Муниципальное казенное учреждение «Отдел образования Исполнительного комитета Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль казна учреждениесе "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 7 |
| Телефон: | 884370-2-11-81, 2-11-82, 2-15-76, 2-10-46 |
| E-Mail: | Roo.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Отдел образования Исполнительного комитета Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Хамидуллин Ильмас Илдарович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 1103 |
| У нас учат: | 266 учителей |
Новости района
Милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методистлары семинар-киңәшмәсе
Опубликовано: 23.03.201520 март көнне Чистай районының 5 нче номерлы мәктәп базасында Татарстан муниципаль районнары мәгариф идарәләренең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методистлары өчен “Чистай муниципаль районы милли мәгарифе: бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары” дигән темага республика семинар – киңәшмәсе булып узды. Семинар эшендә Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Г. Хаматов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Г.Ә. Нәбиуллин, мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Л.М. Әхмәтҗанова катнашты. Семинар “Туган якта “Туган тел”не көйлим, бәхетлемен шуңа мин” дип исемләнгән әдәби – музыкаль күренеш белән ачылып китте. Соңыннан районның барлык татар теле һәм әдәбияты укытучыларның алдынгы эш тәҗрибәсен яктырткан күргәзмәләр тәкъдим ителде. Районның бер төркем укытучылары мастер-класслар күрсәттеләр, чыгышлары белән тәҗрибә уртаклаштылар. Методистлар өчен апрель аена эш планы каралды.
К списку новостей




