• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Центр внешкольной работы "Экология, культура, образование" Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422330 Республика Татарстан Кайбицкий район с. Большие Кайбицы, ул. Ш. Галиева, д. 12
Телефон: +7(843)-702-11-87
E-Mail: cvrko@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУ ДО ЦВР "ЭКО"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Багавиев Рустем Ильгизарович
Год основания учреждения: 2002
У нас учатся: 680
У нас учат: 52

Новости ЦВР ЭКО

Что такое «Дом Юнармии»?

Опубликовано: 13.05.2022

Кайбычта яшь армиячеләр йорты ачылды

 

Районда 16 яшь армиячеләр отряды 457 баланы колачлый. Аларның бергәләп җыелу урыны барлыкка килде.“ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында яшь армиячеләр йорты ачылды. Биредә, төрле мәктәпләрнең яшь армиячеләре бергә җыелып, төрле чаралар уздыра, яңалыклар белән уртаклаша һәм киләчәккә планнар кора ала.

Яшь армиячеләр йортының тантаналы ачылышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин катнашты. Яшь армиячеләрнең шатлыгын уртаклашырга дип аларның элеккеге җитәкчесе Илһам Хөснетдинов та килде.

- Үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирү – бүгенге көннең мөһим мәсьәләләренең берсе. Әлеге мәктәп яшь армиячеләребездә максатчанлык, кыюлык, ватанпәрвәрлек, җиңүгә омтылыш кебек сыйфатлар тәрбияләүче үзәк булсын иде, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Максим Смеловка яшь армиячеләр йорты булдыру турынла таныклык бирде.

- Әлеге хәрәкәт һаман активлаша бара. Яшь армиячеләр төрле бәйгеләрдә, конференцияләрдә, ярышларда катнаша, шефлык һәм волонтерлык эше алып бара. Алар тагын да күбрәк үссен һәм камилләшсен өчен, әлеге йортны ачу турында карар кабул ителде, - диде Максим Викторович.

Кызыл тасманы кискәннән соң, барысы да бина эченә узды. Анда патриотик рухтагы җыр белән сәнгать мәктәбе укучысы Сәмир Гыйсмәтуллин каршы алды. Алга таба Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры Евдокия Вакатова исемен йөртүче Бәрлебашы мәктәбенең яшь армиячеләр отряды чыгыш ясады.

- Күргәнебезчә, ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнүче яшь буын үсеп килә. Әлеге йорт яшь армиячеләр хәрәкәте эшчәнлеген алып бару өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр һәм уңайлы шартлар тудырыр дип ышанам, - диде мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин.

Тантанада “Яшь армиячеләр” хәрәкәтенең җирле бүлеге штабы начальнигы Роза Насыйбуллинага һәм мәгариф бүлеге методисты Лилия Зиннәтуллинага Кайбычның 30 еллык медален тапшырдылар. Алар бу бүләккә районда яшь армиячеләр хәрәкәтен үстерүгә керткән өлешләре өчен лаек булды.

Яшь армиячеләр – гүя кыю бөркетләр. Барысы да алар башкаруындагы “Служить России”җырына кушылды. Хәрәкәтнең гимнына әверелгән әлеге җыр белән яшь армиячеләр йорты эшчәнлегенә старт бирелде.

Подробнее: https://t.me/kaibicy/2197



К списку новостей