Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хозесановская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района РТ"/ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Хуҗа Хәсән гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422326, РТ, Кайбицкий район, с. Хозесаново, ул. Школьная, д.23 |
Телефон: | +7(843)-703-52-12 |
E-Mail: | Shoz.Kbc@tatar.ru, sch726@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Хозесановская СОШ" |
Руководитель: | Макарова Надежда Николаевна |
Год основания учреждения: | 1948 |
У нас учатся: | 58 обучающихся |
У нас учат: | 14 учителей |
НОВОСТИ ХОЗЕСАНОВСКОЙ СРЕДНЕЙ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ШКОЛЫ
Курчак театры бездә кунакта!
Опубликовано: 15.11.2022Бүген 1-5 нче сыйныф укучылары Мәлки мәдәни йортында Татарстан дәүләт "Әкият" курчак театрының татар группасы башкаруында Туфан Миңнуллинның "Авыл эте Акбай" спектаклен карадылар. Спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев куйды. Композитор – Марат Әхмәтшин. Куючы рәссам – Екатерина Спиридонова. Театр «Авыл эте Акбай» спектакле аша өлкән буын өчен чын ностальгия тәкъдим итсә, балалар өчен дә курчаклар сөйләшкән могҗиза күрсәтте. Биредә хәтта күләгәле спектакль элементлары да гаҗәеп матур кертелгән. Эт белән мәченең йөгереп баруын үзенчәлекле «телевизор»дан тамаша кылабыз кебек. Спектакльнең бар матурлыгы, көче шушы камил гадилектә. Шушы гадилекне тудыруның никадәр катлаулы икәнен Илгиз Зәйниев туплаган иҗади команда үзе генә беләдер. “Авыл эте Акбай” спектаклен укучылар бик яратып карадылар. Хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләүдә спектакльнең роле зур.
К списку новостей