• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное Автономное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия-интернат №4» Кировского района г.Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420102, г. Казань, ул. Г. Баруди, д. 3А
Телефон: +7(843)-204-00-33
E-Mail: litsey4@mail.ru, Gimin4.kzn@edu.tatar.ru, Gimin4.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАОУ «Гимназия-интернат №4»
Руководитель: Ризатдинов Алмаз Гаязович
Год основания учреждения: 1997
У нас учатся: 324 учащихся
У нас учат: 50 педагогов

НОВОСТИ ГИМНАЗИИ-ИНТЕРНАТА №4

4нче номерлы интернат-гимназиясе ачылуга 20 ел тулды.

Опубликовано: 29.09.2017

Кичә яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанованың "Туган тел" җырын башкару белән ачылды. Əлеге композиция яңгыраганда, залдагы бар халык аягүрә торып басты. Кушылып җырлаучылар да булды.

Кичәне алып баручылар исә кунакларны дүрт телдә сәламләде. Нигез салынганда татар-төрек лицее исемен йөрткән әлеге белем бирү учреждениесендә татарча, русча, төрекчә һәм инглизчә укыталар.Мәктәп директоры Марат Фәттиев чыгышын үзләренә ярдәм кулы сузган кешеләргә рәхмәт әйтүдән башлады.

"Безгең казанышларыбыз укытучыларыбызның, коллективның, әти-әниләребезнең, Хөкүмәтебезнең берлектә эшләү нәтиҗәсе", - диде ул.

Əти-әниләр исеменнән кичәгә килүчеләр каршында Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Əлеге гимназиядә аның кызы белем алган.

"2005 елда әлеге бинаның кыяфәте бик матур түгел иде. Əмма директорыбыз бик көчле булып чыкты, укытучылар коллективы да бик көчле", - диде Радик Гайзатуллин һәм укытучыларга, гимназия бинасын зурайтуда, төзекләндерүдә ярдәме өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте. Шулай ук министр илбашлыгы исеменнән гимназиягә 1 млн 250 мең сумлык компьютер классын җиһазландыруга сертификат тапшырды.

Тармак министры Энгель Фәттахов та гимназиянең уңышларын билгеләп үтте. "Уку йорты өчен 20 ел күп түгел, ләкин безнең уку йорты, сезнең уку йорты, бик күп җимешләр бирде. Кайчандыр барлыкка килгән татар-төрек лицейлары үз эшләрен эшләде. Белем бирү системасына үз юнәлешен бирделәр. Бүген дә алар югары сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүләре белән аерылып тора", - диде министр һәм гимназиянең актив укытучыларына минтстрлык бүләкләрен тапшырды.

Бәйрәм кичәсе җыр-биюләр белән үрелеп барды.  


Источник: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/29/149309/

К списку новостей