МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
Новостной блок
Тукай-Кырлайга сәяхәт
Опубликовано: 28.06.2018Җәйге матур көндә мәктәбебез укучылары һәм укытучылары Тукай эзләре буйлап Арча районына сәяхәткә барып кайттылар.Сәяхәт ике катлы гаҗәеп матур Бакый Урманчы проекты белән эшләнгән музейдан башланды. Музейга керү юлында Тукай әкияте геройлары тезелгән, аннары бөек шагыйрьнең һәйкәле - бар да искиткеч! Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләгәннәрне кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр, фотога төштеләр. Музей артында -елга, монда су анасы көтеп утыра, шүрәлеләр карап тора. Сәяхәтне дәвам итеп Сәгъди абзый йортына юнәлдек. Анда безне тагын бер могҗиза көтеп торган икән. Бөек шагыйрьнең 130 еллыгына өй артындагы бакча сәнгать дөньясына әверелгән! Тукайга булган ярату, хөрмәт көннән-көн, елдан-ел арта гына бара. Сәяхәттән укучылар бик канәгать булып, яңа белемнәр туплап, матур уйлар, хисләр белән кайттылар.
К списку новостей