Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
E-Mail: | sch723@rambler.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
Год основания учреждения: | 1907 |
У нас учатся: | 91 учеников /91 укучы, в филиале-8 учеников / филиалда -8 укучы |
У нас учат: | 18 учителей/ 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
"Аҗаган-2023" 25.02.2023
“Аҗаган” башлангыч хәрби-әзерлек буенча шәхси күнекмәләрне тормышка ашыруда, сугышчан хәрәкәтләрне күзаллауда, хәрби патриотик һәм спорт эшен камилләштерүдә хис-кичерешләр бирә торган хәрби – спорт бәйрәме.
Февраль аенда “Ватанны саклаучылар” бәйрәме көннәрендә мәктәбебездә ел саен зурлап “Аҗаган” уены үткәрелә. 25 нче февраль көнне Чүти урта мәктәбендә бу спорт бәйрәменә старт бирелде.
Уен барышында катнашучылар командаларга бүленеп, төрле хәрби-гамәли спорт төрләрендә уен элементлары белән ярыштылар. “Кырны минадан чистарту”, “Яшерелгән байракны табу”, “Каршылыкны җиңү” кебек уеннар табигать кочагында үтсә, ә автомат җыю, аркан тарту, противогаз кию, турникта тартылу кебек уеннар спорт залында дәвам итте.
Бу уеннар өлкән буын укытучыларның да күңелендә кышкы күңелле хатирә булып саклана. Мәшәкатьсез рәхәт балачакны искә төшерә.
-
21 февраль мәктәбебездә Халыкара туган тел көне 21.02.2023
Бүген, 21 февраль мәктәбебездә Халыкара туган тел көнен билгеләп үттек. Бәйрәм җыр, биюләр белән аралашып барды. Козлова Наташа, Сәләхетдинова Әнисәләрнең башкарган җырларын тамашачылар алкышларга күмде. Шәмсетдинова Язилә шигырь сөйләп таң калдырды.
Туган телебезне саклау һәм үстерү безнең изге бурычыбыз. Телебезне ямьсез сүзләр белән чуарламыйча киләчәк буыннарга тапшыру безгә буыннан-буынга калган мирас. Бу мирасыбызны саклыйк һәм мәңгелек итик.
-
Әфганчылар белән очрашу. 14.02.2023
Ел саен февраль аенда Чүти урта мәктәбендә Әфган җирендә үзләренең хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз белән очрашу уздырабыз. Ә быел бу очрашуны шушы төбәктә туып үскән, бергә хезмәткә чакырылган, кайнар нокталарда бер-берсенә терәк булган егетләребез- Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Чүти, Мәлки авыл җирлеге баһадирлары- Чүти урта мәктәбенә җыелып “Әфганчылар” көнен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмнең мөһим өлеше мәктәбебез укучыларын Юнармия сафларына кабул итү булды. Әфганчы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры исемендәге юнармия отрядын 16 егет һәм кыз тулыландырды. Алар утны-суны кичеп кайткан абыйлары алдында ант бирделәр.
Әфганчылар хөрмәтенә уздырылган очрашуны мәктәп директоры Рәис Гарәфтин улы ачып, чыгышында ул егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе ныклыкка сынауны үтү икәнлеген белдерде. Укучы егетләребезне дә батыр авылдашлары үрнәгендә тәрбияләнеп, авырлыклар алдында бирешмәүче, үз алдына максат куеп, дөрес юлдан бара белүче ир-егетләр булырга чакырды.
Кичә җыр, бию белән чиратлашып барды. Сугышчы-интернационалистлар солдат хатирәләре белән уртаклаштылар, армиягә киткән көннәрен, бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә төшерделәр. Аларның берсеннән дә солдат хезмәтеннән зарлану, тормыш авырлыкларына сукрану кебек сүзләр ишетелмәде. Киресенчә, һәр туган көнгә сөенеп, үз авылыбыз, мәктәбебез белән горурланып яшәргә чакырды алар укучыларны.
Патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылган чара укучылар өчен чын тормыш дәресе булды.
-
"Лыжня Татарстана-2023“ 13.02.2023
11 нче февраль көнне мәктәптә "Татарстан чаңгы юллары-2023“ дип аталган массакүләм чаңгы ярышы узды. Анда авыл советы хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, укытучылар катнашты. Ярышка страт бирелгәнче катнашучыларны Чүти авыл җирлеге башлыгы Тараканов Петр Петрович һәм Чүти урта мәктәбе директоры Хөснетдинов Рәис Гәрәфетдин улы котладылар. Алар чаңгычыларга яхшы кәеф, сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр.
11 февраля в школе прошла массовая лыжная гонка "Лыжня Татарстана-2023“. В нем приняли участие работники сельсовета, школьники, учителя. Перед стартом соревнований участников поприветствовали глава Чутеевского сельского поселения Тараканов Петр Петрович и директор Чутеевской средней школы Хуснутдинов Раис Гарафутдинович. Они пожелали лыжникам хорошего настроения, здоровья и удачи.
-
“Кыңгыраулы мәктәп елларына алып кайтты мине юлларым” 01.02.2023
“Кыңгыраулы мәктәп елларына алып кайтты мине юлларым” дигән тема астында мәктәптә студентлар белән җылы очрашу булып үтте. Эле мәктәптән китүләренә биш-алты ай гына үтсә дә, алар инде студентлар. Студентлар үзләренең яраткан мәктәпләрен, яраткан укытучыларын сагынып килгәннәр.
Аларның югары сыйныф укучыларына бирер киңәшләре дә бар. Һәрбер студентның телендә : “тырышып укырга”, “ монда алган белемнәр югары уку йортында бик кирәк”. Очрашу җыр-бию, уеннар белән аралашып барды. Мәктәбебезнең укучылары- студентлар очрашудан бик канәгать булдылар.
-
«Тату сыйныф серләре» 26.01.2023
Бүген «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль этабы узды.
-
Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр. 23.01.2023
Бүгенге «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» кысаларында чираттагы дәрестән тыш чара”Кибер куркынычсызлык” темасы буенча узды. Дәреснең максаты: санлы ресурсларны һәм җайланмаларны куркынычсыз һәм нәтиҗәле куллану культурасын формалаштыру, челтәрдәге куркынычсызлык нигезләре белән танышу һәм санлы грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү.
Сегодня очередное внеурочное занятие в рамках «Разговоры о важном» состоялось по теме «Кибербезопаность». Цель занятия: формирование культуры безопасного и эффективного использования цифровых ресурсов и устройств, знакомство с основами безопасности в сети и повышение уровня цифровой грамотности.
-
Акция "Покормите птиц зимой" 16.01.2023
Зима-трудное время для птиц. Что может сделать для них человек в эту пору?
Стало уже традицией участие в экологической акции «Покормите птиц зимой!», которая проводится ко Дню зимующих птиц в России.
Обучающиеся объединения «Любители природы» не остались в стороне и присоединились к проведению данной акции.
В рамках акции дети расширили представление о зимующих птицах, об условиях их жизни, учились узнавать птиц по внешнему виду. Вместе с родителями изготовили кормушки. Узнали, что птицы зимой боятся не холода, а голода. Прочитали стихи, пословицы, разгадывали загадки о зимующих птицах нашей местности. Ребята узнали, как правильно подкармливать птиц зимой (чем можно кормить, а чем нельзя).
-
Кышкы лагерь "Кояшкай" 02.01.2023
Мәктәбебездә 9,11 нче сыйныф укучылары өчен кышкы лагерь эшли башлады. Укучылар Бердәм Дәүләт Имтиханнарына әзерләнәчәкләр hәм күңелле итеп ял да итәчәкләр.
-
Педагогик киңәшмә. 30.12.2022
Бүген мәктәптә яртыеллык нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә үтте.