Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №2» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «2 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | здание №1: 423600, РТ, г. Елабуга, ул. Тугарова, д. 6, здание №2: 423600, РТ, г. Елабуга, ул. Тойминская, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-577-83-19 |
| E-Mail: | G2.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Гадельшина Эльмира Ильдаровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 252 учащихся; из них иностранных граждан: 1 учащийся |
| У нас учат: | 23 педагога; язык обучения: русский, татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №2» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «2 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Туган телләр марафоны / Марафон родных языков
17.02.2021
Бүген шәһәр мәдәният йортында Туган телләр марафоны узды. Концерт программасы шәһәрнең иҗат коллективлары котлауларыннан һәм төрле номерларыннан торды. Шулай ук туган телләр фестивалендә җиңүчеләр дә чыгыш ясады. Алар арасында безнең ике укучыбыз - Бәдретдинов Илнур һәм Дюрягина Камилла булуына без бик шат. Концерт программасын "Татар малае" республика конкурсының муниципаль этабында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның чыгышлары тәмамлады.
Сегодня в Городском доме культуры прошел Марафон родного языка. Концертная программа состояла из поздравлений и различных номеров творческих коллективов города. Также выступили победители Фестиваля родных языков. Мы рады, что среди них были двое наших учащихся - Бадретдинов Ильнур и Дюрягина Камилла. Концертную программу завершили выступления дошколят в муниципальном этапе республиканского конкурса "Татар малае".
-
"Хәзерге дөньядагы инглиз теле" / "Английский язык в современном мире" 17.02.2021

Бүген 9-11 сыйныф укучылары белән "Хәзерге дөньядагы инглиз теле" темасына әңгәмәләр һәм видео-дәресләр үткәрелде. Балалар инглиз теле таралу тарихы һәм аның халыкара телгә ничек әйләнүе турында белделәр. 6-8 сыйныф укучылары тылсымлы мультфильмнар дөньясына чумдылар. Алладин кыюлыгы белән генә түгел, ә үзенең инглиз телен яхшы белүе белән дә сокландырды. Балачактан таныш булган "Простоквашино" мультфильмын инглиз телендә субтитрлар белән карау һәм кабат Федор абый, Матроскин һәм почтальон Печкин белән танышу бик кызык булды.
Сегодня с учащимися 9-11 классов были проведены беседы и видео-уроки по теме " Английский язык в современном мире". Дети узнали об истории распространения английского языка и о том, как он превратился в международный язык. Учащиеся 6-8 классов окунулись в волшебный мир мультфильмов. Алладин очаровал не только своей смелостью и бесстрашием, но также своим отличным знанием английского языка. Было очень интересно посмотреть знакомый с детства мультфильм "Простоквашино" на английском языке с субтитрами и увидеться вновь с дядя Фёдором, котом Матроскиным и с почтальоном Печкиным.
-
Инглиз теле атналыгы башланды / Началась неделя английского языка 16.02.2021

Безнең гимназиядә бүген инглиз теле атналыгы башланды. Беренче көнне стенд оештырылды. Анда балалар атна үткәрү планы турында мәгълүмат һәм конкурсларга биремнәр таба алдылар. Инглиз теле атналыгы алдыннан укучылар "Бөекбританиянең танылган кешеләре" дигән бирем-проект алдылар. Йомгаклау эшләре һәм проектлар фойеда урнаштырылган иде. Өлкән сыйныф укучыларына өйрәнелә торган тел илләре турында викторинада катнашырга тәкъдим ителде. Анда алар үзләренең белемнәрен генә күрсәтеп калмыйча,бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. 8 нче сыйныфта Изге вәли көне үтте. Укучылар открыткалар ясадылар, бәйрәмнең тарихын белделәр, табышмаклар һәм кроссвордлар чиштеләр. "Why do I learn English?" соравы белән бирелгән чара иң кызыклы булып чыкты. Стенгазетада балалар бу сорауга инглиз телендә үз җавапларын калдырдылар. Күп кенә җаваплар бик грамоталы һәм оригиналь иде.
В нашей гимназии сегодня началась неделя английского языка. В первый день был оформлен стенд, где ребята могли найти информацию о плане проведения недели и задания к конкурсам. Накануне недели английского языка учащиеся получили задание- проект"Известные люди Великобритании". Итоговые работы-проекты были размещены на стенде в фойе. Учащимся старших классов было предложено поучаствовать в викторине о странах изучаемого языка, где они не только проявили свои знания,но и узнали много нового и интересного. В 8 классе прошёл день Святого Валентина. Учащиеся изготовили открытки, узнали историю праздника и разгадывали загадки и кроссворды. Самым массовым и интересным оказалось мероприятие-опрос "Why do I learn English?" (Почему я учу английский язык?). На стенгазете ребята оставляли свои ответы на этот вопрос на английском языке. Многие ответы были очень грамотны и оригинальны.
-
Туган тел фестиваленә сайлау этабы / Отборочный тур на Фестиваль родных языков 16.02.2021

