Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хозесановская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района РТ"/ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Хуҗа Хәсән гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422326, РТ, Кайбицкий район, с. Хозесаново, ул. Школьная, д.23 |
| Телефон: | +7(843)-703-52-12 |
| E-Mail: | Shoz.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Хозесановская СОШ" |
| Руководитель: | Макарова Надежда Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1948 |
| У нас учатся: | 52 обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хозесановская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района РТ"/ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Хуҗа Хәсән гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Фестиваль Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса «Готов к труду и обороне». 26.03.2016

Фестиваль ГТО состоится в г. Набережные Челны с 24 по 26 марта. На фестивале из Кайбицкого района участвуют десять школьников (пять девушек, пятеро юношей) из нашей школы уехали ученицы 11 класса Гаврилова Ксения и Ефремова Ирина. Они будут выполнять тестирование по бегу на 2 км., прыжкам в длину с места, плаванию и стрельбе из винтовки. Желаем нашим девушкам больших успехов в выполнении нормативов комплекса ГТО.
-
“Кайбыч таңнары” газетасы призына чаңгы ярышы . 25.03.2016

Ярыш мәктәп укучылары һәм оешма-предприятия, авыл җирлекләре командалары арасында эстафета рәвешендә узды. Ярышның ачылу тантанасында чаңгычыларны район башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров котлады, уңышлар теләде. Әлеге ярышның инициаторы булган, “Кайбыч таңнары” газетасының баш редакторы Луиза Сөнгатуллина исә барлык катнашучыларга бирегә килгәннәре өчен рәхмәтен җиткерде. “Быел бу ярышны Кайбычыбызның 25 еллыгына багышлап уздырабыз. Һәркемгә зур җиңүләр юлдаш булсын!” – диде ул. Тугызынчы класс укучылары арасында барган ярышта безнең мәктәп командасы 2 урынны яулады.
-
Ата-аналар җыелышы 22.03.2016

22 мартта мәктәптә ата-аналар җыелышы узды. Көн тәртибендә 3 чирек нәтиҗәләре, БДИ да булган яңалыклар иде. Җыелышта шулай ук авыл фельдшеры Сулагаева В.П., педагог-психолог Скворцова Е.Н. катнашты. Җыелышның икенче өлеше классларда узды. 8-11 класс укучыларының ата-аналары өчен БДИ яңалыклары турында презентация күрсәтелде. Классларда җәйге ял, мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләү, язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре тикшереледе.
-
Сыерчык оялары ясап элеп куйдык. 19.03.2016

"Кошларга ярдәм" акциясе нигезендә узган чираттагы конкурсыбызга йомгак ясадык. Әтиләребез һәм бабайларыбыз ярдәмендә ясалган сыерчык ояларын мәктәп бакчасына элеп куйдык. Кошлар безнең ояларны сайлап, бала чыгарырлар.
-
Фатих Әмирхан исемендәге фәнни-гамәли конференция
17.03.2016
16 мартта Казанның 170 нче мәктәбендә Фатих Әмирхан исемендәге фәнни-гамәли конференция булды. Шушы конференциянең эшендә 2 нче турга узган укучылар катнашты. Шулар арасында безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Бартязова Алена (җитәкчесе Матвеева Р.Н.) "Фатих Әмирхан-драматруг" исемле фәнни-эзләнү эшен яклады һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгының сертификатына лаек булды.
-
Май чабу 14.03.2016

13 мартта май чабу бәйрәме белән кышны озаттылар. Төрле күңел ачу чаралары рәвешендә узган бәйрәм ахырында карачкы да яндырылды.
-
День самоуправления 09.03.2016

Сегодня в нашей школе прошел День самоуправления, приуроченный к празднованию прекрасного весеннего праздника - 8 марта. Несмотря на предпраздничное настроение, старшеклассники ответственно подошли и к подготовке, и к проведению уроков.
-
Әниләр бәйрәме
04.03.2016
Бүген башлангыч сыйныф укучылары Әниләр бәйрәме үткәрде. Бәйрәм искиткеч матур, күңелле һәм кызыклы итеп оештырылган иде. Әниләр дә, балалар да, оештыручы апалары да бик канәгать калды.
-
Әлифба бәйрәме 27.02.2016

Бүген 1нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллаштылар.
Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .
Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме
-
Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә 26.02.2016

25 февральдә районда Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Бу кичәдә безнең мәктәпнең 5 сыйныф укучысы Ежова Селина Муса Җәлилнең “Юллар” дигән шигыре белән чыгыш ясады.









