МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Лагерь көндәлегеннән 17.06.2014

"Шундый рәхәт, лагерь җәй буе эшләсен иде....", "Көн озынлыгы сизелми дә", "Безнең тәрбияче апалар -СУПЕР!" - бу безнең "Чишмәкәй" лагеренә йөрүче укучыларның сүзләре. Чыннан да, балаларның ихластан әйтелгән сүзләренә ышанмый мөмкин түгел, берсеннән-берсе мавыктыргыч чаралар үтә бит биредә. Бүген Гүзәл апалар Габидуллина балаларны "Туган як буенча" дигән географик викторинага җәлеп итсә, Лилия апалары Хәйретдинова лагерь беренчелегенә төрле төрдәге спорт ярышлары оештырды.
-
Лагерь көндәлегеннән 15.06.2014

"Чишмәкәй"дә үткәрелә торган чаралар төрледән - төрле, бик кызыклы. Бүген без "Жизнь без наркотиков" исемендәге Бөтенроссия акциясенә кушылдык. Башта "Наркотиклар турында нәрсә беләбез?" дигән темага сөйләштек, аннан соң "Без наркотикларга каршы" дигән темага рәсемнәр ясадык. Рәсемнәребездән күргәзмә оештырдык. Әлеге чараны тәрбияче апабыз Насретдинова А.Г. оештырды.
-
Бәрәңге чүбен утадык 14.06.2014

Кичә мәктәп бәрәңгесенең чүбен утап чыктык. Ярдәмгә исә, укучыларыбызның кадерле әниләрен чакырдык. Бик зур рәхмәт сезгә, Әниләр.
-
Лагерь көндәлегеннән 13.06.2014

Безнең "Чишмәкәй" җәйге сәламәтләндерү лагерендә һәркөнне төрледән-төрле, кызыклы чаралар планлаштырылган. Балалар әлеге чараларга бик теләп әзерләнәләр һәм җаваплы карыйлар. Бүген бездә "Гаҗәеп үзгәрешләр" дигән конкурс узды. Әлеге чараны тәрбияче Хәйретдинова Л.Р. оештырды. Балалар әлеге чарадан бик кәнагать калдылар.
-
Җәйге лагерь башланды 09.06.2014

Бүген, мәктәп каршындагы "Чишмәкәй" җәйге сәламәтләндерү лагере 20 бала өчен үзенең ишекләрен ачты. Балалар беренче көнне үк 2 командага- "Хыял" һәм "Дуслык" командаларына бүленеп ярыша башладылар. Укучыларның күңелен күрү өчен лагерьдә 7 мәктәп хезмәткәре эшли.
-
Сабантуй 08.06.2014

"Салават күпере" вокаль ансамбе кызлары районда - төп мәйданда һәм Куш-күл авылында уздырылган сабантуй бәйрәмнәрендә чыгыш ясадылар. Халык аларның чыгышын бик җылы кабул итте.
-
Юл буйларын чистарттык 04.06.2014

Ниһаять, кыш буе сагынып көтеп алынган, укытучыларның яраткан эшенә старт бирелде. Бу, әлбәттә, туган ягыбызның юлларын чүп үләннәре һәм Америка кунагыннан азат итү. Безнең мәктәп коллективы да, тиз арада әлеге эшне башкарып кайтты.
-
Активистлар слеты 02.06.2014

1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, мәктәбебезнең 34 актив укучысы районда активистлар слетында катнашып кайтты. Әлеге слетта район башлыгы А.И.Рәхмәтуллин мәктәбебезнең "Салават күпере" вокаль ансамбле һәм аның җитәкчесе Л.Ә.Габидуллинаны рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләде.
-
"Шатлык көне" 27.05.2014

Бүген, дәресләрдән соң,без "Шатлык көне" н уздырдык. Аның өчен, ямьле Бәрле буена төшеп, төрле уеннар уйнадык, бәрәңге, шашлык пешердек, балык тоттык. "Шатлык көне" күңелләрдә зур шатлык хисе уятты.
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2014

Бүген уку елының иң истәлекле көне. Барлык мәктәпләрдә дә соңгы кыңгырау яңгырый. Безнең мәктәптә ул - 2 укучы өчен яңгырады. Мәктәбебез, канат ярган карлыгачын һәм бөркетен олы юлга озатты. Уңышлар сезгә укучылар, киләчәктә сезнең турында бары куанычлы хәбәрләр генә ишетергә насыйп булсын иде! Шулай ук бүгенге бәйрәмдә, ел дәвамында төрле конкурсларда актив катнашып төрле урыннар яулаган укучыларны, уку алдынгыларын, спорт ярышларында катнашучы укучыларны һәм әлеге укучыларны әзерләгән укытучылар да бүләкләнде. Иң актив сыйныф булып - 5 нче сыйныф танылды.








