.
Пешекче – рәссам. Аның ашы тәмле генә түгел, бик матур да булырга тиеш. Пешекче философ та, педагог та, сәгатьләр буе утлы плитә янында торучы металлург та. Бәйрәмегез белән пешекчеләребез!!! -
Изучаем русский язык. 19.10.2017
Дети средней группы с желанием изучают русский язык. Сегодня они говорили о любимых игрушках.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен истә тот! 17.10.2017
Кая гына барсак та безнең балаларыбыз һәрвакыт юл йөрү кагыйдәләрен истә тоталар.
-
Үзенчәлекле баскыч... 16.10.2017
Авылыбызның елга кырыеннан Заречная урамына юл тоташтырган хзенчәлекле баскычы бар. Балаларыбыз шул үзенчәлекле баскычтан менеп -төшеп карадылар. Баскычны Заречная урамында яшәүче алтын куллы, тырыш Шафигуллин Наил һәм Арсланов Илдар абыйлар ясаган. Аларга зур рәхмәтебезне җиткереп, сәламәтлек телик.
-
Сак бул -тимер юл! 16.10.2017
Авылыбыз тимер юл кырыена урнашкан. Ел саен безнең балаларыбыз тәрбияче апалары белән берлектә тимер юл кырыена барып, аның ни дәрәҗәдә тормыш өчен куркыныч икәнен үз күзләре белән күреп, инанып кайталар. Менә бүген алар тимер юлда эшләүче хезмәткәрнең киңәшләрен тыңладылар.
-
Алтын көз! 13.10.2017
Сары тос-көз төсе. Кояшлы көннәр бакча, парк, урманнар алтынга манчылгандай була. Юкка гына көзне алтын димиләр. Алтын көзгә багышлап күпме шигырьләр, җырлар, картиннар иҗат ителгән. Алтын көз диюгә без табигатьтәге тышкы буяу – бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз, әлбәттә. Көзнең алтынлыгы, аның кадере, барыннан да бигрәк, көзге муллык белән билгеләнә. Агачлардан усак, миләш, өрәнгенең генә көзге яфраклары кызыл. Калган агачларның яфраклары саргая, ләкин бар да үзенчә: каен яфраклары ачык сары төскә, караманыкы – караңгы сары, имәннеке – саргылт сары, юкәнеке – алтынсу сары төскә керә. Читтән караганда, агачның яфраклары бар да бер төсле күренә. Ә кулыңа алып карасаң – нинди генә төсләр юк монда! Яшел буй – буй сызыклар, көрән таплар, соры бизәкләр. Бар агачлар hәм куаклар, иң матур киемнәрен киеп, көзге бәйрәмгә әзерләнгән сыман. Усал, ачы көзге җил, яфракларны ботакларыннан өзеп алып, әллә кайларга очырып алып китә. Сары, кызыл, көрән, шәмахә яфраклар, hавада бераз тирбәлеп очканнан соң, җай гына җиргә яталар. Әйтерсең лә җир өстенә сары юрган түшәлгән. Менә шул сары "юрган"ның яфракларын безнең уртанчылар төркеме балалары бик тырышып җыйдылар.
-
Без биибез! 11.10.2017
Көз килде.Үләннәр
Саргайды,шиңде.
Сап - сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Сап - сары яфраклар
Җил искәч очалар.
Бөтерелә - бөтерелә,
Җиргә үк төшәләр.
Кече яшьтәгеләрнең икенче төркеме балалары матур яфраклар белән биергә өйрәнәләр.