МБДОУ «Детский сад №321 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Кировского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420102, г. Казань, ул. Чкалова, д. 11А |
Телефон: | +7(843)-555-20-85;+7(843)-554-01-32 |
E-Mail: | Ds321.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ " Детский сад №321" |
Руководитель: | Гиниятова Гульфина Наилевна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 119 детей, в том числе иностранных граждан: 3 |
У нас учат: | 12 основных педагогов; 1 педагог по внешнему совместительству |
Новости детского сада №321
Тимбилдинг “Милли спартакиада”
Опубликовано: 28.02.2022Тимбилдинг “Милли спартакиада”
Спорт бәйрәмнәре һәм күңел ачулар - күмәк ял итүнең киң кулланыла торган формасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйрәмнәрдә теләп катнашуына, соңыннан физкультура һәм спорт белән шөгыльләнеп китүләренә зур этәргеч булып тора. Бу бәйрәмнәр балада шәхес формалашуга да билгеле бер юнәлеш бирә.
28 нче февраль көнне безнең балалар бакчасында, зурлар һәм кечкенәләр төркемнәре белән берлектә, "Милли кышкы спартакиада"
булып узды.
Бәйрәм программасына төрле физик күнегүләр, спорт элементлары катнаш уеннар, уен-эстафеталар кертелгән иде. Ярышларда балалар бик теләп катнаштылар, югалып калмаска, көчле булырга тырыштылар. Барысының да кәефләре яхшы, күңелләре күтәренке иде. Хәрәкәтчәнлек ягыннан төрле дәрәҗәдәге балалар берләшкәндә, аларның бер-берсенә йогынтысы арта, артта калучылар көчлерәк иптәшләре дәрәҗәсенә җитәргә тырыша. Балалар ничек отышлы эш итәргә икәнен күрәләр, иң яхшылардан үрнәк алалар, үз иптәшләренең уңышларына шатланалар. Бер максат өчен көрәшү, яхшы нәтиҗәләргә ирешү, кыенлыкларны җиңеп чыгу коллективны тагын да берләштерә. Физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнү, организмны чыныктыру балаларыбызның сәламәтлегенә уңай тәэсир итә. Без, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр, шушы юнәлештә эш алып барырга тиеш. Сәламәт һәм бар яктан да үрнәк булырдай шәхес тәрбияләү - барыбызның да мөһим бурычы.
К списку новостей