Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №2» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «2 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | здание №1: 423600, РТ, г. Елабуга, ул. Тугарова, д. 6, здание №2: 423600, РТ, г. Елабуга, ул. Тойминская, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-577-83-19 |
| E-Mail: | G2.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Гадельшина Эльмира Ильдаровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 252 учащихся; из них иностранных граждан: 1 учащийся |
| У нас учат: | 23 педагога; язык обучения: русский, татарский |
Новости МБОУ "Гимназия №2" ЕМР РТ
"Сөмбелә гүзәле" бәйгесе
Опубликовано: 28.10.2016Бүген безнең гимназиядә бик матур бәйрәм узды. Ул “Сөмбелә гүзәле” дип аталды. Һәр сыйныф үзенең иң гүзәл, уңган һәм туган телен камил белгән кызын әзерләде. Бәйрәм 1-4 нче һәм 5-10 нчы сыйныф укучылары арасында бүленеп уздырылды. Һәр катнашучы, өйгә эш буларак, үзе белән таныштыруны, бәйрәм белән бәйле киемне әзерләргә тиеш иде. Кемдер җыр җырлады, кемдер шигырь сөйләде, биеде, ә кайбер катнашучылар сыйныфлары белән бергә сценкалар да күрсәттеләр. Аларны 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучыларыннан торган мәртәбәле жюри бәяләде. Үзләрен тәкъдим иткәч, катнашучы кызлар “Яшелчәләрне таны”, “Табышмаклар”, “Сүзләрне таны” бәйгеләрендә көчләрен сынаштылар. Бәйрәм ахырына “Сөмбелә гүзәлләре” билгеләнде (Ямалеева Әдилә һәм Якупова Диләрә). Калган кызлар да төрле номинацияләрдә дипломнар белән бүләкләнделәр. Бәйрәм һәрберебезнең күңелендә җылы хисләр генә калдырды.
К списку новостей










