МБДОУ «Детский сад №321 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Кировского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420102, г. Казань, ул. Чкалова, д. 11А |
Телефон: | +7(843)-555-20-85;+7(843)-554-01-32 |
E-Mail: | Ds321.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ " Детский сад №321" |
Руководитель: | Гиниятова Гульфина Наилевна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 119 детей, в том числе иностранных граждан: 3 |
У нас учат: | 12 основных педагогов; 1 педагог по внешнему совместительству |
Новости детского сада №321
“Әбием сандыгы”. (Күчмә күргәзмә)
Опубликовано: 15.04.2022КАЗАН ШӘҺӘРЕ КИРОВ РАЙОНЫНЫҢ
“ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ТӘРБИЯ ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮЧЕ
321 НЧЕ КАТНАШ ТӨРДӘГЕ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ”
МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ МУНИЦИПАЛЬ
БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ
“Әбием сандыгы серләре”.
(Күчмә күргәзмә).
Күргәзмәне оештырды һәм экскурсовод ролен үтәде:
татар теле тәрбиячесе
Захарова Раушания Низаметдиновна
Казан.2022.
“Әбием сандыгы”.
(Күчмә күргәзмә).
Максат: Балаларны татар халкының борынгы заманнардан бүгенге көннәргә кадәр сакланып килгән көнкүреш әйберләре белән таныштыру.
Бурычлар: балаларга берничә буын әби-бабайларының тормыш-көнкүреше турында сөйләү, кулдан эшләнгән әйберләрне тотып карау мөмкинлеге тудыру. Халкыбызның үткәненә кызыксынучанлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Экспонатлар: сандык, кулдан сугылган,тукылган киндер ашъяулыклар, тастымаллар, чүпләмле һәм чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар, мендәр тышлары, тәрәзә пәрдәләре, тәрәзә кашагалары, ефәк һәм мамык шәлләр, читек, камзул, энҗеле калфак, түбәтәй, көмеш тәңкәләр, беләзек, чулпы, җеп эрли торган каба, орчык һ. б. лар.
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Хәерле көн. (Балалар җавабы). Мин бүген сезнең өчен тәрбияче түгел, ә экскурсовод булырмын. Сезгә күрсәтү өчен, “Әбием сандыгы серләр” дигән күргәзмә әзерләдем.Күрәсезме, менә бу матур сандыкны, аның серләрен беләсегез киләме? (Балалар җавабы). Беләсегез килә, якынрак килегез. (Балаларны сандык янына чакырам, капкачын ачып, андагы экспонатлар белән берәм-берәм таныштырам, алар турында сөйлим, балаларга үзләре теләгән әйберләрне тотып, киеп карарга мөмкинлек бирәм. Ахырдан балалар үзләре теләгән киемнәрне киеп, экспонатларны тотып, күмәк фотогага төшәбез.
К списку новостей