Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" Елабужского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар - Алабуга» гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесе, Municipal autonomous general educational institution "Multilingual educational complex "Adymnar - Alabuga" Yelabuzhsky municipal district of the Republic of Tatarstan
Визитная карточка
| Адрес: | 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Б. Урманче, д. 7а |
| Телефон: | +7(855)-579-91-41;+7(855)-579-91-42 |
| E-Mail: | adymnar.elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" ЕМР РТ, РТ АМР "Полилингваль белем бирү комплексы "Адымнар - Алабуга" МАБУ |
| Руководитель: | Махмутов Айзат Гамирович |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 1200 учащихся |
| У нас учат: | 79 учителей, языки обучения: русский, татарский, английский |
Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" Елабужского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар - Алабуга» гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесе, Municipal autonomous general educational institution "Multilingual educational complex "Adymnar - Alabuga" Yelabuzhsky municipal district of the Republic of Tatarstan - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
«Минем кече Ватаным» 25.02.2025

«Адымнар-Алабуга» комплексында уку атнасы тантаналы линейкадан башланды. Линейкада Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы гимны башкарылды. Шулай ук атналык план белән таныштырылды. Аннары «Минем кече Ватаным»
темасына мөһим сөйләшү дәресе узды. Әңгәмә барышында укучылар мөһим тарихи вакыйгалар, табигый байлыклар, төбәкнең икътисадка һәм ил үсешенә керткән өлеше турында мәгълүмат алдылар. Укучылар традицияләр һәм мәдәният турында, шулай ук кече Ватаныбызны читтә данга күмгән күренекле якташларыбыз — галимнәр, язучылар, рәссамнар, Бөек Ватан сугышы геройлары турында фикер алыштылар. Бу чара укучыларны Татарстан Республикасы турында белемнәрен тупларга, төбәгебезнең мәдәни мирасын саклап калырга өйрәтте. -
Дзюдо буенча ярышларда җиңү 24.02.2025

«Адымнар - Алабуга» күптелле белем бирү комплексының 7Б сыйныф укучысы Бильданов Сәлим Республикакүләм дзюдо буенча ярышларда җиңү яулады.
-
Х «Сәмрух» ел премиясенең бүләкләү тантанасы 24.02.2025

19нчы февраль көнне «Сәләт-Адымнар-Алабуга» клубы Казан шәһәрендә Х «Сәмрух» ел премиясенең бүләкләү тантанасында катнаштылар.
-
«Әйдә, шаярт!» 24.02.2025

«Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексының «Васаби» шаяннар һәм тапкырлар командасы «Әйдә, шаярт!» фестивалендә катнашып lll урынны яуладылар!
-
«Мәктәп белемнәреннән - фәнни эзләнүләргә» XVI Республика фәнни-гамәли конференциясе 24.02.2025

13 нче февраль көнне «Адымнар-Алабуга» комплексы укучылары Филиппова Милана һәм Софронова Ксения биология һәм химия укытучысы Гайнетдинова Илүзә Илгизәр кызы җитәкчелегендә «Мәктәп белемнәреннән - фәнни эзләнүләргә» XVI Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.
-
Татарстан Республикасы чемпионаты 24.02.2025

«Адымнар - Алабуга» күптелле белем бирү комплексының 7Б сыйныф укучысы Әхмәдиев Әмир йөзү буенча Татарстан Республикасы чемпионатында II урын яулады. Афәрин!
-
Хезмәт буенча республика олимпиадасы 23.02.2025

«Адымнар - Алабуга» күптелле белем бирү комплексының 7Б сыйныф укучысы Саттаров Айрат мәктәп укучыларының хезмәт (технология) буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында 7-8нче сыйныфлар арасында призер булды.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2025

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, ул - көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме.
Хөрмәтле ир-егетләр! -
ТЭГ- регби буенча ярышлар 22.02.2025

19нчы федераль көнне «Спорт атналыгы» кысаларында 3Б, В, Г сыйныфлары арасында ТЭГ-регби буенча ярышлар узды. Ярыш нәтиҗәләре:
1 урын - 3В,
2 урын - 3Б,
3нче урын - 3Г сыйныфы.
Шулай ук волейбол буенча 1 нче гимназия укучылары белән дусларча очрашу үткәрелде. -
Ватанны саклаучылар көненә багышланган патриотик концерт 22.02.2025

Бүген «Адымнар-Алабуга» 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган патриотик концерт узды.











