• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31
Телефон: +7(843)-703-26-35
E-Mail: sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кушманская ООШ"
Руководитель: Гиниятуллин Фанис Фагимович
Год основания учреждения: 1997
У нас учатся: 86 учащихся / укучы
У нас учат: 17 учителей / укытучы

История школы | Мәктәп тарихы


Иске мәктәп тарихы...

Архив чыганакларыннан күренгәнчә Кошман авылында беренче башлангыч мәктәпләр 2017 елларда бирле эшләп киләләр. Бу инде 100 еллык тарихы бар дигән сүз. Яңа мәктәп бинасы 1927 елда төзелә башлаган була. Ләкин ул тиз вакыт эчендә генә төзелеп бетмәгән. 1933 елга кадәр тик җиде бүрәнә генә салынган булган. 1933 елда Ахмеров Насыйх безнең авылга директор булып килгәч, мәктәпне төзетү эшенә керешә. 1934-1935 уку елына яңа мәктәп өлгерә, һәм укулар шушы мәктәптә дәвам иттерелә. Бу авыл өчен зур төзелеш булып исәпләнә, истәлекле вакыйга булып кала. Насих абый мәктәпнең директоры булып эшли башлый. Ул наданннарны укыту өчен укытучылар хәзерләү, яшелчә бригадирлары хәзерләү  курслары оештыра һәм анда укыта.

Моңа кадәр мәктәп хәзерге клуб урыныда мулла йортында булган. Бу мәктәптә дүрт еллык белем бирелгән. Нәсыйх абый килгәнгә кадәр бу мәктәпнең мөдире Халитов дигән кеше була.

Иске мәктәптә стенага эленгән кара тактадан башка әйбер булмаган. Нәсых абый яңа мәктәпкә әйберләр алдырган. 1936 елда бу мәктәпкә эшләргә Кече Кайбычтан  Газизов, Насыйрова Мәрьям һ.б. килә. 1938-39 еллларда  мәктәптә Данилов та эшләгән. Иске мәктәп 1997 елга кадәр эшли, һәм менә иске мәктәп урынына алмашка яңа мәктәп килә.

Яңа мәктәп тарихы...

 1997 нче елның 2 нче сентябрь көне мәктәп ачылуы белән хәтерләрдә мәңге калды.  Яңа мәктәп ачылу тантанасында Вице-премьер Швецов В., Мәгариф Министры урын басары Денисов, “Ак Барс” банкы управляющие Гобәйдуллин Р.Ш. да катнашкан.  Шушы тантана  авыл халкы өчен бик зур шатлык  булган.

Тора-бара мәктәп бинасы белән бер ук бинада “Тиенкәй” балалар бакчасы эшли башлый.

Мәктәпне хезмәт сөючән, бердәм, дус коллектив берләштергән. Элек анда 15 укытучы, 1 педагог-организатор, 2 балалар бакчасы тәрбиячесе, 1 тәрбияче ярдәмчесе эшләгән. Шулай ук мәктәптә ул вакытта 95 укучы белем ала, һәм 20 бала “Тиенкәй” балалар бакчасында тәрбияләнә. Мәктәп укучыларының  9 эзтабар, 53 варис, 28 Татарстан укучылары Ассоцияциясе әгъзалары исемен йөрткән. Дружина Әфган сугышында һәлак булган авылдашыбыз Миңнуллин Мансур Кәлимулла улы исемен ала. Әле хәзерге көннәрдә дә дружина шул исемне йөртә.

Кошман мәктәпләре җитәкчеләре...                                                  

1927-1933  -  Халитов

1933-1941  -  Әхмәров Нәсыйх Әхмәтҗан улы

1941-1942  -  Камалиев Г

1942-1943  -  Майоров И.С.

1943-1944  -  Әхмәтов Борһан

 1944-1946  -  Әхмәров Насыйх Әхмәтҗан улы

1946-1961  -  Вәлитов Хикмәт Гиният улы

1961-1967  -  Гарифуллин Рифкать Нәбиулла улы

1967-1995  -  Шәрәфиев Мансур Гарәфетдин улы

1995-1997  -  Гәрәев Илдар Давли улы

1997-2000  -  Шәрәфиев Мансур Гарәфетдин улы

2000-2004  -  Халиков Эрнис Зариф улы

2004-2006  -  Садриева Розалия Зөфәр кызы

2006-2008  -  Халиков Эрнис Зариф улы

2008-2010  -  Шәрәфиева Ләйсән Хәбир кызы

2010  - 2012 - Насретдинов Илсур Риза улы     

2012-   2018             Хәмидуллин Ильмас Илдар улы                                            

 2018-                   Гиниятуллин Фәнис Фәһим улы