Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" Елабужского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар - Алабуга» гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесе, Municipal autonomous general educational institution "Multilingual educational complex "Adymnar - Alabuga" Yelabuzhsky municipal district of the Republic of Tatarstan
Визитная карточка
| Адрес: | 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Б. Урманче, д. 7а |
| Телефон: | +7(855)-579-91-41;+7(855)-579-91-42 |
| E-Mail: | adymnar.elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" ЕМР РТ, РТ АМР "Полилингваль белем бирү комплексы "Адымнар - Алабуга" МАБУ |
| Руководитель: | Махмутов Айзат Гамирович |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 1209 учащихся |
| У нас учат: | 79 учителей, языки обучения: русский, татарский, английский |
Новости
Әдәбимарафон-2021
Опубликовано: 12.01.20212021 нче ел “Алабуга - Адымнар” мәктәбененең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен #Әдәбимарафон-2021 белән башланып китте. Әдәби марафоннның монысы - аеруча үзенчәлекле! Ул - Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана! Республикабыз җитәкчелеге 2021 елны Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан итте!
Икенчедән, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Әхмәтов Марат Готыф улы #ӘДӘБИМАРАФОН проектын үз канаты астына алуын белдерде. Өченчедән, мондый югары дәрәҗәдә ярдәм кулы сузылгач, иң актив марафончыларга, иң актив районнарга әле махсус бүләкләр дә уйлап табылыр дигән ышаныч бар.
21 көн буена китап укып, укылган әсәрдән кызык дип табылган өзекләрне интернет битләрнеә элеп бару – татарча китап белән генә таныштырып калмый, Республика, Рәсәй күләмендә яңа дуслар, әңгәмәдәшләр, фикердәшләр табарга ярдәм итә. Бүгенге көн укытучысы өчен тел байлыгы, күңел байлыгы, милләтәшләр берлеге аеруча мөһим.
Бигрәк тә татар теле укытучысы өчен язучылар һәм шагыйрьләр турында ишетеп кенә белү аз, марафон аларга бергә күрешергә, фотоларга төшергә, киңәш-нәсыйхәтләр тыңлау мөмкинчелеген бирә.
Китап укыган укытучының укучысы да китап укый. Шулай булгач, баланың тел байлыгын арттыруга, күңел күзен ачуга бу ныклы адым үз чиратында шәһәребез татар мәгарифен генә түгел, мәктәпләрдә татар фәнен үстерергә дә ярдәм итәчәк һәм милләтебез ныклы итеп яшәвен дәвам итәчәк, дип ышанып калабыз.
XIV #ӘДӘБИМАРАФОН#МИНМИЛЛӘТКИЛӘЧӘГЕ девизы астында үтүе дә юкка түгел.
К списку новостей











