• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБДОУ «Детский сад №321 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Кировского района г.Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420102, г. Казань, ул. Чкалова, д. 11А
Телефон: +7(843)-555-20-85;+7(843)-554-01-32
E-Mail: Ds321.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ " Детский сад №321"
Руководитель: Гиниятова Гульфина Наилевна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 119 детей, в том числе иностранных граждан: 3
У нас учат: 12 основных педагогов; 1 педагог по внешнему совместительству

Новости детского сада №321

Каз өмәсе стилендә Әниләр көне.

Опубликовано: 21.11.2024

М

Көзге байлык, көзге муллык
Авылда каз өмәсе,
Яше-карты, бала-чага
Шау-гөр килә һәммәсе.

Борынгы заманнардан килгән йола буенча без  балалар бакчасына йөрүче  балаларны кечкенәдән татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итәбез. Шул исәптән зурлар төркемендә әниләр көнен татар халкының милли бәйрәме "Каз өмәсе" стилендә уздырдык. Музыка бүлмәсен үзебезнең чын татар авылындагы татар йортына ошатып бизәдек.

Тәрбиячебез Фәнзилә Надир кызы һәм татар теленә өйрәтү тәрбиячебез  Раушания  Низаметдин кызы да, әниләр балалар да милли киемнәр – чигүле түбәтәйләр, калфаклар, матур күлмәкләр, алъяпкычлар киделәр. Бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар.  Әниләренә үз куллары белән ясалган чәчәкләр бүләк иттеләр.Музыка җитәкчесе  Зилә Зиннур кызы белән татар халкының яраткан уены - “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнадылар. Бәйрәмдә әниләр токмач җәю, бәлешкә бәрәңге турап, такмаклар әйтешеп көч сынаштылар. Бакчабызның җырлы моңлы гаиләсе Хөсниевлар чыгышы бәйрәмгә тагында ямь өстәде. Раил әфәнденең баянда уйнавы чын мәгънәсендә әниләрне һәм балаларны авылга алып кайтты кебек.
“Каз өмәсе сабыйлар күңеленә сеңеп калыр, балалар киләчәктә дә халкыбызның гореф-гадәтләренә нигезләнеп тәрбия алыр, үз милләте, туган теле белән горурланып үсәр” – дип уйлыйбыз..
#МБДОУ321 
#Kids_alan_321



К списку новостей