• Педагогик десант кысаларында педагогик фәннәр кандидаты Владимир Александрович Дергунов белән очрашу оештырылды. Аның белән очрашу бирегә җыелган педагоглар, ата-аналар, укучылар өчен бик кызыклы, мәгълүмати яктан файдалы булды, дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру буенча яңа идеяләр белән баетты. Владимир Александровичның проектлары-бердәмлек һәм хезмәттәшлек традицияләренә корылган, балаларның яшь үзенчәлекләрен һәм тәрбия процессының дәвамчанлыгын исәпкә алган яшь россиялеләрнең гражданлык, гомумкешелек тәңгәллеген формалаштыруга юнәлдерелгән.