МБОУ «Кулангинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»/"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбе" МБГББУ
Визитная карточка
Адрес: | 422320, РТ, Кайбицкий район, пос. ж.д. ст. Куланга, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-703-18-13 |
E-Mail: | Skul.Kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кулангинская ООШ" |
Руководитель: | Гурнович Наталья Владимировна |
Год основания учреждения: | 1999 |
У нас учатся: | 45 учеников/45 укучы;13 воспитанников/13 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 11 учителей/11укытучы; 2 воспитателя/2 тәрбияче |
Новости МБОУ "Кулангинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан" / "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбе" МБГББУ хәбәрләре
Тукай туган көн
Опубликовано: 25.04.2020
26 апрель - Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне! 15 апрель — Тукай вафат булган көн. Икесе дә яз аенда, табигать яшәргән чакта.
Нинди генә заманнар кичермәде кешелек бу арада, нинди генә тетрәнү, бар булу һәм югалтулар шаһиты булмадык без бу чорда. Ләкин нинди генә сынаулар аша үтелсә дә, Тукай халкын, ә халык исә Тукаен үз йөрәгендә саклады, әгәр инде үз сүзләре белән әйтсәк, аны «туплар да ватмады, уклар да кадамады». Ул «халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгесе» булды, әле дә шулай һәм киләчәктә дә шулай булыр.
26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Тукай туган көн хәзер республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Тукай иҗаты Җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.
Безнең мәктәп укучылары да аның шигырьләрен яратып укыйлар.
К списку новостей