Бүген 10 нчы мәктәптә Туган телләр фестиваленә сайлау этабы үткәрелде. Гимназиябездән 6 нчы сыйныф укучысы Бәдретдинов Ильнур (Равил Фәйзуллинның "Бердәнбер" шигыре белән) һәм 9 нчы "А" сыйныфы укучысы Дюрягина Камилла ("Яратыгыз" җыры белән) бик уңышлы чыгыш ясадылар һәм аларның икесен дә жюри әгъзалары 17 нче февральдә шәһәр мәдәният йортына чакырдылар.
Сегодня в школе № 10 прошел отборочный этап на Фестиваль родных языков. Из нашей гимназии с большим успехом выступили ученик 6 класса Бадрутдинов Ильнур и ученица 9 класса "А" Дюрягина Камилла. Нам очень приятно, что их обоих пригласили члены жюри выступить 17 февраля в Городской Доме культуры.
-
Җәлил укулары / Джалиловские чтения 15.02.2021

Бүген халкыбызның горурлыгы - каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Ватаныбызның батыр һәм тугры солдатының исеме безнең илдә генә түгел, бар дөньяда билгеле. Аның "Моабит дәфтәрләре"н тетрәнми укып булмый. Фашист коллыгына эләккәч тә, рух ныклыгын саклап кала алган, дошманга каршы көрәшен дәвам иткән Җәлилнең якты исеме халык хәтерендә яши. Без дә аны онытмыйбыз. Бүген 1 нче мәктәптә Җәлил укуларының муниципаль этабы үткәрелде. Барлык мәктәпләрдән дә катнашучы балалар күп җыелды. Шулар арасында төрле номерлар күрсәтелде: җыр, шигырь, композицияләр һ.б. Безнең гимназия укучылары Гыйльметдинов Ә., Мутикова Э., Габидуллина Э. һәм Исрафилова А. да уңышлы гына чыгыш ясадылар.
Сегодня день рождения поэта-героя Мусы Джалиля. Это гордость нашего народа. Имя отважного и верного солдата Отечества известно не только в нашей стране, но и во всем мире. Его "Моабитские тетради" невозможно прочесть без потрясений. Даже попав в фашистское рабство, светлое имя Джалиля, сумевшего сохранить стойкость духа и продолжить борьбу с врагом, живет в народной памяти. И мы его не забываем. Сегодня в школе № 1 прошел муниципальный этап Джалиловских чтений. Со всех школ собралось много детей-участников. Успешно выступили учащиеся нашей гимназии Гильмутдинов А., Мутикова Э., Габидуллина Э. и Исрафилова А.
-
"Туган телем - иркә гөлем" бәйгесе / Конкурс "Туган телем - иркә гөлем". 12.02.2021

