МБДОУ «Детский сад №321 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Кировского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420102, г. Казань, ул. Чкалова, д. 11А |
Телефон: | +7(843)-555-20-85;+7(843)-554-01-32 |
E-Mail: | Ds321.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ " Детский сад №321" |
Руководитель: | Гиниятова Гульфина Наилевна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 119 детей, в том числе иностранных граждан: 3 |
У нас учат: | 12 основных педагогов; 1 педагог по внешнему совместительству |
МБДОУ «Детский сад №321 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Кировского района г.Казани - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Мөһим! 16.03.2023
-
Очрашу кичәсе 15.03.2023
15.03.2023 Татарстан язучылар берлеге оештырган иҗади очрашулар кысасында бакчабызда шагыйрь, ТКН мөхәррире Рифат Сәлах белән очрашу үтте
Нәни «артистлар» авторның шигырьләрен ана телебездә камил рәвештә сәнгатьле итеп сөйләделәр, шигырьнең темасына карап, төрле костюмнар кигәннәр, уенчыклар тотканнар иде. Иң кызыгы: иң нәни балалар да шигырь сөйләде
Рифат Сәлах та шигырьләрен укыды, сорауларга җавап бирде, шундый матур итеп ана телебездә аралашучы балаларга, алар белән шөгыльләнгән тәрбиячеләргә соклануын белдерде. Иң яхшы чыгыш ясаучыларга автор үзенең «Чәчәк яраткан песи» китабын бүләк итте.Очрашуны татар телен өйрәтү тәрбиячебез Раушания Низаметдин кызы алып барды. -
Делимся опытом 14.03.2023
Сад второй учебный год подряд является инновационной городской площадкой по изучению Функциональной финансовой грамотности. Эта актуальная тема была освещена сегодня в методическом объединении для районных воспитателей татарских групп.
-
Халыкара хатын кызлар көне 08.03.2023
Якты, күңелгә үтеп керерлек, язгы , матур,җылы иртәлекләр! Безнең балалар иң яхшысы! Безнең тәрбиячеләр иң иҗади! Безнең әти-әниләр иң актив!
-
Ватанны саклаучылар көне 23.02.2023
23 февраль — Ватанны саклаучылар көне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне кадерле әтиләребез!
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана.
Әтиләрне ихтирам итү, хөрмәтләү балалар бакчасы белэн гаилэ арасында тыгыз элемтә булдыру, әти hәм бала мөнәсәбәтләрен ныгыту максатыннан Ватанны саклаучылар көне уңаеннан зурлар төркемнәрендә " Аулак өй стилендә, әтиләр көне" , ә инде мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә "Ягез әле, әтиләр" дип исемләнгән спорт чаралары оештырылды...Элеге чараларда балалар белэн әтиләр дә көч сынаштылар...спорт уеннарын балалар бик яраталар.
Уртанчылар һәм кечкенәләр төркемнәреннән видео котлаулар кабул итегез. -
Чаңгы ярышы 22.02.2023
Бүген 22.02.23 бакчабызда чаңгы ярышы узды.Кыш буе физик культура җитәкчесе Касимова Л.Т. спорт мәйданында балаларны чаңгыда йөрергә өйрәтте. Менә бүген безнең җиңүчеләребез билгеләнде.Аларны сездә
белән алкышлагыз. Менә бит безнең нәни, тырыш Чаңгычыларыбыз: 6-7 яшьлекләр арасында:
1урын - К. Эсмина , К.Розалия - 38 секунд.
2 урын- М.Данила - 46 секунд.
3 урын - Я. Радель , М.Эмир - 55 секунд
5-6 яшьлекләр арасында :
1 урын - Н.Александр 1мин.8 секунд
- С.Камиль 1мин.9 секунд
2 урын- М.Динияр 2мин.5 секунд
3 урын И.Инсаф 2мин.30 секунд
С.Айзилә 2 мин.35 секунд. -
21 февраль – Халыкара туган тел көне! 21.02.2023
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты.
Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.
Бакчабызда Туган тел көнен бик күңелле итеп уздырдык. Нәниләребезгә бәйрәм күчтәнәче булып, тәрбиячеләребез көче белән әзерләнгән Рафис Корбан әсәре буенча куелган "Керпе малае дуслар эзли" курчак спектакле сәхнәләштерелде. -
Әдәби кичә! 15.02.2023
Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең (Муса Мостафа улы Җәлилов) бүген 15 февральдә туган көне.
-
Фестиваль 2023 09.02.2023
"Җырлы-биюле татар халык уен фестивале-2023"
Әһәмияте:
-милли традицияләрне саклау һәм үстерү;
-балаларда халкыбызның җырлы - биюле уеннарына, телебезгә карата кызыксынучанлыкны арттыру;
- халкыбызның милләтебезнең рухи байлыгын күрә, аның тылсымлы әһәңен тоя, бәяли белергә өйрәнү;
-сабыйларыбызның күңеленә кече яшьтән үк,шушы илаһи гүзәллеккә карата хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү. -
Яшь чаңгычыларыбыз 31.01.2023
Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз
Физик культура җитәкчесе Касыймова Л.Т.