МБДОУ «Детский сад №321 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Кировского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420102, г. Казань, ул. Чкалова, д. 11А |
Телефон: | +7(843)-555-20-85;+7(843)-554-01-32 |
E-Mail: | Ds321.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ " Детский сад №321" |
Руководитель: | Гиниятова Гульфина Наилевна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 119 детей, в том числе иностранных граждан: 3 |
У нас учат: | 12 основных педагогов; 1 педагог по внешнему совместительству |
Новости детского сада №321
"Әни, әнкәй, әнием" шәһәр бәйгесе
Опубликовано: 10.03.2022Бүген Абдулла Алиш исемендәге 20 нче татар гимназиясендә "Әни, әнкәй, әнием" шәһәр бәйгесе узды. Оештыручылар һәм гамәлгә куючылар - Казан шәһәре мәгариф идарәсе, "Ак калфак"Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, "Ак калфак"хатын-кызлар оешмасының Казан бүлеге.
Әлеге конкурс беренче тапкыр моннан 16 ел элек оештырыла.Менә инде 3 ел рәттән бәйге шәһәр күләмендә "Әни, әнкәй,әнием"дигән исем белән тормышка ашырыла.
Конкурс Казан мәктәпләрендә укучы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларның әниләре арасында уздырыла. Бүген 10 ана Зур сәхнәдә башкаларга үрнәк булырдай күркәм сыйфатларын күрсәтте. Алар бишек җырларын башкарды, үзләренең яраткан шөгыльләре турында сөйләде, татар халык ашларын тәкъдим иттеләр. Ахырда барысы бергә бию марафонында катнашты. Аналарның балалары белән бергә бәйгедә катнашуы үрнәк сыйфатлардан. Бу исә ана телебезне, гореф-галәтләребезне, милли ашларыбызны саклап, киләчәккә юл сызуны аңлата.
Күңелгә рәхәтлек бирә торган чараны гимназия директоры, "Ак калфак"татар хатын-кызлар оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе Рәхимә Арсланова ачты. Бәйгенең әһәмиятенә тукталды. Җырчы Фәнил Галиуллин тамашачыларны җырлары белән сөендерде. Жюри җиңүчеләрне билгеләде.
Беренче урынны-бакчабызның иң талантлы әниләребезнең берсе "Песнәкләр" төркеменә йөрүче Амиләнең әнисе Әдилә Мөбәрәкова яулады.
Әдилә Ядкәровнага чын күңелебездән бакчабыз һәм районыбыз данын яклаганы өчен рәхмәт белдерәбез.
К списку новостей