Бүген Туган тел айлыгы кысаларында 8 нче сыйныфта "Туган телем - иркә гөлем" бәйгесе үтте. Әлеге бәйге укучыларның туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез - татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү, аның матурлыгын тоярга өйрәтү максатларыннан үткәрелде.
Сегодня в рамках Месячника родного языка в 8 классе прошел конкурс "Туган телем - иркә гөлем". Конкурс проводился с целью закрепления знаний учащихся о родном крае, татарском языке, быте татарского народа, воспитания чувства гордости за свою нацию.
-
Татар халкы бизәкләре / Татарские народные узоры
11.02.2021
Бүген Туган тел айлыгы кысаларында гимназиянең 6, 10 нчы сыйныфларында "Татар халкы бизәкләре"н презентацияләү булды. Укучылар орнамент сүзенең мәгънәсенә төшенделәр, татар халкы бизәкләренең нинди төсләрдә, формаларда, кайда кулланылуын белделәр. Чыннан да, халкыбызның милли бизәкләре гаять бай.
Сегодня в рамках Месячника родного языка в 6 и 10 классах гимназии состоялась презентация "Узоры татарского народа". Учащиеся ознакомились со значением слова орнамент, узнали, какие цвета, формы и где используются татарские народные узоры. Поистине, национальный орнамент нашего народа очень богат.
-
“Җәлил шигырьләре төрле телләрдә” акциясе / Акция "Читаем Джалиля на разных языках" 10.02.2021

Муса Җәлил. "Сәгать".
Укый 5 нче сыйныф укучысы Гыйльметдинов Илдар.
Муса Джалиль. "Часы". Читает ученик 5 класса - Гильмутдинов Ильдар.
-
Юл иминлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре белән очрашу / Встреча с сотрудниками ГБУ БДД и ПДН 03.02.2021

Бүген безнең гимназиядә педагогик коллектив юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре белән очрашты. Илназ Якупович барысын да балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырды. Укытучылар һәм ата-аналар үзләре дә балаларга яктылык кайтаргычларның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында үрнәк булып торуларын искә төшерде. Чөнки кечкенә генә, әмма киемдә, сумкада яки башка нәрсәдәге мөһим элемент тормышны саклап кала ала. Шулай ук ул балалар өчен тотып тору җайланмалары нинди әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Әйтик, 2021 ел башыннан безнең республикада юл һәлакәтендә 3 бала үлгән инде. Кызганычка каршы, алар йә креслосыз, йә аңа эләктерелмәгән иде. Шуңа күрә хәзер Татарстан Республикасында "Бала - төп пассажир" акциясе бара. Аның барышында безнең гимназия укучылары - Бәдретдиновлар гаиләсе бүген балалар автомобиль креслолары белән бүләкләнде.
ПДН хезмәткәре укытучыларга укучыларның һәм ата-аналарының учетка алынырга мөмкин булган куркынычлары турыда сөйләде. Ата-аналар уяу булырга, һәрвакыт балаларының кайда булганнарын белергә тиеш.
Сегодня в нашей гимназии прошла встреча педагогического коллектива с сотрудниками ГБУ БДД и ПДД. Ильназ Якупович ознакомил всех со статистикой ДТП с участием детей. Напомнил, чтобы учителя и родители сами стали примером детям в том, как важно иметь светоотражатели. Ведь небольшой, но важный элемент на одежде, сумке или на чём0то другом может спасти жизнь. Также он подчеркнул, какое значение имеют детские удерживающие устройства. К примеру, с начала 2021 года в нашей республике погибли уже 3 ребенка. К сожалению, они были либо без кресел, либо не пристегнуты к ним. Поэтому сейчас в Республике Татарстан проходит акция "Ребенок - главный пассажир", в ходе которой учащиеся нашей гимназии - семья Бадретдиновых сегодня были награждены детским автомобильным креслом.
Сотрудник ПДН рассказала учителям о возможных рисках учащихся и их родителей попасть на их учет. Родители должны быть бдительны, всегда знать, где находятся их дети.
-
"Балачак илендә" китаплар күргәзмәсе / Выставка книг "В мире детства" 03.02.2021

Безнең гимназиядә Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган "Балачак илендә" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә балалар әдәбияты тәкъдим ителгән. Аны балалар зур кызыксыну белән укыйлар.
В нашей гимназии организована книжня выставка "В мире детства", посвященная Году родных языков и народного единства. На выставке представлена детская литература, которую дети читают с большим интересом.










