• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное Автономное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия-интернат №4» Кировского района г.Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420102, г. Казань, ул. Г. Баруди, д. 3А
Телефон: +7(843)-204-00-33
E-Mail: litsey4@mail.ru, Gimin4.kzn@edu.tatar.ru, Gimin4.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАОУ «Гимназия-интернат №4»
Руководитель: Ризатдинов Алмаз Гаязович
Год основания учреждения: 1997
У нас учатся: 324 учащихся
У нас учат: 50 педагогов

НОВОСТИ ГИМНАЗИИ-ИНТЕРНАТА №4

Асылташ-2022

Опубликовано: 20.05.2022

Быел Казан шәһәренең 4 нче гимназия-интернаты өченче мәртәбә «Асылташ» укучы кызлар конкурсын уздырды.
Конкурсыбызның елдан-ел киңәя баруын, катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе күтәрелүен күзәтү безне бик шатландыра.
2021 елның октябреннән башлап безнең «Асылташ» онлайн-мәктәбе эшләп килде, анда катнашкан балалар 11 модуль буенча түләүсез рәвештә белем алды. Бу дәресләр түләүсез булса да, әйтергә кирәк, зур кыйммәткә ия дәресләр булды, чөнки һәр тема буенча танылган лекторлар, дәрәҗәле белгечләр чыгыш ясады. Бу дәресләр «Асылташ» конкурсына да, башка татар конкурсларына да, гомумән, кызларның милли, мәгънәле тормышка әзерләнүендә дә зур ярдәмче булды. Онлайн-мәктәпне оештыручыларга һәм катнашкан белгечләргә бөтен милләтебез исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
Конкурсның үзенә килгәндә, ул бик җылы атмосферада узы. Катнашучылар, көндәшләр булсалар да, бер-берсенә карата игътибарлы булдылар, хәтта дуслашып та калдылар. Жюриларыбыз, тәлапчан булсалар да, мәрһәмәтлелек һәм гаделлек күрсәттеләр.
Шунысын да аңларга кирәк, монда конкурсның финал өлешенә узган, иң булдыклы кызлар гына җыелган иде, шуңа күрә һәрберсе үзенең лаеклы бүләген алды:
Гиниятова Айселя - Гран-при (КФУ каршындагы 2 нче татар гимназиясенең 9 сыйныф укучысы)
Хәбирова Ралина - 1 урын (Әгерҗе муниципаль районы Исәнбәй урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы)
Латыпова Зәйнәб - 2 урын (4 нче гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы)
Вафина Әлфинә - 2 урын (Балтач гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы)
Вәлиева Нәфисә - 3 урын (It-лицейның 11 нче сыйныф укучысы)
Юнысова Алсу - 3 урын (Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 144 мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы)
Дәүләтшина Раяна - Иң уңган кыз (“Адымнар” мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы)
Халикова Исламия - Иң тапкыр кыз (16 нчы татар-инглиз гимназиясенең 9 нче сыйныф укучысы)
Сибагатуллина Әдилә - Иң җитди кыз (Казан шәһәренең татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиянең 8 сыйныф укучысы)
Исмәгыйлева Нурия - Иң тыйнак кыз (Әгерҗе муниципаль районы Исәнбәй урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы)

Кызларны конкурска әзерләгән укытучыларга, жюри әгъзаларына, ярдәм күрсәткән гимназиябез коллективына олы рәхмәтебезне җиткерәбез!



К списку новостей