Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №2» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «2 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | здание №1: 423600, РТ, г. Елабуга, ул. Тугарова, д. 6, здание №2: 423600, РТ, г. Елабуга, ул. Тойминская, д. 2 |
Телефон: | +7(855)-577-83-19 |
E-Mail: | G2.Elb@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" ЕМР РТ |
Руководитель: | Гадельшина Эльмира Ильдаровна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 252 учащихся; из них иностранных граждан: 1 учащийся |
У нас учат: | 23 педагога; язык обучения: русский, татарский |
Новости МБОУ "Гимназия №2" ЕМР РТ
"Әкияттә кунакта"
Опубликовано: 21.02.2018
Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.
Халыкара туган тел айлыгы кысаларында бүген гимназиябезнең башлангыч сыйныфлар бинасында бик күңелле әкият кичәсе үтте. Балалар бәйрәмдә татарча матур итеп шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, дуслыктурында җыр җырладылар. Әкиятченең сорауларына җавап бирделәр, күчтәнәчкә дип алып килгән Г.Тукайның “Су анасы” әкиятен карадылар һәм үзләре дә әкият геройларына әверелеп, рус халык әкияте “Шалкан”ны сәхнәләштерделәр. Әкиятче төрле милләт балалары белән дус-тату яшәргә, тырышып укыргадип матур теләкләрен теләп саубуллашты. Балаларга һәм килгән кунакларга кичә бик ошады.
Торсак та без төрле җирләрдә
Без яшибез дуслык илендә;
Сөйләшәбез төрле телләрдә,
Аңлашабыз дуслык телендә
К списку новостей