• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное Автономное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия-интернат №4» Кировского района г.Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420102, г. Казань, ул. Г. Баруди, д. 3А
Телефон: +7(843)-204-00-33
E-Mail: litsey4@mail.ru, Gimin4.kzn@edu.tatar.ru, Gimin4.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАОУ «Гимназия-интернат №4»
Руководитель: Ризатдинов Алмаз Гаязович
Год основания учреждения: 1997
У нас учатся: 324 учащихся
У нас учат: 50 педагогов

НАША БИБЛИОТЕКА

Моннан ике мең ел элек яшәгән патшалар, фараоннар китапханәләрне үзләренең  сарайларына караганда да затлырак итеп төзегәннәр. Кеше гомеренең бик тә кыска икәнен, кеше акылын, кеше аңын, кешелек  хәтерен  бары тик  Китап аша гына саклап калырга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга мөмкин булуын бик яхшы аңлаган алар.

         Гомер-гомергә безнең халык та  китапка гаҗәеп зур хөрмәт белән караган. Һәрбер татар өендә китап иң кадерле урында ипи белән бер дәрәҗәдә хөрмәтләп сакланган. Бу турында без горурланып сөйлибез. Әмма еллар узган саен әлеге горурлык хисенә борчу хисләре дә өстәлә бара. Соңгы берничә  дистә ел эчендә китапка булган карашның  кискен үзгәрүен барыбыз да күреп торабыз. Минемчә, китапның киләчәге бөтенләй үк өметсез түгел. Соңгы елларда халкыбызның үз туган теленә, гореф-гадәтләренә, тарихына сусаганны күрү, милләттәшләребез күңелендә милли горурлык хисе уяна башлавын тою - бик тә куанычлы хәл. Ә халык тарихын, аның рухи байлыгын өйрәнү өчен иң кулай урын – китапханә.

      Китап язмышы да кеше язмышы кебек шул. Алар да дөнъяга килә, аларны да кыерсыталар, зинданнарга ябып куялар, кайберләрен кирәксә-кирәкмәсә дә күккә чөяләр, ә кайберләрен учакларга салалар. Китап киштәләре яныннан узган чакта, китапларны караганда уйга чумып каласын. Берсенең битендәге мәкалә лезвия белән киселгән, икенчесенең бите бөтенләй умырып алынган... Бу китаплар безгә гасырлар үтеп, Сугыш афәтләре аша исән-сау килеп җиткәннәр! Берничә юл сүзне күчереп язарга иренгән “акыл иясе” шулай итеп үткән буын белән киләчәк буын арасындагы чылбырны, бәйләнешне өзә. Мин ул кешене аңламыйм, аңлый да алмыйм.

     Урамнарга чыккач, кешеләрнең йөзенә игътибар беләнрәк карагыз әле!  Әгәр дә каршыгызга очраган кешенең йөзендә яктылык, күзләрендә нур күрсәгез, ялгышмассыз, бу акыллы китап битләреннән күчкән яктылык – иман нуры булыр. Ә инде кара коелган,  явыз эшләр белән мавыгып  йөргәннәр арасында, күпме  эзләсәгез дә, китапханәгә йөрүчеләрне очрата алмассыз

        Гомүмән, киләчәккә кешелекне зыялылар да алып бармаса, ( ә хәзер бу бик сирәк күренеш)  һичшиксез  бу вазифа китапһанәчеләргә, эрудицияле, киң карашлы, зур проблемалар чишүгә һәм заманның бөтен сорауларына җавап бирергә сәләтле кешеләргә йөкләнә.

           Китапханәче   Гимадиева Г.И