Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 им. Героя Советского Союза, Маршала Советского Союза Говорова Л.А.» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы « Советлар Союзы Герое, Советлар Союзы Маршалы Говоров Л.А исемендәге 2 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423600, г. Елабуга, ул. Говорова, д. 3 |
Телефон: | +7(855)-577-07-70 |
E-Mail: | S2.Elb@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Средняя школа №2" ЕМР РТ |
Руководитель: | Немтырев Сергей Михайлович |
Год основания учреждения: | 1952 |
У нас учатся: | 641 учащихся, из них иностранных граждан-2 |
У нас учат: | 40 |
Новости школы
Без-Тукайлы халык!/Торжественные мероприятия, посвященные Дню родного языка и 133-летию со дня рождения Габдуллы Тукая
Опубликовано: 26.04.2019Бүген үзенең милләтен, телен яраткан һәм аның белән горурланган һәр татар кешесе өчен зур бәйрәм. Һәр елны 26 апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп узабыз. Быел үзе артыннан якты эз калдырган, татар әдәбиятын дөньяга таныткан бөек шәхесебез Габдулла Тукайның тууына быел 133 ел тулды.. Апрельнең бу көнендә һәр татарның йөрәге, «мин татар!» дип тибәдер һәм күңеленнән ул мең кат «Әллүки»не сузадыр, мөгаен. Бүген бөтен җирдә бәйрәм рухы чагыла, җыр-моң, шигъри юллар агыла.
Апрель ае — Тукайны биргән ай булганга, мәктәпләрдә әдәбият дәресләре тулысынча Тукайга багышлап уздырыла. Безнең 2 нче мәктәптә дә Тукай иҗатына багышланган бик күп төрле чаралар уздырыла. Кайсы сыйныфлар аның әкиятләрен сәхнәләштереп актлар залында, ата-аналар алдында күрсәтәләр, кайсы сыйныфлар Тукай иҗатына багышланган “Тапкырлар һәм зирәкләр” дигән КВН күрсәтәләр, сыйныфлар арасында стенгазеталар бәйгесе уздырыла, 1-2 сыйныф укучылары да, булдыра алганча төрле рәсем күргәзмәләре оештыралар. Бәйрәм чаралары көндезге 11 дә Тукай һәйкәле янында дәвам итте.
Бәйрәмдә Габдулла Тукай шигырьләре яңгырады. Шәһәрнең "Чулман" әдәби берләшмә әгъзалары үзләренең Тукайга багышлап язган яңа шигырьләрен укыдылар.
Шәһәр мәгариф идарәсе тарафыннан үткәрелгән "И туган тел, и матур тел"иҗади эшләр бәйгесендә җиңүчеләр шулай ук үзләренең шигырьләрен укыдылар. Сәнгатьле сөйләүчеләр конкурсында 6 б сыйныфы укучысы Нуриева Динара 1 урын яулады.Бәйрәмгә килүчеләр һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.Чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
Творческая интеллигенция города, учащиеся школ отметили 133-ю годовщину со дня рождения великого поэта татарского народа Габдуллы Тукая. В школах города проводились разные мероприятия. Одно из них- конкурс чтецов. На конкурсе чтецов ученица 6 б класса Нуриева Динара заняла 1 место. 26.апреля праздник поэзии прошел у памятника. На митинге прозвучали стихи, посвященные Габдулле Тукаю, учащиеся рассказали стихи великого поэта. Габдулла Тукай (1886-1913) - один из основоположников современного татарского литературного языка, публицист и общественный деятель. Его произведения переведены на языки многих народов мира. В свою очередь, Г.Тукай перевел целый ряд стихотворений А.С. Пушкина, М.Ю. Лермонтова, Н.А. Некрасова, А.В. Кольцова и других великих поэтов на татарский язык.
К списку новостей