Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мортовская основная общеобразовательная школа" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423620, Республика Татарстан, Елабужский район, село Морты, улица Молодежная 2-я, дом 20 |
| Телефон: | +7(855)-577-42-67 |
| E-Mail: | Smort.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мортовская основная школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Хадиев Фаниль Василович |
| Год основания учреждения: | 1938 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 12 учителей Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мортовская основная общеобразовательная школа" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе” - новости
Страницы: << 271 272 273 ( 274 ) 275 276 277 278 279 280 >>
-
Габдулла Тукай һәм дин 13.02.2013

Татар теле атналыгы дәвам итә. Бүген 10 һәм 11 сыйныфларда татар әдәбиятыннан проект яклау дәресе узды. Дәреснең темасы: "Габдулла Тукай һәм дин". Укучылар бик кызыклы чыгышлар, презентацияләр әзерләгәннәр. Дәрестә Габдулла Тукайның дингә мөнәсәбәтен ачыкладылар, күп шигырьләрен яттан сөйләделәр. Тукайның иҗатын өйрәнүчеләр арасында бүген дә аның ислам диненә карата мөнәсәбәте бәхәсле. Әйтерсең лә, Тукай бу затларның фикерләрен үз заманында ук белгән һәм үзенең "Тәәссер”(тәэсирләнү) дип аталган шигырен язып калдырган.
Гомернең иң читен, җайсыз, уңгайсыз бер минутында,
Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,
Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән,-
Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.
Оча дилдән бөтен шик-шөһбәләр, һәм мин җылый башлыйм.
Бөтенләй сафлана күңлем; укыйм иман, булам мөэмин;
Килә рәхәт, җиңеллекләр: хәла булам авыр йөкдин.
\Ходайа! Син тыйган эшләр тәмам әкътагъ вә әбтәр, дим;
Иям баш сәҗдәгә: "Аллаһехак! Аллаһеәкбәр!”-дим.
-
Великие химики 12.02.2013

Неделя химии продолжается. Сегодня прошла научно - практическая конференция на тему: "Великие химики". На конференции участвовали учащиеся 9 и 10 классов. Ребята рассказали о жизни великих химиков, об их открытиях, показали интересные презентации.
-
Гаилә һәм бәхет 12.02.2013

Татар теле һәм әдәбияты атналыгы дәвам итә. Бүген 10 сыйныфта Г.Камалның " Банкрот" әсәрен өйрәнү буенча ачык дәрес үтте. Дәреснең максаты: "Банкрот" әсәренең сюжетын, идеясен өйрәнү, образларны, аларның эш - гамәлләрен Р.Фәхреддин хезмәтләренә нигезләнеп бәяләү, гаилә бәхетенең нәрсәдә булуын ачыклау; укучыларга гаилә әхлакы тәрбиясен бирү. Дәрес Р.Фәхреддиннең "Җәвәмигулькәлим шәрхе" китабыннан алынган мисалларга нигезләнеп алып барылды. Укучылар әсәрнең сюжетын сөйләделәр, идеясен ачтылар, Сираҗетдин һәм Гөлҗиһан образларына бәя бирделәр, аларның чын йөзен фаш иттеләр. Дәрестә укучылар матур, бәхетле гаилә коруның серләрен ачыкладылар. Үз фикерләрен тормыштан мисаллар китереп дәлилләделәр. Дәрес ахырында укытучы укучыларга изге теләкләр теләде. Гаилә әхлагының иманга корылган булуын онытмаска кушты.
-
Неделя химии в школе 11.02.2013

В школе стартовала неделя химии. Сегодня ученики 3 и 4 классов совершили экскурсию в мир химии. Для начала они посетили лаборантскую , где много пробирок, колб, разных других предметов, которые нужны для изучения этого предмета. Затем дети посмотрели кино "Занимательная химия" и несколько простых опытов. Уж очень им понравился опыт, который называется "Вулкан". Экскурсия в мир химии была очень интересной. Дети остались довольны.
-
Мәчеттә Мәүлит бәйрәме 11.02.2013

Февраль ае - изге Мәүлит ае. Бу айда пәйгамбәребез туган. Шул уңайдан авылыбыз мәчетендә зур бәйрәм булды. Бәйрәмгә мәктәп укучылары , укытучылары чакырылды. Балалар белгән догаларын укыдылар. Бәйрәм Мәүлит әйтү белән тәмамланды.
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы 11.02.2013

Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы башланды. Бүген үрнәк дәфтәрләр күргәзмәсе оештырылды.
-
Пробный ЕГЭ по выбору 11.02.2013

Сегодня учащиеся 11 класса сдают пробный ЕГЭ по выбору ( физика, обществознание, литература). Желаем всем удачи!
-
Сандугач сайрар илем 08.02.2013

7 февральда Алабуга шәһәрендә "Сандугач сайрар илем" дип исемләнгән 16 нчы балалар иҗатының төбәк фестивале узды. Безнең мәктәптән бу бәйгедә 4 сыйныф укучысы Гаффанов Ильназ катнашты. Ул "Әдәби уку" номинациясендә җиңеп 2нче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде. Ильназ бәйгедә Ләбиб Леронның "Тишек хәтер" әсәре белән чыгыш ясады. Ильназны бәйгегә Фәрхетдинова Л.М. әзерләде. Алга таба да Ильназга уңышлар телибез!
-
Лучший результат 07.02.2013

6 февраля прошли соревнования по сборке и разборке автомата Калашникова. Лучший результат показал ученик 9 класса Губайдуллин Захит - 25,14сек., Галиев Рустам собрал и разобрал автомат за 28,2 сек.
-
Афәрин, Илүзә! 07.02.2013

4 гыйнвар көнне 11 сыйныф укучысы Валиуллина Илүзә татар теленнән республика олимпиадасында катнашып мактаулы 2 урынны яулап кайтты. Илүзә! Без сине чын күңелебездән тәбрик итәбез! Яңадан - яңа уңышлар телибез!









