Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 82 ученика /82 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Зариф Бәширинең тууына 125 ел.
Опубликовано: 06.05.2013Адәм баласы бу якты дөньяда үзеннән соң күп нәрсә калдыра. Ядкарь- истәлек итеп сөйләрлек исемеңне калдыра алу- зур бәхет ул.Зариф Бәшири –Тау ягында туган олы шәхес.Шушы якның уңдырышлы туфрагында 1888 нче елның 5 нче маенда хәзерге Татарстан Республикасы Кайбыч районы Чүти авылында Шәрәфетдин мулла гаиләсендә туган.
Авылдашыбыз язучы , публицист Зариф ага Бәширинең тууына 125 ел тулды.Быел да әдипнең олуг юбилее мәктәп укучылары белән билгеләп үтелде.Тукайлар белән бер чорда әдәбиятка килгән ,40 тан артык китабы басылып чыккан язучы моңа чын мәгънәсендә лаек.
Шагыйрьнең Туган көненә багышланган кичә бик матур булды. Укучылар аның шигырьләрен яттан сөйләделәр,сагыну, юксыну турында җырлар җырладылар һәм Зариф Бәширинең тормыш һәм иҗат юлын искә төшерделәр.Мультимедиа аркылы язучының тормышын яктырткан фоторәсемнәр күрсәтелде.
Шагыйрьләр дә форсат көтеп ята,
Җыры ,эзе калган бу җирдә.
Онытылып беткәч тагын кайта,
Бер ялтырап ,балкып йөрергә.
К списку новостей





