• КФУның Алабуга институты масштаблы бәйрәмгә – Россия фәне көненә кушылды. Ул традиция буенча бөтен илне колачлады. Илдә рәсми рәвештә бәйрәм инде 21 тапкыр билгеләп үтелде. Россия фәне көне кысаларында Алабуга институты Алабуга халкы өчен вузның әйдәп баручы галимнәреннән дәресләр белән 19 фәнни-белем бирү мәйданчыгы эшләде. Мастер-класслар, лекцияләр һәм лаборатория эшләре тарих, биология,  филология, юриспруденциягә кагылачак. Россия фәне көнендә 6 нчы а һәм 8 нче а сыйныфы укучылары өчен дәресләр узды.