МБДОУ «Детский сад №321 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Кировского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420102, г. Казань, ул. Чкалова, д. 11А |
Телефон: | +7(843)-555-20-85;+7(843)-554-01-32 |
E-Mail: | Ds321.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ " Детский сад №321" |
Руководитель: | Гиниятова Гульфина Наилевна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 119 детей, в том числе иностранных граждан: 3 |
У нас учат: | 12 основных педагогов; 1 педагог по внешнему совместительству |
Новости детского сада №321
“КАРА КАРГА КАНАТЫНДА ЯЗ КИТЕРӘ” ДИГӘН ТЕМАГА МӘКТӘПКӘ ХӘЗЕРЛЕК ТӨРКЕМЕНДӘ ҮТКӘРЕЛГӘН ҖЫЕЛМА ШӨГЫЛЬНЕҢ ПЛАН - КОНСПЕКТЫ
Опубликовано: 29.03.2022КАЗАН ШӘҺӘРЕ КИРОВ РАЙОНЫ МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ
321 НЧЕ ТАТАР БАЛАЛАР БАКЧАСЫ
“КАРА КАРГА КАНАТЫНДА ЯЗ КИТЕРӘ” ДИГӘН ТЕМАГА МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛЕК ТӨРКЕМЕНДӘ ҮТКӘРЕЛГӘН ҖЫЕЛМА ШӨГЫЛЬНЕҢ ПЛАН - КОНСПЕКТЫ
ЮГАРЫ ҺӨНӘРИ КАТЕГОРИЯЛЕ
УКЫТУЧЫ-ЛОГОПЕД Р.Г.СӨНГАТУЛЛИНА
КАЗАН, 2022 ЕЛ
Тема: Кара карга канатында яз китерә.
Максат: Фольклор әсәрләре ярдәмендә балаларның күчмә кошлар турындагы белемнәрен, сүзләрне иҗекләргә бүлү күнекмәләрен, [Къ-К] авазларын дөрес әйтү күнегүләрен ныгыту; аларның логик фикерләвен, зиһенен, игътибарлылыкны, ритмны үстерү; телне һәм иреннәрне тизлеккә күнектерү.
Сурәтләүче хикәя төзү күнегүләрен дәвам итү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру. Тасвирлау буенча предметны табу күнегүләре. 2-3 иҗекле сүзләр төзүне камилләштерү. [Къ-К] авазларының сүздә урынын билгеләү, шул авазлар кергән ачык иҗекләрдән сүзләр уйлау.
Кул чуклары гимнастикасы ярдәмендә хәрәкәт күнекмәләрен формалаштыру, сөйләм үсешенә шартлар тудыру.
Яз билгеләрен күрергә өйрәнү, күчмә кошларга сакчыл караш тәрбияләү, аларга һәм татар балалар фольклоры әсәрләренә кызыксыну уяту.
Җиһазлау: кошлар тавышы язылган кассета, мольбертлар, күчмә кошлар киемнәре, кисмә хәрефләр полотносы, кош оялары һәм күчмә кошлар предметлы рәсемнәре, кул чуклары гимнастикасы өчен терәк сигналлар, өч бау (“багана чыбыклары").
Шөгыль планы
I.0ештыру өлеше.
1.Шөгыльгә психологик әзерләү. (Ел фасылы, балаларның кәефләре турындагы әңгәмә.)
2.Уен-бирем. “Сүз уйла — сынауларны үт”. (Ачык иҗекләр буенча сүз уйлау.)
II.Төп өлеш.
1.Уен-бирем. “Күчмә кошлар парады.” (Сурәтләүче хикәя төзү.)
2.Уен-бирем. “Үз ояңны тап.” (Тасвирлау буенча рәсемне табу.)
3.Уен-бирем. “Ояңа исемеңне язып эл.” (Кисмә хәрефләрдән кош исемнәрен язу.)
4.Уен-бирем. “Әйткәч, беләсе килә,
Белгәч, көләсе килә.” (Табышмакларга җавап уйлау.)
5.Уен-бирем. “Сайравымнан таны.” ( Кошлар булып сайрау.)
6.Уен-бирем.”Кошлар күргәч, кешеләр ничек эндәшәләр?” (Эндәшләр, әйтенүләрне искә төшерү.)
“Ябалак” уены.
7.Уен-бирем “Үз чыбыгыңа кун.” ([Къ-К] авазларының сүздәге урынын билгеләү.)
8.Уен-бирем. “Карга килде — казан асты...” (Мавыктыргычны кул хәрәкәтләре белән сөйләү.)
9.Физкультминут “Бармакларны уйнатыйк — туган телне өйрәник.” (Терәк сигналлар буенча кул чуклары гимнастикасы.)
III.Шөгыльне йомгаклау.
Уен-бирем. “Санамышны әйт — юлыңны дәвам ит
Шөгыль барышы.
I.Оештыру өлеше.
1.Шөгыльгә психологик әзерләү.
Балалалар,тәрәзәгә карагыз әле: көн нинди матур, кояш нурларын сибә. Кайсы ел вакыты? (Урамда кыш көне). Кайсы ай (Февраль). Кышның соңгы ае. Кыштан соң кайсы ел вакыты була? (Яз килә.) Әйе. Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (Карлар эри. Гөрләвекләр агалар. Көннәр җылына. Кешеләр җиңелчә киенә башлыйлар. Агач бөреләре бүртәләр, зураялар. Бөҗәкләр уяналар. Кошлар кайталар.) Нинди кош иң беренче килде? (Кара карга ─ яз хәбәрчесе.) Көн дә бик матур булгач, кәефләр дә күтәренке, бүген уйнарбыз гына инде. Күчмә кошлар булып уйнарга сез ризамы? (Әйе, риза.)
