Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хозесановская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района РТ"/ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Хуҗа Хәсән гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422326, РТ, Кайбицкий район, с. Хозесаново, ул. Школьная, д.23 |
Телефон: | +7(843)-703-52-12 |
E-Mail: | Shoz.Kbc@tatar.ru, sch726@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Хозесановская СОШ" |
Руководитель: | Макарова Надежда Николаевна |
Год основания учреждения: | 1926 |
У нас учатся: | 64 обучающихся |
У нас учат: | 14 учителей |
НОВОСТИ ХОЗЕСАНОВСКОЙ СРЕДНЕЙ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ШКОЛЫ
Җиңү бәйрәме.
Опубликовано: 08.05.2012Бөтен халык бәйрәме – Җиңү көне барыбыз өчен дә изге көн. Бүгенге фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, өлкән буын кешеләре өчен ул – хәвефле яшьлекләре, авыр сынаулар кайтавазы да. Ә бүгенге буын өчен 9 май – халык батырлыгының иксез-чиксез булуының, Ватанга олы мәхәббәтнең гәүдәләнеше ул. Шушы изге бәйрәмне лаеклы каршылау өчен районыбызның һәр авылында төрле чаралар үткәрелә. Әлбәттә, мәктәпләр дә мондый изге эшләрдән читтә калмый.
8 май көнне яу кырында башларын салган авылдашларыбыз хөрмәтенә авылыбыз уртасына салынган һәйкәл каршысына Бөек Җиңүгә багышланган тантанага җыелдык. . Укучылар яуда үлеп калган авылдашларыбызны искә алып, аларның исемнәре язылган һәйкәлгә чәчәк букетлары, веноклар куйдылар. Кызганыч, тыл һәм сугыш ветераннарының сафлары сирәгәеп бара. Авылыбызда бер генә сугыш ветераны калды – Данилов Василий Герасимович. Тантанада сугыш эпизодларын искә алып, үзенең сугышчан юлы турында сөйләгәндә укучылар аны тын да алмый тыңладылар.
К списку новостей