2. Уен - бирем. “Сүз уйла — сынауларны үт”.
Нәни дусларым, сез беләсезме, күчмә кошлар туган якларына бик зур авырлыклар белән киләләр. Иң җитезләре, көчлеләре, иң акыллылары гына исән-имин очып кайталар. “Күчмә кошлар” булгач, безгә дә авырлыклар очрарга мөмкин.Хәзер үзегез теләгән кош киемен алыгыз да юлга әзерләник. (Балалар кошлар булып киенәләр.)
Мин сезгә иҗекләр әйтәм. Сез шул иҗекләр белән сүзләр уйлагыз. [Къ-К] авазларының әйтелешенә игътибарлы булыгыз. Сүз уйлаган һәрбер кошчык бер адым алга күчә, очып юлын дәвам итә. Хәлдән таеп артка калмагыз.
Укытучы-логопед Кошлар
Ка-ка-ка каш, канат, алка, каз, кар, кашык, бака, ботка, ...
Ко-ко-ко кош, колак, колын, коймак, ком, кояш, корым, ...
Ку-ку-ку курчак, куян, кул, кунак, кура, курай, култык, ... Кы-кы-кы кыр, кыз, кыш, кыл, кыяр, дулкын, пычкы, ...
Кә-кә-кә кәҗә, кәрзин, кәтүк, кәеф, күкәй, кәбестә,...
Кө-кө-кө көрәк, көй, көзге, көн, көндәлек,көрәш, көтү, ...
Кү-кү-кү күбәләк, күке, күз, күзлек, күлмәк, күл, күч, ...
Ке-ке-ке кеше, кер, төлке, керпе, кеш, келәм, пәке, төлке, ... Ки-ки-ки кием, китап, килен, кишер, ...
II. Төп өлеш.
1.Уен-бирем. “Күчмә кошлар парады.”
Менә исән-имин туган якларга килеп тә җиттегез. Арыгансыздыр. Киемнәрегезне рәткә китереп, каурыйларыгызны чистартып алсагыз да була. Сез килгәнче, миңа саескан хәбәр китереп киткән иде. Ул болай диде: “Озакламый Саескан тавында кошлар килү хөрмәтенә “Карга боткасы” пешерелә. Иң уңган, иң зирәк, иң матур кошларны бәйрәмгә алып кил,” — диде. Барабызмы? Әллә ардыгызмы? (Бик теләп барабыз.) Алайса, рәхим итеп һөнәрләрегезне күрсәтегез.
Бәлки, кунакка барганчы үзегез белән таныштырырсыз. Кем беренче? (Һәрбер кош үзе турында мәгълүмат бирә. Һәркайсы үзен барырга лаеклы дип саный.)
Кара карга: Мин яз бшланганны хәбәр итеп иң беренче очып киләм. Мин ─ яз хәбәрчесе. Минән башка Карга боткасы була алмый. Минем каурыйларым чем кара. Яз көне буразна буйлап бик тәккәбер (эре) атлап корт чүпләп йөрим.
Сыерчык: Мин кара карга артыннан ук килеп җитәм. Минем сайравым матур. Каурыйларым яшькелт кара. Мине кешеләр оя ясап каршы алалар. Суалчаннар, чикерткәләр һәм башка бөҗәкләр белән тукланам. Төрле кошлар сайравын, эт өргән тавышын, бака тавышын да чыгара алам. Минсез Карга боткасы була алмый.
Торна: Мин модель кебек озын тәпиле, зур, көчле кош. Муеным озын һәм нечкә, ә башым кечкенә. Кызыл түбәтәй киям. Томшыгым озын. Суда батмыйм. Бөҗәкләр, сулчаннар, вак балык, бака яратам. Тавышым яңгыравыклы. Сулыктан ерак түгел түмгәккә оя корам. Минем кебек матур кош бәйрәмгә бармый кала алмый.
Күке: Ә мин оя ясап, бала чыгарып азапланмыйм. Йомыркаларымны чит ояга гына салам. Берсе дә яратмаган йонлач бөҗәкләрне ә ашыйм. Мин дә Карга боткасына барам.
Карлыгач: Томшыгым кыска, канатларым озын. Койрыгым икегә аерылган. Күп вакытымны һавада үткәрәм. Очып барганда чебен, черки, вак бөҗәкләр тотып балаларымны ашатам. Авызым белән балчык ташып оя ясыйм. Ояларым өй кыегында, я яр буенда. Көннәр җылыткач кына очып киләм. Минем кебек матур койрыклы кош бәйрәмгә барырга тиеш.
Сандугач: Мин иң матур сайраучы җырчы кош. Төне буе таңга кадәр сайрыйм. Май җиткәч кенә Африкадан очып киләм. Куе куакларда оя корам. Мин бик сак. Кешегә күренеп сайрамыйм. Җырсыз бер бәйрәм дә узмый. Мин бәйрәмнең кадерле кунагы.
2. Уен-бирем. “Үз ояңны тап”.
Нәни кошчыкларым, сез үзегез турында бик кызыклы, тулы итеп сөйләдегез. Кемне сайларга да белмим. Озын, озак юл үткәч, ояларыгызга рәхим итегез. Узган елгы ояларыгызны танырсызмы икән? (Кошлар ояларын эзлиләр.) Ни өчен шул ояларны сайладыгыз? (...)
3. Уен-бирем. &l
К списку новостей